Смотрите также
Редакция кухнясы

Лиана Баһавиевадан каймаклы балык ашы

Эшлекле хатын‑кыз ифрат та эшлекле булса, аның өйдәге эшләргә вакыты калмый.
– Тик бу бит Татарстан хатын-кызларына кагылмый! – дип саный «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ТТИО президенты Лиана Баһавиева. – Безнең кызлар барысын да булдыра, чөнки бизнесларын алар үзләре яраткан хезмәттән чыгып кора – яратып эшләгәндә исә эш тә бара, көнкүреш мәшәкатьләренә дә вакыт кала!
Һәм, моны дәлилләп, Лиана «Татарстан» журналына үзенең иң оста әзерли торган
ризыгын – сөләйман балыгыннан каймаклы аш пешереп күрсәтергә вәгъдә бирә.

15.06.2022
Редакция кухнясы

ЛӘЙЛӘ САФИНАДАН ДОРАДО БАЛЫГЫ БЕЛӘН ШПИНАТ

«Татарстан»ның редакция кухнясы»нда хатын-кызлар бәйрәменә каты әзерлек бара. Нәрсәдер чыжлый, кайный, искиткеч хуш ис тарата. Бүгенге пешекчебез, SIGN URBAN* («Сыйфат фабрикасы» ҖЧҖ) компаниясенең генераль директоры һәм оештыручыларыннан берсе Ләйлә Сафина ике тәгам – йогуртлы соуста шпинат белән дорадо балыгы, баллы-горчица һәм кабак соуслары белән руккола һәм үрдәк итеннән салат әзерли… Вакытның бик аз, ә рецептлардагы ингредиентлар санының гаять күп булуын исәпкә алып, ярдәмгә кулинария артиллериясе – Ләйләнең улы Данат килә.

25.03.2022
Редакция кухнясы

Ришат Шакировтан «Спорт» салаты

Менделеевскида макароннан – 10, ә «Доширак»тан 15 төрле ризык әзерли ала. Бу кешенең исеме – Ришат Шакиров,Татарстанның Менделеевск районы прокуроры ул. Без аның янына макаронлы-токмачлы мең төрле ризык татып карау өмете белән бардык. Әмма өметләр акланмады. Дөрес, тагын да шәбрәкләре бәрабәренә…

17.02.2022
Редакция кухнясы

Алмалы балан бәлеше

Бу юлы аш‑су бүлмәсенә зыялы да, уңган да, чын татар апасын чакырасы килде. Андый кешене озак эзләмәдек – Нәкыя апа Гыйләҗева гел күз уңында. Аның аш‑суга оста икәнен күпләр белә. Кыскасы, бүген бездә кунакта – Аяз Гыйләҗевнең хәләл җефете, татар милләтенә өч зыялы ир бала үстергән Ана кеше.

28.01.2022