Китап киштәсе
Китап киштәсе Фаяз Хуҗинның китап киштәсе

«Ислам – ул дин генә түгел. Ул әле фәлсәфә дә, әхлак кодексы, тулы бер фикер сөреше рәвеше дә», – дип каршы алды безне Идел буе Болгарстанын ныклап өйрәнүче күренекле тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин һәм үзенең китапханәсенә чакырды. Сүз уңаеннан, биредә 10 мең томга якын китап тупланган, һәм бу китапханә иясен, галим булу белән беррәттән, китап сөюче буларак та характерлый.

15.07.2022
Китап киштәсе Тимур Сөләймановның китап киштәсе

Бер үк вакытта ничек тәвәккәл дә, ярдәмчел дә булырга? Ничек итеп һәрвакыт алгарышның башында булып, куйган максатларыңа ирешергә, шул ук вакытта үзеңнең килеп чыгышың, ата-бабаларың һәм төп кешелек сыйфатлары турында онытмаска? Мондый катлаулы сорауларга җавапларны Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов китаплардан ала. «Алар минем өчен белем чыганагы гына түгел, автор белән үзенә күрә әңгәмәгә чакыру да, хәтта ниндидер медитация дә», – ди ул, алдыбызда күпләргә таныш китаплар тупланган шкафын ачып.

16.06.2022
Китап киштәсе Кыйпылчыклардан җыелган тарих

Corpus* берсеннән-берсе затлы, мавыктыргыч китаплар белән даими сөендереп килә. Матур әдәбият булсынмы, non-ficton** жанрымы – һәр басмасы үзенә бер затлы деликатес. Шуларның кайберләре белән бүлешергә булдым.

02.06.2017
Китап киштәсе Сез кайсы дөньяда яшисез?

Ни өчен сусыйбыз соң без уйдырмага? Кырыс чынбарлыктан качу ысулымы бу? Ә, бәлки, киресенчә, безне канәгатьләндерми торган чынбарлыкны яңадан төзергә омтылудыр?

16.01.2016