Смотрите также
Редакция кухнясы

Кама судагы Һәм аның туристик үзенчәлекләре

Җәй көннәре кухня ышанычлы рәвештә табигатькә – мангаллар, казаннар, шарабаннар һәм ачык утта һәм саф һавада ризык әзерләү өчен адәм баласы уйлап тапкан башка шундый пешерү-ыслау корылмаларына күчә. Безнеке, редакциянеке дә, шулай эшләде әле.

26.05.2017
Редакция кухнясы

Үләннәр патшасыннан аш

Бу кадәр файдалы матдәләр башка бер үсемлектә дә юк. Анда кишергә караганда бета-каротин – ике, ә С витамины лимонга караганда өч тапкырга күбрәк. Шулай ук К витамины чыганагы да булып тора. Ул бик сирәк яшелчәләрдә генә бар. Әлеге тылсымлы үсемлекнең исеме – кычыткан, дөресрәге, май кычытканы. Табиблар сезон вакытында аны, кимендә, өч‑дүрт тапкыр ашарга киңәш итә. Шулай итеп, бу юлы файдалы, «үләннәр патшасы» булган кычытканнан аш пешерәбез.

23.05.2017
Редакция кухнясы

Венера Ганиева сыйлый: пәрәмәчнең дә пәрәмәче!

«Редакция кухнясы»на милли ризык әзерләргә килгән иң җиңел аяклы кеше Венера Ганиева булды, дисәк, ялгышмабыз. Без аның белән «Татар утары»нда төшке аш ашарга гына килешкән идек, әмма ул килеп керде дә, шунда ук һәммәбезне үзе пешергән пәрәмәчләр белән сыйларга теләвен белдерде. Шәһәр уртасындагы атаклы ресторанның штаттагы поварларына телне йотарлык милли ашның әзер булуын көтәргә генә калды. Безгә дә, билгеле! Венера ханым пәрәмәчләрне әзерләгән арада безнең белән әңгәмә корырга да, җырлау осталыгы буенча мастер-класс бирергә дә өлгерде.

17.05.2017
Редакция кухнясы

Дәүләт серенә тиң рецепт

Казан… Новосибирск… Калуга… Арча… «Шәһәрләр» уенын белмәгән кеше юктыр. Шул рәвешле башка берәр милләт вәкиле белән «Ашлар» уенын да уйнап карарга була. Бәлеш… Штрудель… Лагман… Нут… Талкыш кәләвә. Соңгысы тәмле дә, баллы да, шул ук вакытта бәясе дә бар. Җитмәсә әзерләү дә шактый матавыклы икән. Шуңа да талкыш кәләвәне әзерләүчеләр – бармак белән генә санарлык!

12.05.2017