Смотрите также
Редакция кухнясы

Каюм Насыйрига ияреп – чөгендер шурпасы

Редакциябез кухнясына чибәр дә, зыялы да туташ – Резедә Хәсәнова килде. Күпләр аны «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесе аша белә. «Кичке аш» тапшыруы алып баручысы, күп тапшырулар авторы, «Шаян ТВ»ның мөхәррире, «Созвездие–Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзасы… Кыскасы, балалар кайда, ул шунда. Начарга караганда яхшылыкның җиңеп чыгасына ышана, дөньяны якты төсләрдә генә күрә…
Ул безне башкаланың бер милли ресторанына чакырды. «Анда мич бар, ә мин әзерләгән ризык нәкъ менә шунда пешәргә тиеш», – диде.

30.05.2018
Редакция кухнясы

«Кабартмасыз сый булмый»

Һәр районның, төбәкнең үзенә генә хас ризыгы була. Яшел Үзәндә ул кабартма икән. Кадерле кунак киләме, мәҗлес-мазар узамы – хатын-кызлар тизрәк кабартмага камыр куя. Тагын шул нечкәлеген дә әйтим – һәр авылның үз остасы бар. Зур табын уздырасы булсалар, аны чакыралар. Олы Ачасыр авылында ул – Кадрия апа Гарәфетдинова. Аның кабартмаларын авылда авыз итмәгән кеше юк.

25.04.2018
Редакция кухнясы

Зифа Кадыйровадан – бишбармак!

Зифа Кадыйрова белән күрешкән журналистлар: «Гаҗәеп кунакчыл, гади, ачык кеше ул», — диләр. Хак икән, шуңа өстәп тагын: «Кулы тәмле», — дияр идем. Ир‑атлар бәйрәме уңаеннан популяр язучыдан үзенчәлекле милли ризык пешерүен үтендек. Берсүзсез ризалашты Зифа апа. Искиткеч тәмле, туклыклы бишмармак пешереп күрсәтте. Язучы үзе әйтмешли: «Шулпа да, икенче аш урынына да бер дигән ризык…

21.02.2018
Редакция кухнясы

Итле бәрәңге тәкәсе: тагын бер милли ризык

«Безнең Зәй якларында итле бәрәңге тәкәсе пешерәләр. Казанда аны әзерләмиләр. Татар халык ашы санала ул. Бик тәмле, ә иң мөһиме файдалы ризык. Әйдә, килегез, пешереп күрсәтәм», – дип шалтыратты Ләйлә апа Нуруллина.

26.01.2018