Смотрите также
Редакция кухнясы

Аксубайча тутырган тавык

Моннан берничә ел элек эш сәфәре белән Аксубайга баргач тутырган тавыктан авыз иткән идем. Ак ит сап‑сары йомырка белән «реакция»гә кергән дә тәме буенча үзенә бертөрле ризыкка әйләнгән. Менә шул ризык ни өчендер күңелгә кереп калды. Бер Аксубайга барып, тутырган тавык пешерергә өйрәнеп кайтырга кирәк әле, дип уйлап йөрсәм дә, һич җае чыкмады. Форсат дигәне Яңа елны көткән икән…

31.01.2019
Редакция кухнясы

Бөгелмә мэрыннан – шашлык

Декабрь җиле «татарстан»лыларны кунакчыл Бөгелмәгә илтеп ташлады. Безгә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров пешергән тәмле шашлык белән сыйланырга насыйп булды.

14.01.2019
Редакция кухнясы

Табикмәк – табын яме…

Аш-су әзерләгәндә, кайбер хуҗабикәләргә аеруча сокланып, пешергән ризыгына ис китеп кайта. Апас районының Кече Болгаер авылына баргач та, шундыйрак хис-тойгылар кичердек. Редакциябез кунагы – Зәйтүнә апа Закирова. Фәкать ул якларга гына хас булган рецепт белән табикмәк әзерләде ул.

28.11.2018
Редакция кухнясы

Чын осталар тавыкны ничек әзерли?

Редакциябез кухнясына профессиональ пешекчеләр еш килми. Ни өчен дигәндә, рубриканың максаты – гади авыл апалары пешергән милли ризыкларыбыз турында сөйләү. Ягы‑ягы белән аерыла бит ризыклар. Мисал өчен, Актаныш, Азнакайлылар бәлешне иттән пешерсә, Кайбыч, Апас якларында ул дөге, карабодай ярмасыннан әзерләнә. Шул ук кыстыбый бер якта – «якмыш», икенчесендә – «тәбикмәк». Пешерү ысуллары да төрле…
Бүген әлеге «тәртип»тән читкәрәк тайпылырга булдык. Үзенчәлекле егет белән милли булмаган ризык әзерләдек. Ни өченме? Сәбәбен алга таба белерсез.

01.11.2018
Редакция кухнясы

Укытучылар компаниясендә – кичке аш

Сентябрь узып бара. Ә димәк инде көз ир­кенләп тәхетенә менеп утырды. Күренә дә: агачлар көннән-көн саргая, сизелерлек итеп суытты. Көзнең тагын бер билгесе – букчаларын асып мәктәп укучылары белем алырга китте. Ата-аналар әйтмешли, башланды!
Редакциябез кухнясында да көз «билгеләре» чагылсын дидек. Безгә бүген Татарстанның, алай гына да түгел, Россиянең иң яхшы укытучысы, төгәлрәк әйтсәк, «Ел укытучысы – 2017» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин ярдәм итә. Талантлы мөгаллим үз рецепты белән тутырылган татлы борыч пешереп күрсәтте.

03.10.2018