
Ул 27 яшен дә тутыра алмый кала… Ә үзеннән соң нинди тирән эз калдыра. 1913 елның 15 апреле (иске стиль белән 2 апрель) татар дөньясын чын мәгънәсендә тетрәндерә.
Ул 27 яшен дә тутыра алмый кала… Ә үзеннән соң нинди тирән эз калдыра. 1913 елның 15 апреле (иске стиль белән 2 апрель) татар дөньясын чын мәгънәсендә тетрәндерә.
Данил Садриев. Җирән чәчле, малайларча кыюлыгы, тәвәккәллеге әллә каян күренеп тора. Трамплиннан сикерү белән шөгыльләнүче Россия спортчыларының киләчәге турында сораганда ул конкрет җавап бирә: «Искиткеч!» Ул болай әйтергә хаклы, чөнки Садриев 2022 елда Пекинда узган Олимпиадада көмеш медаль яулый.
Моннан ун ел элек Риналь Мөхәммәтов һәм аның «Сары асфальт» медиапроекты буенча коллегалары «Кара инде» җырын яздыралар һәм «Евровидение»гә җибәрәләр. Милли көй сөючеләргә җавап килми.
Әмма бу, хәер, киләчәктә популярлык казаначак актёрның музыкаль иҗатка тартылуына берничек тә тәэсир итми.
Гарвард, Йель яки Оксфорд университеты, бейсбол, Вегаста каникуллар…
«Алардагы» сәясәтчеләрнең яшьлеге бик кызыксыз һәм сәясәтчеләрнең үзләре кебек үк тормыштан ерак. Фәрит Мөхәммәтшинга бөтенләй башка университетларны – чын тормышныкын узарга туры килә.
Егерме яшьлек өлкән курс студенты чирәм җирләрдә тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән тир түгеп эшли. Өч елдан соң, туган ягында берничә ай эчендә Мөслим ремонт-техника станциясе баш инженеры итеп билгеләнә. 29 яшендә Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 32 яшендә Татарстанның иң яшь министры була…
Семён Коновалов. 17 яшендә туган авылы Ямбулатта* почта тарата. 21дә – 16 немец танкын юк иткән «КВ-1» командиры. «Танк экипажы герой-командир лейтенант Коновалов белән бергә тигезсез сугышта
һәлак булды», дип язачаклар бүләкләү кәгазендә. Әмма Герой Йолдызын Семён шәхсән үзе алачак…
1887 елның 4 декабре. Казан университетында студентлар җыены бара. Анда катнашучы беренче курс студенты Володя Ульяновка – нибары 17 яшь.
Табибларга кытлык. Моңа инану өчен теләсә кайсы шәһәр поликлиникасына барып карау да җитә. Ә авыл, районнарда хәл тагын да катлаулырак. Мисал өчен бөтен Мамадыш районына бары бер офтальмолог! Шуңа да әлеге белгеч күз өстендәге кара каш кебек – кадерле! Мамадышлылар «Земство докторы» федераль программасына бик рәхмәтле, аның кысаларында узган ел гына да районга өч яшь табиб кайткан
Шәһәр белән чагыштырганда, авылда тормыш салмаграк ага кебек тоела. Һәрхәлдә, читтән караганда шулай уйлыйбыз. Азнакай районы Урсай авылында яшәүче Ихсановлар белән танышкач, моның киресенә инандык
Грантка гариза тутырырга. Әлеге өч сүз ярдәмендә бүген теләсә нинди яшьләр проектын тормышка ашырып була.
Карьера ясау, аралашу һәм сәяхәт кылу – әлеге ингредиентлардан ясалган коктейль «студентлар отряды» дип атала.
Татарстанның Талантлар университетында үзләштергән белем-күнекмәләргә югары уку йорты да, мәктәп тә, түгәрәк тә өйрәтмәячәк. Менә инде җиде ел бу мәйданчык сәләтле балаларга һәм яшьләргә хыял-максатларына ирешергә булыша.
Фәлсәфәче, җитди дини хезмәтләр авторы, бөтендөнья ислам форумнарында СССР мөселманнары вәкиле булган әлеге данлыклы шәхес гомеренең соңгы егерме елын горбәттә үткәрергә мәҗбүр ителә. Муса Бигиев – XX гасырның беренче яртысы татар һәм гомуммөселман дини-яңарыш теориясе вә практикасы күгендәге иң якты йолдыз ул.
Ризаэтдин Фәхретдин (1859–1936) татар иҗтимагый фикере тарихында уникаль урын алып тора. Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы яңарыш хәрәкәтендә мөһим фигура санала һәм тарихка күренекле тарихчы, педагог-мәгърифәтче, дин эшлеклесе, язучы буларак кереп кала.
Без аны кем дип атасак та ялгышмабыз – дин галиме, мәгърифәтче, реформатор, язучы, журналист, сәясәтче һ.б. Барудиның сәясәттә үз юлы булган. Ул каршылыкларны, проблемаларны мәҗбүриләү, көч куллану ысулы белән түгел, ә тыныч юл белән хәл итү ягында торган.
Иж-Бубый. Ерак татар авылы, Казанга кадәр – өч йөз чакрымнар тирәсе. Ләкин нәкъ менә әлеге авыл XIX– XX гасырлар чигендә Габдулла Бубый тырышлыгы белән ислам дөньясында мәгърифәт үзәгенә әверелә, һәм бирегә гыйлем эстәргә хәтта Россия империясеннән генә түгел, чит илләрдән дә киләләр.
1870 елда Казанда «Назурател-хак…» («Хакыйкатьне күзәтү…») китабы дөнья күрә. Китап авторны үз ватанында гына түгел, бөтен мөселман Көнчыгышында таныта, чөнки әлеге хезмәттә үз заманы һәм даирәсе
өчен яңа дини-реформаторлык идеяләре чагылыш таба. Шиһабетдин Мәрҗани күренекле дини ислахчылык идеологына әверелә. Әмма бөтен тормышының төп китабы әле язылмаган була…
Һәр яңарыш хәрәкәтен үткән дәвердәге иң яхшы идеяләрне яңа заман таләпләре белән яраштырырга сәләтле шәхес кузгатып җибәрә. Аның карашларын замандашлары һәрвакытта да кабул итеп бетермәскә
мөмкин, әмма киләчәкне кайгырткан бу идеяләрне сакларга һәм үстерергә әзер шәкертләре кала. Татарларда дини ислахчылыкка нигез салган Габденнасыйр Курсави эшен дә дәвам иттерүчеләр табыла.
Казан ханлыгының рухи лидеры, күренекле дин эшлеклесе, дипломат, шагыйрь – болар барысы да Кол Шәриф турында. Бөтен гомерен үз халкына хезмәткә багышлаган шәхес. Ватанының бәйсезлеген яклап, шәкертләре белән бергә һәлак була, әмма җиңелми.
XIX гасыр азагында Россия империясе мөселманнары арасында ислам мәдәнияте һәм җәмгыятенең яңаруын дәгъвалаган иҗтимагый-сәяси һәм интеллектуаль хәрәкәт – җәдидчелек барлыкка килә һәм үсеш ала.