«Татарстан» тарихы
«Татарстан» тарихы Галимҗан Баруди

XIX–XX гасырлар чигендә татар җәмгыятенең яңарышы нигездә шәһәрдә күзәтелгән. Иҗтимагый фикер үсешендә ике чорны: 1905 елга кадәрге һәм аннан соңгы, ягъни Россиядә Беренче инкыйлаб елларын аерып күрсәтергә мөмкин. Казан каласында татарларның фикер көрәшендә ике төркем – «Галиев партиясе» һәм искелек яклылар аерылып тора. Көрәштә «Галиев партиясе»нең күпсанлы кечкенә китаплар бастырып, искелек яклыларны идеологик планда җиңә башлавы күренә. «Галиев партиясе» дип хакимият Казан мулласы Галимҗан Барудины һәм аның тарафдарларын атый.

30.12.2021
«Татарстан» тарихы Кодрәт һәм түзем иясе Закир Кадыйри

ХХ гасыр башы татар җәмгыятендә яңарыш хәрәкәте идеологиясен формалаштыруда һәм аны тормышка ашыруда Көнчыгыш университетларында укыган, дөнья мәдәниятен яхшы белгән татар зыялылары төркеме мөһим роль уйный. Алар сәясәтчеләр, журналист, мөхәррир, язучы, галим, мөгаллим, тәрҗемәчеләр буларак таныла. Шундый яңа буын җәмәгать эшлеклеләреннән берсе – Закир Кадыйри.

07.12.2021
«Татарстан» тарихы Сәясәт аксакалы Борһан Шаһиди

1994 елда Кытай югары җитәкчелеге Пекинда зур җыелыш үткәрә. Күкасты иле җитәкчеләре анда бары тик бер кеше турында сөйләшә. Ни гаҗәп, әмма кытай сәясәтенең әлеге аксакалы милләте буенча кытай булмый.

01.12.2021
«Татарстан» тарихы Семён Игнатьев. Соңгы Министр, беренче секретарь…

СССР дәүләт иминлеге министры – Семён Денисович Игнатьев карьерасының иң югары баскычы. Партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре – аның хезмәт дәфтәрендәге соңгы вазыйфа. 1957 елда Игнатьев җитәкли башлаган Татарстанда аны ихластан хөрмәт иткәннәр һәм яратканнар. Ул Татарстандагы татарларның күпчелегеннән турылыклырак «татар» булып чыккан.

22.11.2021
«Татарстан» тарихы Татар Патриоты — Һади атласи

Беренче рус инкыйлабы йогынтысында сәяси мәйданга чыккан яңа буын татар әйдаманнары, шәхси үрнәк һәм басма сүз белән халыкның иҗтимагый аңына тәэсир итеп, җәмгыятьне яңарыш юлына юнәлтә. Күпчелеге рухани гаиләсендә тәрбияләнгән татар интеллектуал элитасы вәкилләре яңарыш идеологиясе юнәлешләрен билгели. Бу исемлектә Һади Атласи да бар.

16.11.2021
«Татарстан» тарихы Галим һәм мәгърифәтче

ХХ гасыр башы фикри үзгәреш-яңарыш хәрәкәте шәһәрләрдә, җәдит мәдрәсәләрдәге заман яңалыкларына сизгер яшьләр арасында формалаша. Белемле һәм мөстәкыйль фикерләүче кадрлар әзерләү дә, милли гореф-гадәтләргә тугрылык саклаган хәлдә Европа илләре үрнәгендә татар милләтенең алга хәрәкәт итүе дә татар сәүдәгәрләре һәм морза-дворяннарының шәхси матди ресурслары хисабына башкарыла.

21.10.2021
«Татарстан» тарихы Алтын урда ханнары

Алтын Урда цивилизациясе һәм Алтын Урда дәүләтенең татарлар тарихында тоткан роле турында журналыбызның узган елгы 9–10 нчы саннарында язган идек инде.

02.08.2018