Монда
«Татарстан» булды
«Татарстан» журналын кайдан сатып алырга
Номер темасы

Наш телеграм канал

Сания Әхмәтҗанова

Сания Әхмәтҗанова

Шагыйрә

Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова 1962 елның 20 апрелендә Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлагач, хезмәт юлын укытучы булып башлый. Ике дистә елга якын балаларга белем бирә, аннары күп еллар дәвамында укытучылар журналы – «Мәгариф»тә эшли. Хәзерге көндә «Татаринформ» Мәгълүмат агентлыгының татарча яңалыклар сайты редакторы. Сания Әхмәтҗанова – күпсанлы шигырь җыентыклары, популяр җырлар авторы.

Толым


1-2

Иллюстрация: «Автопортрет». Зинаида Серебрякова.

***

Аңа гомерлек сабак биргән ул көн мәңге оныттырмас үзен, мөгаен. Онытырлык кына булмады шул.

«Коммунизмга» газетасы редакциясеннән «Тукай якташы» әдәби түгәрәгенең чираттагы утырышыннан кайтып барышлый, аскы каттагы бер бүлмәсенең тәрәзә пыяласына зур хәрефләр белән «Парикмахерская» дип язып куелган ике катлы йорт яныннан инде бу юлы да тукталмый үтеп киттем дигәндә, ул кинәт кырт кына борылды да, кара брезент белән тышланган авыр ишекне көчкә ачып, салон эченә керде… Зал әллә ни зур түгел икән. Аниянең мондый җирне әле беренче күрүе. Кинофильмнардагы ымсындыргыч матурлык салоннарына бер дә охшамаган иде бу зал. Бүлмәнең тынчу һавасында әллә ничә төрле ят ис — барысы бергә буталган. Кечерәк кенә өстәлдә төрле зурлыктагы пластмасса банкалар, пыяла шешәләр, аэрозоль савытлары тезелеп киткән. Пыяла шешәләрнең кайсында яртылаш, кайсының төбендә генә төсле сыекчалар, буяулар, порошоклар, тагын ниләрдер бар. Зәңгәр буявы купшаклана башлаган түр стенадагы радиодан «Малиновый звон» җыры ишетелә. Бу яңа җырны аларның классында яратмаган кеше юк бугай…

Исәнләшкәч, чират-фәлән булмаганга сәерсенеп, Ания чәч кисүче апага сораулы караш ташлады. «Нишлибез?» — диде куе зәңгәр болонья алъяпкыч япкан ханым, уң яктагы зур көзге каршындагы урындыкка ишарәләп. Аның киңчә җилкәләренә муенсыз-нисез генә утыртып куелган бәләкәй башындагы ясалма көдрәле кыска чәчен күргәч, Ания бер мизгелгә никтер баягы уеннан кире кайтмакчы булып, икеләнеп тә куйды. Ул арада радиода «Верасы» төркемен тагын бер өр-яңа җыр — «Танец на барабане» алыштырды. Бу дәртле көй Аниянең бераз кәефен күтәреп, күңелен җилкендереп җибәрде. Гнатюк башкарган җырдагы барабанда биюче кызны ул бер мизгелгә үзе итеп күз алдына китерде. Менә ул, кыска чәчен җилфердәтеп, солнце-клеш итәктән, биек үкчәле туфлидән барабан өстендә бии…

Барабань, барабань,

Только каблучком его ты не порань…

Артында басып торган чәч кисүченең салкын куллары җилкәсенә менеп кунаклагач, ул, сискәнеп, җилкенчәк уйларыннан айнып, кире чынбарлыкка кайтты. «Нишлибез?» — дип кабатлады чәч кисүче. «Кисәбез!» дигән кискен җавапны алуга, ул, шуны гына көткәндәй, берни сорап та, Анияне үгетләп тә тормыйча, аның калын толымын симез учына чак сыйдырып тотып, иләмсез дәү кайчысы белән, шактый ук азапланып, төбеннән кисеп алды да кыз алдындагы көзгеле өстәлгә китереп тә салды… Ания, көзгедә үзе урынына ят кыяфәтле кызыйны күреп, өнсез калды…

— Аһ! Мин… җилкәдән калдырып… бераз гына кистермәкче идем…

Аның сүзенә каршы чәч кисүче тонык тавыш белән нидер җавап бирде. Әмма Ания аны аңларлык хәлдә түгел иде. Кыз томанлы карашын көзгедәге сурәткә төбәде.

— Болай аны сатарга выгоднорак, — дип дәвам итте шактый мул гына шәрә беләкле, кабартма кебек кабарып торган ап-ак куллы «палач» хатын. — Озын толым кыйммәтрәк йөри. Теләсәң, үзем сатып бирәм. Не переживай… Кыркытып тормасаң, ярты ел да үтмәс, көлтә койрыгың әле җилкәңнән дә узып китәр.

Менә шул мәлдә генә Ания ашыгычлык белән ярамаган эш эшләп ташлаганын аңлады. Ник туктатмады аны бу апа? Ник ичмасам чәчен кисмәскә киңәш итмәде? Авылга кайтып, әнисенең күзенә ничек күренер? Әнисе, аны бу кыяфәттә күргәч, нәрсә дияр? Ул әнисенә нәрсә дип җавап бирер?.. Әйтерсең аның бу ялгыш адымына нәкъ шушы чәч кисүче хатын гаепле иде. Көзге алдында хәрәкәтсез елан күк бормаланып яткан, елкылдап торган коңгырт төсе сүнеп калган толымыннан курыккандай, аны нишләтергә дә белмичә, бер — кулына алып, бер кире куеп бераз матавыкланганнан соң, портфеленә салып куярга булды. Толымы җансыз иде… никтер авыр һәм салкын иде. Кыз, кире уйлап, сары тышлы шигырь дәфтәренең уртасыннан куш бит ертып алып, толымын шуңа төргәндәй итте дә төргәкне сумка төбенә шудырды… Дөресрәге, толым — кулыннан үзе шуып төште. Чыгар ишекне тапмыйча, бер мәл исәнгерәп торды. Чәч кисүче, берни булмагандай, үз эшеннән канәгать калган рәвештә, бакыр биш тиенне учында биетеп, «Возьми сдачу, дурочка», — дип, аның артыннан кычкырып калды. Тиле шул Ания, тиле, ти-ле!

Саф һавага чыккач, кыз иркен сулап куйгандай булды, әмма бер-ике адым атлауга ук, үзендә ниндидер бер сәер халәт тойды. Нидер җитми… Әйе… уенчак толымы, аның сыгылмалы гәүдәсенең иркә борылышларын кабатлап, аркасын рәхәт кытыклап, әле бер якка, әле икенче якка тирбәлми… Башы никтер җиңеләеп киткәндәй тоелды… Шәрәләнеп калган муенына арттан салкын җил килеп бәрелгәндәй булды. Ания, күшеккән кошчык кебек, нәфис муенын җилкәсенә батырды. Шактый кыска калдырып киселгән дулкын чәче җил уңаена йөзенә сибелеп иркенли, тыңлаусызлана, тузгый иде. Әйтерсең ул шыр ялангач калган, бөтен кеше аңа карыйдыр кебек тоелды Аниягә. Юк, яныннан узып баручыларның берсенең дә анда эше юк бугай. Шулай да ул, яңа үзеннән качарга теләгәндәй, муенына салган юка зәңгәр косынкасын чишеп алып, башына бәйләп куйды.

Ания тормышында беренче мөстәкыйль адымны ярамаган эштән башлаганын аңламый иде әле…

 

***

…Калкулыктан караганда, тирә-як уч төбендәге кебек җәелеп ята, әнә. Кичке эңгердә Камырсаз никтер сәер-куркыныч булып күренә. Елак тәкәрлек тавышын тыңлый-тыңлый, җәйге каникулда Ания энесе белән ул аланда ике көн сарык көтүе көткән иде… Мәскәүдә җәйге Олимпиада гөрли! Дөньякүләм вакыйга! Ә ул, булачак укытучы, телевизордан үзе яраткан спорт ярышларын карамыйча, торф өемнәре арасында, балакларын сызганып, ялан тәпи дымлы үлән ерып, сарыклар, кәҗәләр куып йөри. Гаҗәеп гүзәл картина — «Сарык көтүче Ания». Кич йокларга яткач та әле күзенә сарыклар, кәҗәләр күренеп азаплаганны исенә төшереп, кызыбыз моңсу гына елмаеп куйды. Ялансу буе да бушап калган. Җәй көне булса, әле бу вакытта анда аркандагы бозаулар үлән чемченер, берән-сәрән атлар утлап йөрер иде. Арырак, колхоз фермасы артында зират моңаеп утыра. Аниянең күңелен кинәт өшеткеч шом биләп алды. Ялгыз талга күп калмаган инде калуын… Ул, нидәндер шикләнеп, ялт кына артына борылып карады да адымнарын кызулатты…

Энесе капка төбенә чыгып каршы алды.

— Без сине кайтмый дип торабыз инде, апай! — диде дә, апасын кочаклап алам дигәндә, яулык астынан тырпаеп чыгып торган кыска чәчен күреп алды. Күреп алды да тыныч кына:

— Әни үтерә, — дип куйды.

— Үтерсә-үтерер. Кайчан да бер үләсе.

— Сине үтергәнче, йөрәге ярылып, үзе үлмәсә…

— Теләсә нәрсә сөйләмә…

Үләргә тек үләргә! Капка төбендә таптанып торып булмый бит инде. Ания, бөтен кыюлыгын җыеп, эчкә атлады.

— Гомер булмаганны. Иң артка калып йөрисең. Аксак Казның төшкәненә дә әллә кайчан инде… Әнисенең «исәнме»се шул булды.

Аксак Каз дигәне — читтән күчеп кайткан, «Гусь» кушаматлы чатан күршеләре. «Хәзер мин дә аксак казга әйләнмәсәм ярый инде», — дигән уй йөгереп үтте кызның башыннан.

— Әни!.. Мин чәчне кистем…

Әнисе аны-моны абайламый әлегә…

— Бик кыҗрап йөргән иең. Кәҗә тәкәсе булгансың икән… Кая. Күрсәт.

Кызы маңгай чәчен генә кыркыткан дип уйлады, ахрысы, әнисе. Ания башыннан яулыгын шудырып төшерде. Мич буенда басып торган Бәгыйдә апа, берни аңышмыйча, беравык телсез калып торды да, егылмас өчен башта мичкә сөялде, аннан соң, башына ис тигән кеше кебек алпан-тилпән килеп, түр якка керде дә диванга авып төште:

— Бар икән күрәселәрем… – Сүзләре теш арасыннан сытылып чыкты. Агарынган иреннәре кысылып килде.

Башланды… Әнисенең элек артык нык борчылган чакларында баш өянәге килә торган иде. Кан басымы бик нык күтәрелә дә, ул, бизгәк тоткан кеше шикелле, дер-дер калтырана башлый… Соңгы елларда бу хәлнең күптән кабатланганы юк иде инде.

— Фәнизә апайны чакыр! — дип кычкырды ул энесенә.

— Үзең кер! Әни янында мин калам!

Әйе шул… Энесенең башы эшли…

Фельдшер Фәнизә каршы йортта гына тора. Өйдә генә булса ярар иде! Өйдә генә булса ярар иде!

Фәнизә, чәче-башы тузып, сулышы кабып капкадан йөгереп кергән Анияне күргәч, бот чабып: «Әстәгъфирулла!!!» — диде дә, эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлады бугай, сумкасын алырга өйгә атылды.

…Бу юлы әтисе Анияне якламады. Тәмәкесен бармак арасында бөтергәләп, шактый озак кына мич каршында утырды. Аннан соң әллә ниткән ят, баздан чыккан тавыш белән: «Киләчәктә дә болай үзвуле кылансаң, кая барып чыгарсың, кызый, белмим… Бераз чама белергә кирәк… Йөрисе юк Чүриледән качкан самашушный нәрсә күк! Үтерәсең бит әниеңне… Матри, кызый! Андый-мондый булсаң, мин анагыз күк ачуланып кына калмам… Ир бала булсаң, белер идем мин сине нишләтәсен!» — дип, урындыктан сикереп торды. Ания, шүрләп, артка чигенде. Гыйльмулла абый, мич буенда мөлдерәп утырган мал чиләген ачу белән эләктереп, суын чайпалдыра-чайпалдыра түгеп, өйалдына чыгып китте. Аның артыннан артсыз урындык шап итеп авып калды… Башка вакыт булса, Бәгыйдә апа: “Атагыз сугышта күп кан югалткан. Аңа кеше каны салганнар. Шуңа шундый кызу канлы ул. Барыгыз, чыгып торыгыз…” – дигән булып, үзенчә рәвешләп, энесе белән икесен ишегалдына чыгарып җибәрер иде… Әтисе булып әтисе чыгырдан чыккач, хәлләр шактый мөшкел бит әле.

Бәгыйдә апа ул көнне кеше була алмады. Төне буе даруын эчеп, ахылдап-ухылдап чыкты. Ания аның янына килергә курыкты. Ике арада энесен йөртте.

Әнисе икенче көнне сыер саварга да тора алмады. Башын бәйләп урында ятты. Сыерны Гыйльмулла абый сауды. Өйләгә таба стенага карап яткан җиреннән әкрен генә сүз башлады:

— Ирҗәнкә тәре! — диде ул. — Бүтәненнән куркып йөрдем… Болай ук имансыз булырсың дип, башыма китермәгән идем…

Бераз сүзсез яткач, әнисе торып утырды да, сулкылдый-сулкылдый, тыйлыга алмыйча елап җибәрде. Эчендәге гомерлек хәсрәт-борчуларыннан арынырга теләгәндәй, чарасызлыктан, бәгыреннән елады ул. Озак елады… Елап туктагач:

— Ышаныч бетте сиңа, кызый! Болай булгач, ике дә уйлап тормыйча, сафлыгыңны югалту да берни түгел сиңа…

Әнисе торып басмакчы булган иде, башы әйләнеп, урынына кире утырды.

— Инде толымыңны да ташлаган булсаң, рәхим-шәфкать көтмә… Җилгә очкан һәр чәч бөртегең саны кадәр ләгънәт төшәр башыңа…

Ания зәңгәр яулыкка төргән толымын тотып әнисенә якыная башлаган иде:

— Күземә күрсәтмә! Сал әнә сандыкка… — дип, Бәгыйдә апа кире урынына ятты. Ания шулай эшләде дә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Поделиться:
Подпишитесь на обновления: