Смотрите также
Редакция кухнясы

Александр Сафроновтан затлы ханымнар өчен ханнарча ат ите

Бервакыт яшь татар ханы хакимлек итүдән тәмам гарык булуын тойган. Һәм ул чын эш белән шөгыльләнергә – пешекче булырга карар кылган. Сөекле патшабикә-ханбикәсен яраткан ризыгы – яшелчә һәм кипкән җиләк-җимешләр
салып пешерелгән ат ите белән шәхсән үзе сыйлап, күңелен күрергә уйлаган. Әүвәл патша даирәләрендә мондый хәл гайре табигый саналганга, ханбикә кичке ашка үзенең барлык күршеләрен – Казанның затлы ханымнарын да чакырган, ат итеннән авыз итсеннәр, ханның ничек үзгәрүен дә күрсеннәр, янәсе. Мондый хәлләр ханнар белән көн саен булып тормый бит.

13.03.2023
Редакция кухнясы

Мәңгелек туңлык иленнән кайнар сәламәт – сәлам!

Ел саен, 31 декабрьдә, мунча кереп чыккач ук, «Татарстан» нинди дә булса гайре табигый урынга Яңа ел мәҗлесенә кунакка бара. Бу юлы да, Яңа ел кәефенә иң туры китереп, карлы-буранлы салкын якка юнәлдек. Якутиягә. Анда безне бүгенге көнебезнең баш ашчысы сыйфатында «Сахамедиа» Республика мәгълүмат-нәшрият холдингы» АҖ генераль директоры Виктор Колесов каршы алды. Ул безгә «сәламәт» дип аталган якут халык ризыгын әзерләячәк.

21.12.2022
Редакция кухнясы

Көйле-моңлы Урал пилмәннәре

«Татарстан»ның «Редакция кухнясы» тарихында беренче мәртәбә без төшке ашка гына түгел, ә концертлы мәҗлескә эләктек!
«Кухня»да ашчы булып Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Урта махсус музыка мәктәбе директоры Денис Маршанский «чыгыш ясый». Ә Казан консерваториясенең Юниор-оркестры дирижёры Евгений Афанасьев процесс белән идарә итә.

22.11.2022
Редакция кухнясы

Лиана Баһавиевадан каймаклы балык ашы

Эшлекле хатын‑кыз ифрат та эшлекле булса, аның өйдәге эшләргә вакыты калмый.
– Тик бу бит Татарстан хатын-кызларына кагылмый! – дип саный «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» ТТИО президенты Лиана Баһавиева. – Безнең кызлар барысын да булдыра, чөнки бизнесларын алар үзләре яраткан хезмәттән чыгып кора – яратып эшләгәндә исә эш тә бара, көнкүреш мәшәкатьләренә дә вакыт кала!
Һәм, моны дәлилләп, Лиана «Татарстан» журналына үзенең иң оста әзерли торган
ризыгын – сөләйман балыгыннан каймаклы аш пешереп күрсәтергә вәгъдә бирә.

15.06.2022
Редакция кухнясы

ЭНҖЕ НАРМАЕВАДАН БӨТЕН ИНТЕРНЕТНЫ ШАУЛАТКАН ҖЫЛЫ САЛАТ

Бүген без блогер Энҗе Нармаевада кунакта. Димәк, ризык әзерләү бик күңелле булачак – Энҗенең гаиләсе зур, күпчелеге исә эреле‑ваклы бала-чага. Энҗенең дүрт баласы да безгә хәлкадәри ярдәм күрсәтергә әзер: кайсыдыр яңа футбол тубы белән мактана, кемдер самокатта йөрүе белән шаккатырырга тели, өченчесе әнисенең аягын кочаклап тора, иң кечесе исә, тирә-юньдәге шау‑шуга исе китмичә, әтисенең кулында изрәп йоклый… Менә дигән эш мохите, кыскасы. Башлыйбыз.

17.05.2022