Монда
«Татарстан» булды
«Татарстан» журналын кайдан сатып алырга
Номер темасы

Наш телеграм канал

Роза Мулланурова

Роза Мулланурова

Роза Мулланурова (Камалетдинова) Әгерҗе районы Яңавыл авылында туып-үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач, КДУның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Казан электр техникумында китапханәче, Казандагы дары заводында чыга торган «Ленинчы» газетасында хәбәрче, редактор булып эшли. 1990 елдан «Азат хатын» – «Сөембикә» журналында – 25 ел буе әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире вазыйфаларын башкара. Татарстан Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. «Чишмә күзе». «Ялгыз каеннан да ялгыз…» исемле китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Яшел алма


Гомер буе көткән… Ә Нурсинә бер-ике көнгә генә кайтып килмәкче иде. Авылда уттай эш өсте. Печәнгә төшкәннәр. Йорт исәбеннән бүлеп биргән чөгендерне чүп баскан, апасы кылны кырыкка ярырдай булып чабулап йөргән була. Йөрүе дә – йөрәк дарулары эчә-эчә генә инде. Ни йөзең белән: «Баланы калдырырга гына кайттым. Мине көтәләр, китәм», – дисең? Бәрәңге төпләре өеп, чөгендер утап көн арты көн узганы сизелмәде дә…

Ул уйнап әйтмәгән! Көтмәгән. Ничек болай булды соң әле бу? Йөрәк серен, кадерле сүзләрен әйтергә дә өлгермәде. Ярату идеме бу? Мавыгумы? Буш хыялга алданумы… Ачылырга, чәчәк атарга өлгермичә сулдымыни мәхәббәт гөле? Ачылмаган бөре! Хыялый күңелне алгысыткан ул кичләр хатирә генә булып калыр инде. Меңнәр арасында Ул – бердәнбер! Иде…

Акъегетнең сөйгәне! Ни хикмәттер, моның шагыйранә ялган, фәкать купшы, матур сүз икәнен белсәң дә, шуңа ышанасы килә. Чыркылдык кыз-кыркын сыман башны артка ташлап, дөнья яңгыратып бер көләсе иде дә… Бәлки чындыр? Хатын-кыз колагы белән ярата диюләре хак, күрәсең. Кибәккә алданырга чыпчык түгел, югыйсә. Мин күптән акыл утырткан, дип үзен ничек кенә ышандырырга тырышмасын, назлы сүз, вәгъдәләргә – хәтта ялганына да эреп китә шул кыз-хатын күңеле. Чөнки нәзберек, нечкә җан һәрчак җылы сүзгә мохтаҗ. Ә матур сүзләрне ишетеп өйрәнгәнмени ул?!

%d1%8f%d0%b1%d0%bb%d0%be%d0%ba%d0%b8

Ә ир-ат өчен яшәү мәгънәсе – яула һәм хакимлек ит! Үз дигәненә – теләгәненә ирешеп, өстенлеген раслау өчен сандугач булып сайрыймы әллә ир заты? Ата сандугач кына сайрый, дип бүтәннәрне дә ышандырырга тели… Янәсе, кыз-хатын – ана сандугачның сайрарга вакыты юк. Бала чыгарасы, үстерәсе бар. Нурсинә дә белә моны. Тик… ышанасың барыбер! Әгәр ышанмаса, өенә кайткач та, яшь кызлар кебек көзге алдында бөтерелер, әллә уйнап, әллә чынлап Акъегет әйткән шул сүзләрне кат-кат кабатлар идемени?

Сер түгел, яшьлек искән җилдәй сиздермичә үтеп бара. Гыйшык уены уйнарга соңдыр инде аңа! Бер тилереп алумы бу? Үзен шулай битәрләр, ә кеше күрмәгәндә, көзгегә күз салыр да: «Җитте сиңа, болай ашкынуың юньлегә булмас, кызый!», – дип, үзенә-үзе бармак янар. Әмма ниндидер бер җен, горурлыкмы шунда, күңелен кытыклап куяр: кырыкның аръягында да тормыш бар икән янәсе. Туй узган, тун тузган, дип исәпләү – хата булмагае!

«Алма бит син! Кызарып-янып пешкән, тулышкан, өлгергән татлы алма! Бәхәсләшмә, минем «глаз – алмаз»! Назга сусаган мондый чак та үтә ул, үтә! Яшәп калырга кирәк! Иртәгәгә калдырмыйча, бүген, хәзер яшәргә!» – дигән иде. Нурсинә көлгән булды. Дөрес, ул әле ирләр күзе төшмәслек түгел! Алмалар өлгерер чак көзгә тартым була бит. Ә шулай да… Керфек-кашын буяп, болай да ак йөзенә кершән дә тидерсә, иннекнең дә затлырагын сатып алса… Их, мәшһүр чәчтарашка язылып, чәчен Руфиянеке сыман кистереп-күпертеп, кул-тырнакларын каратып-ясатып чыгарга иде дә – чәчтарашка шулкадәр акча чыгарып салырга башына тай типкәнмени аның? Тормышның очын-очка көчкә ялгап, тырышып-тырмашып яшәп яткан көне ич. Кулга акча керсә, мул итеп күчтәнәчләр алыр. Апасы үпкәли, сирәк кайтасыз, ди, белми, һәр тиеннең санаулы икәнен. «Илсурны бер-ике атнага авылга кайтар. Сөт-катык сатып алмаган. Сулап туймаслык саф һава. Чишмә суының сихәте тиеп терелеп, ныгып китмәсме?» – дигәч, кайтарган иде улын.

 

***

Ә Акъегет белән танышу-очрашулары бәхетле очраклылык идеме?! Әллә тәкъдир, язмыш дигәннәренең кулы уйнадымы? Нурсинәгә язмыш иркәсе булу язмаган икән: бик иртә үз көнен үзе күрергә туры килде аңа. Әллә ниләр майтарырдай булып, укырга керәм, кеше булам дип авылдан чыгып киткән иде. Кесәсендә җил уйнаган авыл әпәйләренә институт ишекләрен киереп ачарга атлыгып торучы юк икән. Акча, бөтен җирдә акча хакимлек итә. Һөнәрле үлмәс, дип фикер йөртте, тегү фабрикасына барып керде. Бер эштән дә тайчынмый торган тырыш иде ул. Баш күтәрми эшләде, уч тутырып акча алган чаклары булды. Тик… фатирга түлисе, кием-салым юнәтәсе… Тамакны да алдап булмый – ничек керсә, шулай тиз чыга акча. Өстәмә эшләр дә алып карады. Арттан этүчең булмагач, мантып китүләре харап кыен. Белә ул бу кадәресен! Эштән курыкмый. Нәселләре шундый. Юанычы эш булгач, нишләсен, чытырдап ябышты ул тегүгә дә.

Мәскәүдәге җиңел сәнәгать институтына читтән торып укырга керде. Бергә фатир төшкән иптәше – Руфия үгетләде. Контроль эшләрне бергә-бергә эшләве күңеллерәк тә, җиңелрәк тә булыр, күктән манный боткасы яуганны көтеп утырасы түгел, тәвәккәлләргә, укырга кирәк, калышма, тырыш, диде.

Әти-әниле, тату гаиләдә, тигез канат белән үскән чая-үткен Руфия аңа күп яктан өлге, үрнәк булды. Әти-әнисе укытучы булгач, тиенгә аптырап йөрми. Өс-башы да гөлт иткән. Үзе дә төшеп калганнардан түгел, мал табу җаен белә. Бер үк юлларны таптап, җәйге-кышкы сессияләргә бергә йөри торгач, нык якынаеп, аерылмас дуска әйләнделәр. Тегү-чигүгә Нурсинәнең кулы ябышып тора: универмагта арзан, затлырак тукыма эләктерсәң, бәхет шул була! Шунда ук кистереп тә аласың. Прокатка алган тегү машинасында төн чыкканчы итәк, күлмәкне җөйләп алу аңа уен кебек иде. Кием-салымга аптырамый. Руфиягә дә теккәне булды. Шундый заман иде: кесә тулы акчасы булганнар да килешле, әзер кием таба алмый йөди. Кул эше белүенә, осталыгына куанып туялмый ул. Дөрес, Руфия күз чекерәйтеп, энә белән кое казыгандай типчеп-җөйләп утыруны сөйми. Җитәкче булырга яратылган ул, кеше өйрәтүне кулайрак күрә. Хәер, эшне оештыра да, эшен күрсәтә дә белә.

Озакламый Руфияне мастер итеп куйдылар. Кешегә чыккан кояшны күпсенми Нурсинә – дустының бәхетенә сөенә генә. Руфия смена начальнигы вазыйфасын җилкәсенә алгач та: «Син булдырасың!» – дип канатландыручы ул булды. Берничә елдан профсоюз җитәкчесе итеп сайлануына да ихластан куанды. Аның дусты бит ул! Күз алдында үсте, моңа ничек шатланмыйсың!

Әмма җай гына үз эзеннән тәгәрәгән дөнья көтмәгәндә, күз ачып йомган арада, үзгәрде дә куйды. Фабрика-заводлар ябылды, меңнәр эшсез калды. Дөнья исәпләре болай да күптән Нурсинәнең үз башында иде инде. Соң гына, аспирантурада укып йөргән ыспай гына егеткә кияүгә чыккан иде дә, уңмады. Уңмадымы, язмыш сынауларын уза алмадымы гомерлек яр булыр дип сайлаганы… Югыйсә, матур гына яшәп киттеләр: уллары туды. Биш яшьлек чагында бала, авырып, урын хастасы булгач, кояшлы якты көннәр үткәндә – сагынып сөйләргә генә калды. Яшәвенең бар мәгънәсе – сабыен аякка бастыру, тернәкләндерү бит хәзер. Үзәккә үткән фәкыйрьлек, кысыбрак тотсаң, биш кешегә җитәрлек хәсрәт башына ишелсә дә кайгысын читкә чәчеп йөрмәде ул. Үзенекен үзе генә белде, кайгысын эчкә йотты. Хатын-кыз түзә ул, тик ир-ат мондый сынауларга чыдамый икән шул. Кемнең кемлеге кайгы килгәч беленә, яхшының – изгелеге, яманның әшәке холкы барыбер тышка бәреп чыга. Ире яшел еланны дус итте, шешәдәшләр тапты. Эшлим дип тотынган диссертациясе дә урыныннан кузгалмады, янды. Әкренләп йорттан да читләште. Хәер, өйгә кайткан чакларда да юкка-барга бәйләнеп теңкәгә тиюләре үзәккә үтте. Ник бу күлмәк юылмаган да, ашау ягы такы-токы? Акланасы килми Нурсинәнең. Акча алып кайтканың бармы, дияргә гарьләнә. Йомшак холыклы, дуслар йогынтысына тиз бирешә, дип аклый ирен. Барысына да үзен гаепле саный: өлгермәве хак. Ир-ат халкы хәйләкәр песи бит ул: карап-тәрбияләп, сыйлап-сыйпап торганны ярата. Улы яныннан бушый алмавы хак. Ята торгач йә аркасы чиләнгән була, кайсы төше авыртканын әйтә-аңлата алмый көйсезләнә балакай. Табибына, массажистына, тагын әллә кемнәргә төртә торгач, акча янчыгы бик тиз шиңә. «Кысыр ашың кәҗәгә тансык», – ди дә кашыгын атып бәрә ир дигәнең. Дару исе дә укшыта аны, хатынның бимазалануы да күңеленә ятмый. Ә бер көнне: «Чыдарлыгым калмады», – дип әйбер-карасын җыештырды да юкка чыкты. Базарга хуҗа булып алган тау халкы эшмәкәрләренә ялланып, әллә сәүдә итүче, әллә шуларның күңелләрен күрүче бер җилбәзәк хатынга ияләшүен ишеткән иде, ышанасы килмәде. Утсыз төтен булмый, диюләре хак икән. Тапты үз тиңен…

Хыянәт ачысына тешен кысып түзгән булыр иде, болгавыр заманның рәхимсез, ачы җилләре икенче яктан китереп сукты: күз нурларыңны түккән хезмәтең өчен яртышар ел акча алмый яшәп кара әле! Алыпсатарлар заманы килде. Фабрика банкротлыкка чыкты. Әле дә ярый Руфия Рәшатовна:

– Төшенкелеккә бирелеп, борын салындырып утыра торган чак түгел. Үз эшебезне ачабыз, – дип, Нурсинә белән сер бүлеште.

– Ничек итеп?

– Җан биргәнгә җүн бирермен, дигән ди Ходай да. Хәлле генә дуслары – якташлары бар иремнең, булышырлар дип уйлыйм. Ишеткәнең бармы ООО дигәнне? Татарчалатсаң, җаваплылыгы чикләнгән оешма була. Барасыңмы?

– Алсагыз…

– Әйттем ич! Бергә ут-су кичкән дусны ярты юлда ташлап калдырыйм мени? Ни күрсәк тә бергә күрербез. Исемен – «Мәрхәмәт» дип уйлап торам. Мода йорты, шәфкать фонды… Директоры үзем. Син… Тумаган тайның билен сындырып куймыйк. Байларга аркаланмый булмас. Аннан… күз күрер.

Йомыш-юлга йөгерүче дә Нурсинә, вакытлыча өйдәш булып кергән, тузган бинаны җиң сызганып ремонтлау, бизәү дә аңа йөкләнде. «Нурсинә, бар! Нурсинә, тап! Тегесен җайла, монысын китер…» Юк, зарланмый ул. Ялгыш та канәгатьсезлек төсмерен йөзенә чыгармый. Чыдарга кирәк. Түзәргә һәм җиңәргә! Башка юл юк. Урам тулы эшсез. Руфия Рәшатовнага мең рәхмәт әйтеп, кушканын һәм кушмаганын үзең белеп эшлисе дә эшлисе генә. Хәер, Руфия үзе дә мин хуҗа дип кул кушырып утыра торган кеше түгел, телефоннан төшми, кирәк икән анда чаба, монда йөгерә, тегесен юнәтә, монысын… Эшләтә дә, эшли дә белә. Дөнья мәшәкатьләренә исе китми, йодрыгына йомарлап тотар өчен туган эшлекле, булдыклы ханым бит ул. Нурсинәнең дусты, таянычы, ярты бәхете ул Руфия Рәшатовна.

Эшмәкәрләр җыенына да ул алып килде аны. Киңәш-табыш итү нияте белән оештырылган җыелыштан соң санаулы гына җитәкчеләр өчен корылган мәҗлес – банкетка да Руфия Рәшатовна ияртеп алып керде. Нурсинәнең тизрәк өенә – Илсуры янына кайтып китәсе килә. Әзрәк утыргач, җайлап кына чыгып таю иде исәбе. Әмма хуҗа сүзенә колак салмый кара! Әнә: «Мондый җиргә халык ашап-эчеп утырыр өчен җыела дип белдеңме әллә!? Юк! Читләр алдында әйтелмәгән иң кыйммәтле фикер шундый тын табында телдән ычкына. Мыегыңа чорный барырга гына иренмә!» – дип, ярдәмчесен искәртеп куюы тикмәгә түгел бит! Мондый бәйрәм табыннарын өнәми Нурсинә. Хәер, сирәк эләгә андый җирдә кунак булу, әмма барса да үзен уңайсыз хис итә. Затлы ирләр, купшы ханымнар янында кием-салымның кимлеге-тыйнаклыгы күзгә ташлана. Белә, ялтыравыклы ул кичәләр аның өчен түгел. Чит ул монда, ят дөнья кешесе. Шуны белгәнгә уңайсызлана да.

Әнә, Руфия өстәл башында – түрдә ничек балкып утыра. Чибәр генәме, әллә нинди сөйкемле сөяге бар аның. Өс-башы дисеңме, үз кадерен белеп, вәкарь белән сөйләшүеме, елмайганда аны тагын да сөйкемлерәк итеп бит уртасы чокыраюмы… Серле итеп кенә көлемсерәве, җаен, вакытын, урынын белеп тапкыр сүз әйтеп куюы… Һәммәсен авызына карата. Бирсә дә бирә бит Ходай шундый сәләт, төс-бит берәүгә! Такташ Алсуы! Ә бәлки артыграктыр да әле: үзе чибәр, үзе сөйкемле, үзе усал, үзе болай бердә усал түгел кебек шикелле. Кунак түрә – калын бәдәнле, елтыр башлы, күзлекле зур абзыең да күзен аера алмый аннан. Бер-берсен күптән белгәндәй якын итеп сөйләшәләр.

Ишеккә якынрак утырган Нурсинә сиздермичә чыгып китәргә кайчан җайлырак булыр дип карангалый да башлаган иде инде. Аның хәлендәге хатынга күзгә-башка чалынмый, вакытын белеп, тизрәк китү хәерлерәк.

Яңгыравыклы, купшы тостлар бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты, үз уйларына чумган иде ул. Ботка пешергән иде, суынып беткәндер. Ашый алдымы икән газизе? Тәрәзәдән күзен алмый, әни кайчан кайта дип көтәдер, бахыр. Ә әнисе утыра, өстәл сыгылырлык бай табындагы затлы ризыкларның кайсына үрелергә белми кыенсынып. Сабыена да авыз иттерәсе килеп… Ярамый! Хәер, яшәргә дә ярамыйдыр, бәлки! Ә яшәргә азапланабыз.

Музыкантлар бию көе уйный башлагач, халык кузгалгач, ул да шыпырт кына чыгу юлына борылыр. Руфия белән саубуллашыргамы, әллә инглизчә, берни әйтми кайтып китәргәме? Килешерме икән, дип аптырабрак утыра…

Шулчак иңендә кемнеңдер саллы кулын тоеп сискәнеп китте. Күтәрелеп карарга базмады. Шулай тын гына утырса, чакырылмаган кунак: «Бер мокыт икән бу!» – дип борылып китәр кебек тоелды. Фәкыйрьлеген сиздермәс, эшкә кия торган, табаны тузган туфлиен күрсәтмәс өчен ул мокыт дип аталырга да риза иде. Кулын җилкәсенә куйган ир затының дәрәҗәле кунакларның берсе булу ихтималын затлы ислемай исеннән чамалап өлгергән иде. Каушады, торырга да, утырып калырга да белми, үзен ут арасында калгандай хис итте.

– Нурзидә, биергә чакыруымны кабул итегез!

Сүзе китапчарак булса да бәрхет тавышы ягымлы, ә куллары… Ул аны-моны әйтеп өлгергәнче корычтай беләкләр тәкәллефсез генә биленнән эләктереп, хәтта күтәреп үк алды да, зырылдатып түгәрәк уртасына алып чыкты. «Гафу итәрсез, бии белмим», — дип мыгырдануын ишетмәдеме, юри саңгырауга салыштымы, җилтерәтеп, үз артыннан ияртеп, әйләндерергә тотынды. Чынлыкта, уртада зал тутырып алар икәү генә бии-әйләнә икән. Калганнар түгәрәк хасил итеп, күрелмәгән кызыклы вакыйга шаһиты булгандай бәхетле елмаеп, бу икәүгә сокланып, кул чабып торалар. Көчле куллардан ычкынырга теләсә дә, ир затының Нурсинәне җибәрергә исәбе юк иде, ахрысы. Башы әйләнеп, менә авам, менә авам, дигәндә музыка туктады. Партнеры аны читкәрәк әйдәде. Кулъяулыгын җилпәзә кебек җилләтеп, әллә сокланып, әллә кызганып озак кына аңа карап торды.

– Чакырудан баш тарткан кыз-хатын юк иде әле, дисәм… Моңарчы үзләре чакырып теңкәгә тия иде, – дип көлде, үткен карашын Нурсинәдән аермыйча гына. – Син – беренче. Абзаңның теләгенә каршы килергә җөрьәт иткән ханым… Сәер хәл бу… – Битәрли идеме ул аны, әллә сөйләшү рәвеше шундыймы, ә Нурсинәдә тик бер теләк, моннан тизрәк чыгып качу уе гына иде. Нурзидә дип эндәшүен дә колак яныннан үткәреп җибәрде. Нурсинә мин, дип төзәтүне кирәк санамады. Нурзидә икән, Нурзидә! Баш әйләндергеч тизлектә бөтерелүләре дә, ир затының көчен һәм өстенлеген раслап сөйләшүе дә, базык гәүдәле тәбәнәк – карсак булуы да, хәтта беләкләреннән көче ташып тору – берсе дә охшамады аңа. Кәтәнә ирләрне өнәми, нигәдер ким күрә… Ә чыны… Хикмәт буйдамыни?! Бәхетсезлеккә тарыган улын ташлап киткән ир: «Буй – наратның яртысы» дип мактанырга ярата иде, сыналыр чак җиткәч, ярыкка кысылган таракан кебек күзгә-башка күренмәс булды. Кызганыч… Сиздерми генә чыгып сызу нияте барып чыкмады. Чәчен рәтләү сылтавы белән хатын-кызлар бүлмәсенә төшүгә, Руфия Рәшатовна сак кына терсәгенә орынды :

– Акъегет кызыксына: мин белмәгән чибәр ханым кем, дип сораштыра! Күзе төшкән, ахры. Сер бирмә. Югалып калма! – Кем ул Акъегет, дип кызыксыну, әлбәттә, урынсыз монда. Кем белми аны, надан, дип көләчәкләр. Күп тапкыр ишеткәне булса да, күреп-белми аны Нурсинә. Хәер, кайсыбер кешеләрне күреп белгәнче, ишетеп кенә белүең отышлырак, диләр түгелме?!

Руфия аны кабат залга алып керде. Янәшәсендәге буш урынга утыртты.

– Авыз ачып утырма. Уйна, көл, озатам, дисә каршы килмә. Бел, гомердә бер була мондый очраклылык. Кешесенә туры килү, диюем. Күк капусы ачылды, дип уйла. Кешелекле ул. Тормышың авыр, ярдәме тияр…

 

***

– Нурсинә дими, Нурзидә дисәм, ярыймы сине? Аңлатырмын әле бер. Шаһзадәне көтүче Нурзидә…

– Көтүче! Монысы шәбрәк яңгырый! – дип куйды Нурсинә, кыюланып.

– Көтүче булырга да риза. Ә син Акъегет-көтүченең сөйгәне булырга ризамы? – Тәрәзәне киереп ачкан да төнге Казан өстенә текәлгән ул. Кала – йокыда әле. Таш пулатлар йоклый, асфальт юллар, телеграмм баганалары, тимерчыбыклар… Кала өстеннән зәңгәрсу эңгергә төренгән мамык болытлар ялкау гына йөзеп үтә. Көннәр, атналар, айлар шулай сиздерми дә уза, гүяки.

Алгы – тып-тын бүлмәдә алар икәү генә. Кул сузымы җирдә – икенче бүлмәдә тәгәрәшеп кунаклар йоклый, кайсы идәнгә, кайсы диванга сузылган. Тик бу икәү генә шаккатып зәңгәрсу томанга уралган төнге Казанны күзли. Төнозын тәрәзә төбе саклыйлар, дисәң дә арттыру булмас. Офык күзгә күренеп яктыра. Аксыл-шәмәхә нурлар тонык төсләрне кысрыкламакчы.

– Телисеңме, Казанны йокысыннан уятып сөрән, юк ла, оран салам! Нурсинә – Акъегетнең сөйгәне, дип! Ишетәсеңме?

– Моның өчен егетлек кирәк.

– Әллә шикләнәсең инде? Егет кеше бит мин. Ә егетлек ул гомерлек.

– Кунакханәдән сөреп чыгарырлар. Тавыш-гауга кубар. Кирәкме ул?

– Куркып торыр дисеңме әллә? Әкияти мең дә бер кичә бит бу! Син дә зарыгып көткән бердәнбер кичә. – Урын-җир кузгатылмаган, җәелмәгән диванга үкенгән сыман моңсу караш ташлый да урындыгын өстәлгә якынрак күчереп куя. – Ә без синең белән шундый гөнаһсызлар! Сөйләшеп таң аттырдык. Тик берәүгә дә сөйләмә моны, барыбер ышанмаслар.

– Борчылмагыз, «Кичке Казан»га эксклюзив интервью бирмәм.

– Бирсәң дә мин каршы түгел. Кыз-хатын теләге минем өчен закон. Канун. Яраттым, яратам мин гүзәл затларны. Ник шулай яратам, үзем дә белмим. Мин сиңа Нурзидә дип дәштем. Иң беренче мәхәббәтемә ошаттым сине. Чөнки… чын күңелдән «яратам» дип әйткән иң беренче кыз бала ул иде… Ихтимал, бердәнбер булгандыр! Ярата идемме мин аны? Бер егет озата кайткач, көнләшеп, егетен куып җибәрдем. Миңа уналты яшь, ә теге егет югыйсә миннән олырак та, көчлерәк тә иде. Ул кызны дус күрә идем, болай исем китмәгәндер. Укырга киттем дә оныттым мин аны. Ә ул көткән. Хат язарга адресны белми, әни янына килгән. «Оныт син аны, – дигән әни. – Әтисе кебек җилбәзәгрәк ул. Укыйм, зур кеше булам, дип калага китте. Нәселләре белән шундый алар, теләгенә ирешер. Син аның артыннан беркайчан да куып җитә алмассың», – дигән. Ә ул барыбер көткән. Ә мин… Әни хаклы, әлбәттә. Җилбәзәк! – Төнге Казан яктырып, шәфәкъ алланып килә иде инде. Өстәде:– Ә син бүтән. Исемнәрегез генә охшаш. Кочакла әле…

– Шундый… Салкын инде мин.

– Салкын? Тыштан гына салкын, эчтән ялкын син. Хисләреңне тышка чыгармас өчен күңелеңә йозак – бик салып куйгансың. Бикле күңелеңә ачкыч ярата алмый тилмерәм. Йә, кем уйлаган, кодрәтле Акъегетов күрер күзгә күрекле, гади бер хатынга ялынып, мәхәббәт аңлатып, хәтта ки ялварып маташыр дип. – Ул юри көрсенгән булды. Бу уен иде, әлбәттә. Әмма ул шулкадәр бирелеп, яратып уйный – чын артистларың бер читтә торсын!

Нурсинә, кыенсынуын җиңә алмый, һаман читкә тартыла. Күңелдә ниндидер сәер моңсулык. Тормыш тоташ уеннан тора, бөтен дөнья – театр, диләрме? Артистлык сәләте һәркемдә бар. Кем бирелеп, ышандырып уйный, кем өстән-өстән генә. Уенны чын итеп кабул итү, уенына башкаларны ышандыра алу – шулдыр талант.

 

***

– Шапырынып, борчакны артыграк сибеп ташладым ахры, читләшәсең, – диде Акъегетов көрсенеп. Әмма күзендә шаян очкыннар елтыравын күрми калып булмый иде. – Менә шундый – мактанчык егет инде мин. Мин сөйләгәннәрнең барысын да чынга алма. Алма. Алма. Чынга алма. Кызык…

Өстәл аша үрелеп сигарет кабы алды, берсен әвәләп, бармаклары белән изгәләп торды да ачык тәрәзәдән аска ыргытты. Вазадан яшел алма алып Нурсинәгә сузды. Яшел алма яратмый Нурсинә, никтер тешне камаштыра, дип уйлый. Ул сузган алманы алмау да килешми. Сыйлаганда су эч, диләрме? Учына йомды – улына!

– Сугыш башланганда миңа алты яшь иде. Әти сугышка китте. Гаилә ишле, дүрт сабый әни җилкәсендә калдык. Абый белән апа әз-мәз тәртә арасына керерлек. Без ачыктык. Урман-кырда ашарга яраклы нинди үлән бар, бөтенесен җыеп ашадык. Алты яшемдә егет идем мин. Ышанмыйсың? Тагын борчак сибә дисең. Күзеңнән күрәм. Әмма ләкин арттыру юк монда. Чын!

Сугыш башланганда Нурсинә тумаган да иде әле. Ул да сугышның ни икәнен чамалый бераз, күрәсең, балага хәтер-истәлекләр кан белән күчәдер. Әтисе, үсмерлектән яңа чыккан егет, яраланып кайта, гомерлек гарип булып!

– Сугыш күрмәвең – бәхетең ул синең. Сугыш елы балалары моңлы. Күз карашларында, йөз чалымнарында ниндидер җан өшеткеч, сугышның үзе төсле хәвефле моң, сагыш бар. Шат, ваемсыз кыланалар, авыз, ирен, тешләр җемелдәп көлә, ә күздә сагыш – хәсрәт уты көйри. Эчтән ашый, яндыра ул. Эчтә бөгәрләнеп шом ята. Ник баш катырамдыр үткәннәрне казып. Без сөйләшеп бетермәдек. Ятсынасың. Әллә кайсы ягың күңелемә якын. Җаннар җанга тоташудадыр хикмәт. Ошаттым сине. Яратасым, яраттырасым килә.

– Күңел бушатып, аралашудан тәм табучы ялгызак җаннар гына ич без.

– Яратам. Уналты яшьлек үсмер чагымда әйткәндәй дулкынланып әйтеп бирдем. Белеп тор, бу сүзне уйламый-нитми сибә торган егет түгел без.

Нурсинә, дулкынлануын сиздермәскә теләп, көлгән булды.

– Күрәм, комарлы уен яратасыз.

– Туң төшкән күңелеңдәге бозны эретәсем килә. Аңлыйсыңмы?

– Юкка тырышасыз. Мәңгелек боз эри димени?

– Мәңгелек туң, имеш. Юк сүз бу. Син үзеңне юк нәрсәгә ышандырырга телисең. Нечкә-нәзберек җаның моңа ризамы дип, күңелеңнән сора иң элек. Җаныңның әрнүле моңын ишетәм мин! Яратам, димәк. – Нурсинәнең кулын учына алып сыйпады. – Кулың кайнар. Йөрәгең дә кайнар синең. Озак газап йотып яшәгәнгә шул халәткә күнеккәнсең. Ачылырга куркасың. Күнегү – чарасызлыктан ул. Ләкин бу чир. Кеше бар нәрсәгә күнегә, авыр тормышка, кысанлыкка, рәнҗетелүгә. Күнә-күнә үзен җуя. Көрәшәсе килми, битарафка әйләнә. Син дә шулай, бер алдангач, мәхәббәткә дә ышанмыйсың. Курыкма.

Белепме-белмичәме әфәнде җан ярасына кагылды. Сүзләре җәрәхәтле-яралы җанын айкап алды. Әйе, ул күнекте… Ире киткәч, урамга чыгарга, кешегә күренергә ояла иде. Гүя, бөтенесе: «Бердәнбер ирен тәрбияли алмаган, ире ташлап чыгып киткән дә яхшырак хатын тапкан», дип, гыйбрәт итеп, илгә-көнгә сер чәчәләрдер кебек иде. Әбисе әйтмешли, кайгы – кайгыга охшамый, урыны бер дә бушамый. Һәркемдә бар кайгы – үзеңнеке үзеңә җитә. Кешеләр сиңа битараф. Шатлыкка да, кайгыга да күнегәсең.

– Кадирым, диген әле бер генә!

– Оялам.

– Оялма. Без бит монда икәү генә.   Йә, әйт инде Кадирым дип…

– Йә Кадир, йә Мәүлә, йә Аллам!

  • Мактанчык диясең инде. Абруй, дәрәҗә, берни дә үзеннән-үзе, җиңел килмәде. Җиңгәнмен икән көрәшеп яуланган җиңү ул. Кан бозып, тир түгеп…   Берәүгә дә этлек эшләмәдем, ә яхшылыкны… күп һәм юмарт кылдым мин игелекне. Ярдәмем белән югары күтәрелгәннәр бихисап. Гәрчә, күтәрелергә булышканнарның һәркайсы андый хөрмәткә лаек булмаса да… Чын күңелдән инанып эшләгән эшләргә үкенмим. Сугышка кадәр үк, кара мунчада качып, абыйларның гармуннарын тарткалый торгач, шәп кенә уйнарга өйрәндем. Сигез яшемдә авылда беренче гармунчы идем инде. Чын! Беренче… Ирләр – фронтта. Ирләрсез авыл өстендә кыр казлары очкандагыдай моң оешып тора. Кара болыт кебек. Бер дә таралмый торганы. Кайгыр-кайгырма – яшәргә, тормыш алып барырга кирәк. Кышкы караңгы озын кичләрдә хатыннар берәрсенә кич утырырга – аулак өйгә җыела. Хәер, йорт саен аулагөй иде ул чакта. Кәрәчин маен кем бушка яксын. Тула өмәләре, җон язу, җегерләүләр – берсеннән дә калу юк. Алдан ук килеп әнкәйдән рөхсәт сорыйлар. «Мәстүрәттәй, кичкә Кадирны кич утырырга җибәрерсең инде. Гармунчы булса, күңеллерәк. Эш тизрәк үрли», – диләр. Кич буе, җырлый-җырлый кызлар фронттагыларга пирчәткә, оекбаш бәйли. Мин уйныйм. Сиздерми генә килеп берәрсе тирләгән маңгайны сөрткән була йә үбеп ала. «Әлдә ярый, шушы егет бар, югыйсә акылдан язар идек», – дип елашып та алалар. Кулымнан килсә, ул бәхетсезләрнең һәркайсын җылытып, кочып-үбеп чыгар идем. Бер мизгеллек, бер чеметем бәхет тә кадерле, тансык чак иде. Шулкадәр арыйм, төнлә апалар чанага салып гармунны өйгә илткәндә абына-сөртенә көчкә атлыйм. Күпме күз яше, ачы сагыш, никадәр хәсрәт шаһиты булдым мин. Яратуга мохтаҗ, сөеп туелмаган тол хатыннар!

 

 

Фото Goodfon.ru cайтыннан

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Поделиться:
Подпишитесь на обновления: