Смотрите также
Редакция кухнясы

Актаныш чәкчәге нинди була

Җәй-көз – туйлар вакыты. Безнең редакциядә ул бигрәк тә сизелә, чөнки эш бүлмәбезнең тәрәзәләре «Казан» гаилә үзәгенә карап тора. Атна азагы җитте исә үзәккә матур итеп бизәлгән дистәләгән туй машинасы агыла. Ак күлмәк кигән яшь кәләшләргә карап сокланабыз.

20.07.2017
Редакция кухнясы

Кортның була төрлесе…

Урамда эссе… Әллә шуңа да майлы, итле ризыкларга ис китми. Җиңелчә ризык ашыйсы килә. Тик әлегә бакчада яшелчә, җиләк‑җимеш өлгереп җитмәде. Җәйнең соңаруы үзен сиздерә. Шушы нечкәлекләрне исәпкә алып… корт ясарга булдык.

26.06.2017
Редакция кухнясы

Кама судагы Һәм аның туристик үзенчәлекләре

Җәй көннәре кухня ышанычлы рәвештә табигатькә – мангаллар, казаннар, шарабаннар һәм ачык утта һәм саф һавада ризык әзерләү өчен адәм баласы уйлап тапкан башка шундый пешерү-ыслау корылмаларына күчә. Безнеке, редакциянеке дә, шулай эшләде әле.

26.05.2017
Редакция кухнясы

Үләннәр патшасыннан аш

Бу кадәр файдалы матдәләр башка бер үсемлектә дә юк. Анда кишергә караганда бета-каротин – ике, ә С витамины лимонга караганда өч тапкырга күбрәк. Шулай ук К витамины чыганагы да булып тора. Ул бик сирәк яшелчәләрдә генә бар. Әлеге тылсымлы үсемлекнең исеме – кычыткан, дөресрәге, май кычытканы. Табиблар сезон вакытында аны, кимендә, өч‑дүрт тапкыр ашарга киңәш итә. Шулай итеп, бу юлы файдалы, «үләннәр патшасы» булган кычытканнан аш пешерәбез.

23.05.2017