Монда
«Татарстан» булды
Айгөл Абдрахманова

Айгөл Абдрахманова

Журналист

Айгөл Абдрахманова Кайбыч районы Борындык авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга керә һәм филология белгечлеген үзләштерә. Бүгенге көндә «Ялкын» журналының әдәби мөхәррире булып эшли. Казан дәүләт университетының юридик факультетында һәм аспирантурада белем ала. Республика вакытлы матбугатында журналистик язмалары белән дә, хикәяләре белән дә даими күренеп тора. Сезгә аның конкурска юлланган ике хикәясен тәкъдим итәбез.

 


Караш

Атна дәвамында явымсыз һава торачак, дисәләр дә, төштән соң табигать кискен үзгәрде: күк йөзен тоташ болытлар каплап алды һәм пыскып кына көзге салкын яңгыр яварга тотынды. Кояш әле бер, әле икенче болыт артыннан үрелеп, җиргә нурларын сибәргә тырышты, җылы карашы белән кешеләрне иркәләргә теләде, әмма усал болытлар, алагаем олы куллары белән кояшның самими йөзен каплап, аңа тирә-юньне нурландырырга ирек бирмәделәр. Пыскып кына торган яңгыр отыры котырып көчәйде һәм ишеп-ишеп яварга тотынды.

Синоптикларны кисәтеп тә тормыйча килгән әлеге әрсез кунак бик күпләрне авыр хәлдә калдырды. Юка гына киенгән һәм кулчатырларын алырга кирәксенмәгән кешеләр коеп яуган яңгырдан качарга урын эзләп чабыштылар. Мин дә, үтәли җилдән һәм әрсез яңгырдан сакланыр өчен, үземне үзем кочаклап, тукталышка кереп ышыкландым. Гадәттә, гел вакытында йөрүче автобусым, бүген, миңа үч иткәндәй, соңара. Пәлтәмнең соңгы җебе юешләнде дигәндә, ниһаять, офыкта өзелеп көткән “якын дустым” – 47 нче маршрут автобусы күренде. Уку йортыннан чыкканда ук әзерләп куйган унсигез сум акчамны учыма кыстым да, автобусны каршыларга дип, юл кырыена чыгып бастым.

Ишекләр ачылды. Мин берничә секундтан җылы автобус эчендә идем инде. Озак сайланып тормыйча, шофёр янындагы буш урындыкка барып утырдым. Юл озын һәм күңелсез. Үземне бераз мавыктырырга дип, сумкамнан чыгарып, китап караштыра башладым. Бер бит, ике, өч… Кинәт үземдә кемнеңдер көйдергеч карашын сиздем. Берәү текәлеп-текәлеп миңа карый. Тагын бераз шулай барса, мине үтәли тишеп чыгачак бит бу! Күтәрелеп караргамы, әллә карашы белән үземне “ашатып” барыргамы? Мин, сизмәгәнгә салышып, китап битләрен актарырга керештем. Ләкин кайда инде сиздермәү?! Моңа кадәр салкыннан күшеккән тәнем кисәк кенә эсселәп китте, сулышым ешайды, яңакларыма ут капкандай дөрләп янарга тотынды, карашымны китап битенә юнәлдерергә никадәр генә тырышсам да, керфекләрем мине тыңламады һәм күзләрем үзләреннән-үзләре сихри караш иясенә төбәлделәр.

…Менә ул! Менә ул – минем хыялымда йөргән сөйгән яр! Имәндәй нык гәүдә, озын буй, төпсез кара күзләр, сызылып киткән кара кашлар, дулкын-дулкын кара чәчләр… Мин, сихерләнгәндәй, егеттән күземне ала алмыйм. Кешегә шулай карап торырга ярамаганлыкны акылым белән аңласам да, йөрәгем тыңламый. Шулай да, бар ихтыяр көчемне туплап, карашымны автобус эчендәге реклама кәгазьләренә юнәлтәм. Ниндидер таныш хәрефләр, таныш сүзләр. Мин аларны укыган булам, ләкин нәрсә турында булулары аңыма барып җитми.

…Өстемдә һаман шул ук караш. Түзмәдем. Кабат күтәрелеп карарга булдым. Безнең карашларыбыз тагын очрашты. Юл буе читтә басып барган чибәр егет минем каршыма килеп басты. Хәлиткеч мизгелнең – танышуның котылгысызлыгын уйлаудан йөрәгем күкрәк читлегеннән чыгып төшәрдәй булып тибәргә тотынды. Санаулы вакыт аралыгында, хыял канатларына утырып, күккә ашкандай булдым, егетнең күзләреннән сирпелгән нурларда коендым, икебезнең арага сузылган аллы-гөлле салават күпере аша хыялыма таба атлап китәргә җыендым. Егет күзләремә туп-туры карап елмайды да:

  • Туташ, гафу итегез, сез билет алмадыгыз һәм инде кайчаннан бирле минем урынымда утырып барасыз. Әлеге урындык кондукторлар өчен махсус куелган, – диде.

Көтелмәгән сүзләрдән мин өнсез калдым. Күкнең җиденче катында адашып йөргән хыялым, баскыч таба алмаганлыктан, дөбердәп җиргә егылып төште һәм мин, миңгерәгән кешедәй шаккатып, егеткә төбәлдем. Кондуктор минем җавапсыз торуыма ачулана ук башлады. Йөзе кырысланды. Шулай да итагатьле булырга тырышып:

  • Урынымны бушатыгыз әле?! – диде

Әлеге сүзләр аңыма барып җиткәндә, дикторның “Академик Парин тукталышы” дигән игъланы яңгырады. Учымда килгәнлектән юешләнгән унсигез сумны кондукторга тоттырдым да, ишеккә атылдым. Ничек автобустан төштем, ничек юл аркылы чыктым – берсен дә хәтерләмим.

Җәяү кайтып барганда гына оялудан кызарып чыкканлыгымны сизеп алдым. Кайта-кайта, юләрлегем үземә үк көлке булып тоела башлады. Йөземә ирексездән елмаю җәелде.

15-4

Җөй

Гөлназ елга буена кер чайкарга төшкәндә, августның салкын кояшы, кул изәп, офык артына кереп бара иде инде. Көтү күптән кайткан, капка төбендә утыручы әби-бабайлар да, салкын төшә башлагач, өйләренә кереп киткәннәр, ә яшьләр кичке уеннарга чыкмаган әле. Авылда – тынлык. Көндез тәмамланмаган эшләрне төгәлләү өчен менә дигән вакыт.

Җәйнең соңгы көннәре булуга карамастан, җилнең әсәре дә юк. Шунлыктан елга өсте тып-тын, чип-чиста. Көзгене хәтерләтә. Гөлназ су өстендәге сурәтенә күз салды: көрән чәчләр, җәядәй бөгелеп торучы кашлар, туры борын, яшел күзләр, яңа пешкән күмәч кебек күпереп торучы алсу иреннәр… һәм, сул як битендә, бу дөньяның гел матурлыктан гына тормавын искәртеп, өстән-аска сузылган җөй. Әлеге җөй – якын дусты Миләүшәнең “бүләге”.

…Гөлназ белән Миләүшә кечкенәдән якын дуслар булдылар. Балалар бакчасында да , мәктәптә дә гел бергә йөрделәр. Миләүшә шаянлыгы белән гел игътибар үзәгендә, ә Гөлназ дустының шәүләсе кебек кенә иде. Мәктәпне тәмамлаган елның җәендә авылга кунак егете Марат кайтты. Зәвыклы, үзен шәһәрчә тотучы егет күп кызларның йөрәгенә ут салды. Билгеле ки, ике дус кыз да шул учакның ялкынында яндылар. Миләүшә егетне үзенә каратыр өчен ни генә эшләмәде. Максатына ирешкән дә кебек булды, чөнки Марат, клубка чыгуга, иң беренче алар янына килә, сөйләшеп утыра иде. Әмма көннәрдән бер көнне Марат клубтан Миләүшәне түгел, ә Гөлназны озата кайтты. Гөлназ дустының да егеткә гашыйк икәнлеген белсә дә, Маратның үзен сайлавына сөенеп туя алмады. Егет белән кыз арасында дуслык җепләре үрелә башлады, ә бераздан алар бер көнгә дә аерылмас дәрәҗәгә җитеп, бер-берсенә ияләштеләр. Миләүшә дустының мәхәббәтен үзенә хыянәт дип кабул итте. Тора-бара ике кыз арасындагы дуслык суынды, ә аннан бөтенләй юкка чыкты. Күрше урамнарда гына торсалар да, сирәк очраштылар, сирәк аралаштылар.

Август ахырында Гөлназга 18 яшь тулды. Бу истәлекле вакыйганы дуслар белән табигатьтә билгеләп үтәргә булдылар. Гөлназ әле кайчан гына җан сердәше булган Миләүшәне дә туган көненә чакырмый булдыра алмады.

Котлаулар, бүләкләр, дуслар, учак, шашлык – заманча туган көн хәзер шулайрак уздырыла бит. Гөлназның көне дә шундый булырга тиеш иде. Башта барысы да әйбәт кенә барды. Бер кат ашап, кәефләнеп алган яшьләр музыка астында хәрәкәтләнә башладылар. Биемәделәр, ә нәкъ менә хәрәкәтләнделәр. “Табын” янында Гөлназ үзе, энекәше һәм Миләүшә генә утырып калды. Гадәттә, гел елмаеп кына торучы Миләүшәнең йөзе бик борчулы күренә иде. Ул, ни эшләргә белмәгәннән генә, алмага үрелде. Аны кулында әйләндергәләп утырды утырды да, пычак алып, кабыгын әрчи башлады. Аннары, бер карарга килгәндәй, Гөлназны аулакта сөйләшергә чакырды. Як-ягына ялт-йолт каранучы кыз ышаныч уятмаса да, Гөлназ бернинди шик-шөбһәсез дус кызы артыннан агачлар арасына, ешлыкка кереп китте.

– Кәмит уйнап туймадыңмы әле?

Бу сорауны биргәндә Миләүшә имтихан алучы кырыс укытучыны хәтерләтте. “Нинди кәмит?” – дип кайтарып сорау башны җүләргә салу булыр иде. Гөлназ әңгәмәдәшенең ни турында сүз алып барганын яхшы аңлады. Ул, бу сөйләшүне күптәннән көткән булса да, Миләүшәнең сүзләренә ни дип җавап бирергә, үзен кая куярга белмичә аптырады. Аннан, кулларын кесәләренә тыгып, әңгәмәдәшенә карамыйча, әкрен генә сөйли башлады.

– Беренчедән, юк туймадым. Икенчедән, бу кәмит түгел, ә чын тормыш. Телисең икән, театр. Без тамашабызны уйный башладык кына әле. Беренче пәрдә, бәлки, туй белән тәмамланыр, – диде.

Шундый әрсез җавап ишетергә әзер булмаган Миләүшә ачуыннан кызарып чыкты, күзләрендә нәфрәт уты кабынды, һәм, һич көтмәгәндә, кулындагы пычагы белән, Гөлназның йөзенә кизәнде. Бары бер хәрәкәт һәм Гөлназ битенең мең кисәкләргә бүлгәләнгәндәй авыртуын, әрнүен сизде. Үзәк өзгеч авырту һәм кан. Миләүшә эшләгән эшеннән курыкты булса кирәк, пычагын аяк астына ташлап, авылга таба йөгерде. Ә Гөлназ, битен учы белән каплап, дуслары янына чыкты. Аннан хастаханә, табиблар һәм җөй. Мәңгелек җөй. Башта гел кызарып торган битеннән оялып, кеше күзенә күренмәскә тырышса да, соңрак, Гөлназ яңа кыяфәтенә ияләште.

Җөй Маратны куркытмады, киресенчә, кызга ныграк кына бәйләде. Бүген Гөлназның атсыз бармагында шул бергәлек билгесе булып алтын балдак ялтырый. Укып бетереп, эшли башлагач, егет белән кыз өйләнештеләр…

Су өсте әле дә чип-чиста. Бары Гөлназның кулындагы сөлгеләр генә елганы дулкынланырга мәҗбүр итәләр. Әллә хатирәләргә бирелеп онытылып киткәннән, әллә эшне тиз тотканга, керләр тиз чайкалып бетте.

Басмадан чыгып китәр алдыннан, Гөлназ кабат су өстенә – көзгегә күз салды. Кара әле! Чибәр икән бит ул! Бөтен җире килгән. Хәтта җөе дә бик сөйкемле икән. Юк, җөй түгел ул . Ә иптәш кызының туган көн “бүләге”! Бу дөньяда матурлык белән янәшә явызлык та, көнчелек тә яшәвен искәртеп торучы гомерлек истәлек!

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Поделиться:
Подпишитесь на обновления: