Яңалыклар Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” курсына чакыралар

Заманча татар теле укытучылары өчен “Мөгаллим” дигән курс әзерләнде. Оештыручылар үзен камилләштерергә теләгән, креатив татар теле укытучыларын белемнәрен арттырырга чыкыралар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Курста проектлы укыту, тел өйрәтүдә яңа методикалар, чит тел өйрәнү тәҗрибәләре белән танышу, практик идеяләр тупланмасы кебек темалар каралачак. Бүгенге көндә балаларны дәрескә ничек җәлеп итәргә? Укытучының хокукларын … Читать далее «Татар теле укытучыларын “Мөгаллим” курсына чакыралар»

15.10.2019
Яңалыклар 8 яшьлек кызын әтисе үзе көчләгән булырга мөмкин

Чаллыда яшәүче 38 яшьлек ир-ат кечкенә кызын көчләүдә шикләнелә. «Кичә Сидоровка бистәсендә кичке җиденче яртылар тирәсендә ир-ат үзенең 8 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган», — дип сөйләгән «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы. Кызны хастаханәгә салалар, ә әтисен тоткарлыйлар. Ир-атка «Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» маддәсе буенча гаеп белдерелгән. Татар-информ 0

14.10.2019
Яңалыклар Рөстәм Миңнеханов: Һөнәргә тиз арада өйрәтә торган үзәкләр кирәк

Аерым һөнәрләргә кыска вакыт эчендә өйрәтә торган үзәкләр кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пирамида»да Татарстан Президенты каршында Эшкуарлык советының XIII киңәйтелгән утырышында шулай дип әйтте. Биредә кече һәм урта бизнес өчен кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү мәсьәләсе күтәрелде. Әлмәт шәһәре “Тандем” күңел ачу үзәге директоры Ульяна Мөхәммәдиева белгечләрнең зуррак шәһәрләргә китү проблемасын билгеләп узды. … Читать далее «Рөстәм Миңнеханов: Һөнәргә тиз арада өйрәтә торган үзәкләр кирәк»

14.10.2019
Яңалыклар Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләге — «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленең тышкы күренешен раслый торган указны имзалады. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән. «Медальнең алгы ягында тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасының силуэты сурәтләнгән. Силуэтның уртасында «Татарстан» дип язылган», — диелә указның кушымтасында. Медальнең әйләнәсе буйлап милли … Читать далее «Татарстан Президенты ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медальне раслады»

14.10.2019
Яңалыклар Болгар ислам академиясе киләсе елдан башлап татар теленнән олимпиада үткәрәчәк

2020 елда Болгар ислам академиясе җитәкчелеге татар теленнән олимпиада оештырачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә академия ректоры Данияр Абдрахманов хәбәр итте. “Быел Болгарда “Россия мөселманнарының дини мирасы” халыкара форумында рус һәм гарәп телләре буенча олимпиадалар узачак. Киләсе елда без олимпиаданы татар теле буенча да үткәрергә тырышачакбыз», — диде Данияр Абдрахманов. Чара кысаларында … Читать далее «Болгар ислам академиясе киләсе елдан башлап татар теленнән олимпиада үткәрәчәк»

11.10.2019
Яңалыклар Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. 1996 елда Татарстан Генераль консуллыгы ачылганнан бирле Исмет Эрикан — уникенче Генераль консул. Ул үз вазифаларына быелның беренче октябрендә кереште. Дипломатик хезмәт вакытында Эрикан әфәнде Төркия Тышкы эшләр министрлыгында һәм … Читать далее «Минтимер Шәймиев Төркиянең Казандагы Генераль консулы белән очрашты»

11.10.2019
Яңалыклар Киләсе ел бюджетына балтырганга каршы көрәш өчен акча кертелергә мөмкин

Киләсе 2020 ел бюджетында республиканың һәр район-шәһәрендә балтырганга каршы көрәш өчен чыгымнар кертелергә мөмкин. Бу хакта бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетында билгеле булды. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов фикеренчә, һәр муниципаль берәмлек балтырганга каршы көрәшне үзе башкарырга тиеш. “Әгәр һәр район бюджетында акча каралса, тендер … Читать далее «Киләсе ел бюджетына балтырганга каршы көрәш өчен акча кертелергә мөмкин»

11.10.2019
Яңалыклар Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты

Татар җәмәгатьчелеге тарих фәннәре кандидаты, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарихи һәм иҗтимагый мәгариф кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин белән бәхилләште. Кичә Казан федераль университетында лекциядән соң йөрәк өянәгеннән вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу Һади Такташ урамындагы үзе яшәгән йорт каршында булды. Бирегә туганнарыннан тыш, хезмәттәшләре, дуслары, шәкертләре бик күп җыелган иде. Шагыйрь Разил Вәлиев аның белән кичә … Читать далее «Татар җәмәгатьчелеге тарихчы Җәүдәт Миңнуллинны соңгы юлга озатты»

10.10.2019
Яңалыклар Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының яңа сезонында остаз булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының яңа сезонында катнашачак. Республика җитәкчесе яшь идарәчеләрнең остазы ролендә чыгыш ясаячак. Бу хакта конкурс сайтында хәбәр ителә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, конкурс кысаларында Татарстан Президенты халыкның яшәү сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен хәл итү барышында  идарә итү буенча тупланган тәҗрибәсе белән уртаклашырга планлаштыра. «Рөстәм Нургалиевич … Читать далее «Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсының яңа сезонында остаз булачак»

10.10.2019
Яңалыклар Рөстәм Миңнеханов: Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде

Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон»да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәменә багышланган тантанада шулай дип белдерде. «Якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Грантлар республикада сыйфатлы продукция производстволарын арттырырга, тирән эшкәртүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы — республика икътисадының төп ноктасы, … Читать далее «Рөстәм Миңнеханов: Бүген авыл хуҗалыгы югары технологияле тармакка әйләнде»

08.10.2019
Яңалыклар Дамир Фәттахов: 2020 елда төзекләндереләчәк лагерьлар исемлеге әзер

2020 елда төзеләчәк, капиталь ремонт үткәреләчәк балалар сәламәтләндерү лагерьлары исемлеге төзелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. “Президент фәрманы буенча, бу программа алдан ук формалашты. Хәзер Төзелеш министрлыгы конкурс процедуралары уздыра. Яңа елдан соң һава торышы мөмкинлек бирүгә, шул объектларга чыгарлык булсын өчен”, — ди министр. Ул … Читать далее «Дамир Фәттахов: 2020 елда төзекләндереләчәк лагерьлар исемлеге әзер»

08.10.2019
Яңалыклар Казанның Галиев мәчетендә узачак намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән

Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проектында намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ислам. Беренче адымнар» проекты 26 октябрьдә кабат үз эшен башлап җибәрә. Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Проектта катнашу өчен гариза язучыларның иң яшенә — … Читать далее «Казанның Галиев мәчетендә узачак намаз уку дәресләренә 140 гариза кабул ителгән»

08.10.2019
Яңалыклар Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бәйрәм видеоролигы урнаштырып, Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән тәбрик итте. «Россия Президенты – тимер ихтыяр көченә ия кеше. Ул теләсә нинди масштабтагы бурычларны (эчке сәясәттә булсынмы ул, әллә тышкы сәяси арендамы) хәл итәргә сәләтле», — дип язган республика Президенты. Ул Путинны барлык татарстанлылар һәм … Читать далее «Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады»

07.10.2019
Яңалыклар Рөстәм Миңнеханов: Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем

Бу минутларда Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантана уза. Мәгариф хезмәткәрләрен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. «Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем, мәсәлән. Бу һөнәр сабырлык, гел үрнәк булуны, зур көч, тырышлык сорый. Сезгә зур ихтирам белән бәйрәм белән котлыйм», — диде ул. «Укытучы — иң мөһиме. Укытучы һөнәре … Читать далее «Рөстәм Миңнеханов: Укытучы булу җиңел түгел, мин була алмас идем»

03.10.2019
Яңалыклар Казан метросының икенче линиясендәге беренче станцияләр 2023 елда ачылачак

Казан метросының икенче линиясендәге беренче участок 2023 елда эшли башлар дип көтелә. Шәһәр мэриясенең документлар җыентыгында шул хактагы мәгълүмат урнаштырылган. «Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участокны төзү һәм файдалануга тапшыруның якынча срогы – 2023 ел», — диелә документта. Метроның икенче линиясендәге беренче участокның озынлыгы 4,7 километрдан артык тәшкил итә. Әлеге участок өч тоннельдән, тоннель янындагы … Читать далее «Казан метросының икенче линиясендәге беренче станцияләр 2023 елда ачылачак»

03.10.2019
Яңалыклар Казан укытучысы Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә керде

Казанның 2 лицей-интернатында биология укытучысы булып эшләүче Наил Мирсәетов Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә керде. Казан педагогы «Россия Ел укытучысы – 2019» конкурсының 80 катнашучысын узып китте. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Россиянең иң яхшы биш укытучысы исемлегенә шулай ук Мәскәү, Волгоград, Саратов өлкәләре һәм Санкт-Петербургтан … Читать далее «Казан укытучысы Россиядә иң яхшы биш укытучы исемлегенә керде»

02.10.2019
Яңалыклар «Театраль Идел буе»нда катнашучыларның спектакльләрен трансляцияли башладылар

1 октябрьдә Идел буе федераль округының 14 төбәгендә «Театраль Идел буе» фестивале кысаларында мәктәп һәм студентлар коллективлары тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакльләрнең телетрансляциясе башланды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. 28 көн дәвамында 14 төбәк каналында һәм «Дом.ру» кабель челтәре инфоканалында бәйгедә ярышучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләре күрсәтеләчәк. … Читать далее ««Театраль Идел буе»нда катнашучыларның спектакльләрен трансляцияли башладылар»

02.10.2019
Яңалыклар Миңнеханов ветераннарга хезмәт күрсәтү, ял үзәгендә: Бик яхшы, позитив мохит бу

Бүген, Халыкара Өлкәннәр көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТР ветераннар берлеге” Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасында булды. Биредә ветераннар комитеты, ветераннарга хезмәт күрсәтү һәм ял үзәге эше белән танышты. “Бик яхшы позитив мохит бу”, — диде Президент. ДОСААФ бинасының икенче каты тулаем республиканың ветераннар берлегенә бирелгән. Биредә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе, китапханә, психологик ял, хәрби-патриотик … Читать далее «Миңнеханов ветераннарга хезмәт күрсәтү, ял үзәгендә: Бик яхшы, позитив мохит бу»

01.10.2019
Яңалыклар Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк

Көзге чакырылышта гаскәрләргә якынча өч меңнән артык граждан җибәреләчәк. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру 2019 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр башкарылачак. Бу хакта Татарстанның Министрлар кабинетында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде. «2019 елның октябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 18 000 якын кеше чакырыла. 3 500 гә якын кеше гаскәрләргә озатылырга тиеш», … Читать далее «Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк»

01.10.2019
Яңалыклар КФУ профессоры: Бу атнада Татарстанда аномаль җылы һава торышы булачак

Россия Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, бу атнаның якшәмбесенә кадәр Татарстанда аномаль җылы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. «Киләсе атнада Татарстанда һава торышы киң Скандинавия циклоны йогынтысы белән билгеләнәчәк. Без аның көньяк-көнчыгыш перифериясендә торабыз. Көньяк-көнбатыш һәм Көньяк һава агымнары Атлантикадан җылылык … Читать далее «КФУ профессоры: Бу атнада Татарстанда аномаль җылы һава торышы булачак»

30.09.2019