Смотрите также
Редакция кухнясы

Табикмәк – табын яме…

Аш-су әзерләгәндә, кайбер хуҗабикәләргә аеруча сокланып, пешергән ризыгына ис китеп кайта. Апас районының Кече Болгаер авылына баргач та, шундыйрак хис-тойгылар кичердек. Редакциябез кунагы – Зәйтүнә апа Закирова. Фәкать ул якларга гына хас булган рецепт белән табикмәк әзерләде ул.

28.11.2018
Редакция кухнясы

Чын осталар тавыкны ничек әзерли?

Редакциябез кухнясына профессиональ пешекчеләр еш килми. Ни өчен дигәндә, рубриканың максаты – гади авыл апалары пешергән милли ризыкларыбыз турында сөйләү. Ягы‑ягы белән аерыла бит ризыклар. Мисал өчен, Актаныш, Азнакайлылар бәлешне иттән пешерсә, Кайбыч, Апас якларында ул дөге, карабодай ярмасыннан әзерләнә. Шул ук кыстыбый бер якта – «якмыш», икенчесендә – «тәбикмәк». Пешерү ысуллары да төрле…
Бүген әлеге «тәртип»тән читкәрәк тайпылырга булдык. Үзенчәлекле егет белән милли булмаган ризык әзерләдек. Ни өченме? Сәбәбен алга таба белерсез.

01.11.2018
Редакция кухнясы

Укытучылар компаниясендә – кичке аш

Сентябрь узып бара. Ә димәк инде көз ир­кенләп тәхетенә менеп утырды. Күренә дә: агачлар көннән-көн саргая, сизелерлек итеп суытты. Көзнең тагын бер билгесе – букчаларын асып мәктәп укучылары белем алырга китте. Ата-аналар әйтмешли, башланды!
Редакциябез кухнясында да көз «билгеләре» чагылсын дидек. Безгә бүген Татарстанның, алай гына да түгел, Россиянең иң яхшы укытучысы, төгәлрәк әйтсәк, «Ел укытучысы – 2017» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин ярдәм итә. Талантлы мөгаллим үз рецепты белән тутырылган татлы борыч пешереп күрсәтте.

03.10.2018
Редакция кухнясы

Миләүшә Айтугановадан борай бәлеше

«Татарстан» журналының «Аш-су бүлмәсе»ндә бүген… кинодагы кебек. Татар киносындагы кебек. Чөнки «Татарстан»ның кабатланмас алъяпкычын «Татаркино» ДБМУ директоры Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова киде. Һәм ул без хәтта кинода да күрмәгән ризык – борай бәлеше пешерә.

17.09.2018
Редакция кухнясы

Кура җиләгеннән пирог

«Эх, җиләкле җәйләре» дип җырлыйбыз. Чынлап та, җәй ул яңа чабылган печән, хуш исле чәчәкләр һәм кып‑кызыл булып тулышып пешкән җиләкләре белән күз алдына килә. Каен җиләгенең вакыты инде узды, җир җиләгенең дә ваклары гына калды. Ә менә урманда кура җиләгенең нәкъ өлгергән чоры. Шуңа да бу санда әлеге татлы нигъмәттән пирог ясарга булдык.

06.08.2018