Игелекле
Игелекле Зарланмыйча эшләгән буын

Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, бу буын кешеләре алга атлаган, дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, сугыштан соңгы илне күтәргән.
«Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, сезне әлеге фидакарь буынның маҗаралар тулы тормыш юлы белән таныштыруны дәвам итә.

25.11.2022
Игелекле Киле – ризыклы булу

«Татарстан» журналы көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлауны дәвам итә. Бу юлы без киледә карабодай төйдек. Өлкән буын хәтерлидер, кабыклы карабодайны суда пешерәсең, аннан мичтә киптерәсең. Шуннан инде килегә салып төясең. Әле 1980 нче елларда да авылларда бу эш киң таралган булган. Бүген исә киле музей экспонатына әйләнде.

22.11.2022
Игелекле Зарланмыйча эшләгән буын

Авыр вакытларга, кырыс заманнарга, кайчак түзеп булмаслык тормыш шартларына да карамастан, зарланмый-сукранмый, үз юлларында очраган бөтен кыенлыкны җиңеп, бу буын кешеләре алга атлаган,
дөньяны ямьлерәк, уңайлырак итәргә омтылган. Алар юллар төзегән, күперләр сузган, электростанцияләр, заводлар салган, яу кырларында ватанны саклаган, сугыштан соң илне күтәргән. Бүген әлеге фидакарь буынга – бер гасыр. Уртача алганда. Кемгәдер гасырлык юбилейга кадәр ике-өч ел калган. Кемдер аны якын көннәрдә билгеләп үткән. Кемдер исә юбилеен берничә ел элек бәйрәм иткән. Кемдер әле бөтeнләй яшь – сигезенче дистәне генә ваклый…
«Татарстан», үзенең каһарман якташлары белән очрашып, аларның маҗаралар тулы тормыш юлы турында сезгә дә сөйләргә булды.

26.10.2022
Игелекле Энә белән кое казучылар

Бүгенге көндә татар телен саклау, аның байлыгыннан файдалана алу, туган телдә дөрес сөйләшү, язу кебек проблемалар актуальлеген югалтмый. Бу җәһәттән һөнәри эшчәнлеге телгә бәйле белгечләр өчен сүзлекләр төзү, телне барлау-саклау өлкәсендә абруйлы сүз әйтә алырлык оешмаларның эшчәнлеге кызыклы. «Татарстан» журналы үзен борчыган сораулар белән илебезнең иң өлкән фәнни оешмаларыннан берсе – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына мөрәҗәгать итте һәм лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова белән әңгәмә корды.

26.10.2022
Игелекле Күп балалы гаилә: тормышка ашкан хыял

Гаҗәпкә калу. Соклану. Күрәсе килү… Актаныш районының Киров авылында яшәүче Сабитовларның тормышын башта социаль челтәрләр аша күзәттем. Балаларын ияртеп, әти белән әни кая гына бармый: әле алар иген кырында йөри, әле бергәләп табигатьтә таң аттыра, әле Россия күләмендәге ярышта көч сынаша, әле камыр ризыклары әзерли… Ир белән хатынга моның кадәр көч, энергия кайдан килә икән? Шуңа
өстәп, унике баланың сигезе тәрбиягә алынганын да исәпкә алсаң, кыюлык та кирәклеген аңлыйсың.
«Сез ничек шулай булдыра аласыз?» Аларга йөзләрчә кеше шундый сорау бирә. Без дә әлеге сорауга җавапны Әни кеше – Венера Рәис кызыннан сорадык, чөнки нәкъ менә хатын‑кыз гаилә учагын саклаучы бит…

21.09.2022
Игелекле Тәтеш: җанга якын эш

Ничек, сезнең әле Тәтештә булганыгыз юкмыни? Сәяхәткә һәвәс туристлар мохитендә бүген бу сорау сүзсез шелтә кебек яңгырый. Гигант кырпы балыгы һәйкәле янында фотога төшмәү яки Молоствовларның алпавыт утарында булмау – башкаланы барып күрмәүгә тиң: болай ярамый! Гаҗәпме? «Юк, бу – нигезле гаепләү», – дип саный Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов та. Һәм бер сан атый: 130 мең. Идел
буендагы тыйнак кына кечкенә кала быел шулкадәр сәяхәтчене кабул итәргә әзер.

28.08.2022
Игелекле Җанҗылымлы Чистай каласы

Чистай районы башлыгы Дмитрий Ивановның яраткан шәһәренә мөнәсәбәте бөек рус шагыйре һәм язучысы Борис Пастернакныкыннан һич аерылмый: «И мил моему сердцу Чистополь, и зимы в нём, и жители, и дома…» – дип язып калдырган бит классик. Борынгы өяз шәһәренең бөтен матурлыгын саклаган әлеге җыйнак каланы яратмаска мөмкин түгел, дип саный башлык та.

27.08.2022
Игелекле Җирдәге иң шәп урын: Сарман районы

Сарман районы быел җәй бертавыштан җирдәге иң шәп урын дип табылды. Биредә бөтен нәрсә гөрләп чәчәк ата, үсә. Район Татарстанның алты районы (Тукай, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Әлмәт һәм Зәй) белән чиктәш, һәм шуның нәтиҗәсендә биредә һәр күршедән ниндидер үзенчәлек кушылу сизелеп тора. Бу Сарман җиренә кабатланмас төсмерләр өсти.

15.07.2022
Игелекле Милли бәйрәмнәр тәме

Җәй фасылы үзенә бик күп бәйрәмнәрне, йола-гадәтләрне сыйдыра. Татарстанда яшәүче һәр халык җәйге матур көннәрдә, гадәттәгечә, дус-туганны, күрше-күләнне Каравон, Семык, Сабантуй, Акатуй, Питрау, Валда шинясь кебек милли бәйрәмнәргә чакыра…

15.07.2022
Игелекле Асыл улларның асыл аналары

1. Әни һәрвакыт хаклы…
2. Мин кайчан ялгышканмын…
3. Ана һәм улның иң бәхетле мизгеле…
«Татарстан» журналының республикабызның иң булдыклы улларын тәрбияләгән һәм тәрбияләүче, үстергән һәм үстерүче иң уңган аналарын берләштергән махсус проекты. Барлык геройларыбыз да өч сорауга җавап бирде, аларның җавабы Татарстанның асыл ир затларын хатын-кызларча ничек дөрес тәрбияләргә кирәклеген күрсәтә.

24.03.2022
Игелекле Әти сүзе

Татарда тирән мәгънәгә ия «ир канаты астында яшәү» дигән гыйбарә бар. Хатынын, балаларын кайгыртып яшәүче, чын ирләргә карата кулланыла ул. Тагын әле «әти сүзе» дип тә әйтәләр. Монысы исә хәлиткеч вакытларда ата кешенең сүзен өстә калдыру була. Спас районы Иске Рәҗәп авылында яшәүче Фәйзиевләргә әлеге гыйбарәләрнең икесе дә туры килә.

21.02.2022
Игелекле Марат Кәбировның тормыш линиясе

Бу ковид дигәннәре тынычлыкны алды. Без аны башта шаяртыбрак, ышанмыйчарак, ышанырга теләмичәрәк кабул иттек. Хәзер инде шикләнүче юк бугай. Һәрхәлдә, мин шикләнмим. Авырып алдым. «Ашыгыч ярдәм» белән беренче тапкыр алып киткәч, өйдә генә дәваланырга дип кире кайтарганнар иде. Өч көннән соң тагын чакыртырга туры килде – үпкә зарарлануы 25 процентка җиткән. Хастаханәдәге табиблар мине сокландырды. Ходай үзләренә сәламәтлек бирсен. Чирне мин җиңел үткәрдем. … Читать далее «Марат Кәбировның тормыш линиясе»

17.02.2022
Игелекле «Татарстан»ның 85 еллыгын – президент белән

Нияз Әхмәдуллин, 2000–2021 елларда «Татарстан» журналының баш мөхәррир урынбасары:
2005 елның салкын декабрь көне. «Татарстан» журналы редакциясенең бөтен коллективы иртәнге җидедән үк эш урыннарында. Инде һәркем бу вакыйгага әзер кебек иде, ә шулай да берәр нәрсәне онытып җибәргән булсалар, күрми калсалар?! Мондый дулкынлану юктан гына түгел: басманың 85 еллыгы уңаеннан үз тарихында беренче тапкыр журнал Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне кабул итәргә әзерләнә. Ул чор өчен, хәер, хәзерге заман өчен дә һич күрелмәгән вакыйга. Журналлардан иң беренче булып, без республиканың иң югары дәрәҗәле кешесен кабул итәбез!

20.01.2022
Игелекле Шәймиевнең килүе булды – кәефем шундук күтәрелде

Ната Смирнова, «Татарстан» журналы фотографы:
– Әлбәттә инде, миңа Минтимер Шәймиевне төрле чараларда еш фотога төшерергә туры килә иде – эшем шул бит. Әмма бу һәрвакыт бер төркем коллега-журналистлар арасында була – янәшәдәге камералар, терсәк-җилкәләрдән сакланып кына өлгер – һәркемгә уңышлы кадр кирәк… Ә менә тынычрак шартларда бер‑ике тапкыр гына очрашырга туры килде…

20.01.2022
Игелекле «Чыршы, чыршы, без сине сагынып көттек ел буе…»

«Татарстан» журналы ел дәвамында ата-бабаларыбыздан килгән затлы һөнәрләрне, көнкүрештән төшеп калган шөгыльләрне барлады. Киләсе елга да әлеге проектны дәвам итәргә ниятлибез. Ә менә декабрь санына Яңа ел рухын кертергә булдык. Шуңа да бу юлы элеккечә итеп чыршы бизәдек. Героебыз Мәүлидә апа Шакирова белән узган гасырның илленче-алтмышынчы еллары Яңа ел бәйрәменә кайтып килдек.

24.12.2021
Игелекле «Буранда» Шәриф Камал

 1 Яшь бала елый иде… Тышта җил, буран дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, лапас һәм морҗаларда җил әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде… Ярты төн узган, эшле, эшсез йоклый, әмма бала һаман елый иде. Биш‑ун минутка туктап тора, тагын башлый… Бишеге янында юатыр өчен газапланган анасы бигрәк тә, ирем һәм кунак тынычлап йоклый алмый торганнардыр, дип борчыла иде. Әлбәттә, … Читать далее ««Буранда» Шәриф Камал»

10.12.2021
Игелекле Балалар йортының әнисе

Көз уртасы. Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина белән йөзләп төп роза үсеп утырган ишегалдына узабыз. «Розаларыгыз бигрәк күп икән, салкынга да бирешмәгәннәр», – дим. «Әйе, мин розалар яратам. Үзем дә чәнечкеле бит», – дип куйды директор. Аннан соң нәтиҗә ясагандай: «Үсемлекләр дә җылы карашны сизә», – дип дәвам итте.

08.12.2021