Фотогалерея
Фотогалерея ИФТАР – ИҢ КАДЕРЛЕ СЫЙ

Мөселманнар өчен Ураза ае чын мәгънәсендә бәйрәмгә тиң. Изге гамәлләр кылу, начар уй-ниятләрдән тыелып торудан кала, ай дәвамында кардәшең белән очрашу-аралашу өчен дә бер дигән форсат ул. Соңгы елларда күмәк ифтарлар үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Моның ачык мисалы – башкалабызның һәр зур мәчетендә быел да ифтарлар узды. (Кайбер җирләрдә ланч-бокслар белән кайнар ризык тарату
оештырылган иде.) Иң зур ифтарлар, гадәттәгечә, Казанның «Ярдәм» мәчетендә булды.

01.05.2022
Фотогалерея Югары Ослан: фасыллар балкышында

Югары Осланга җәен генә барырга кирәк дип уйлаган кеше кем ул? Кышын беркайчан да анда булмаган кешедер. Матурлык кайчан да матурлык! Сезнең игътибарыгызга әлеге гүзәл төбәкнең туристлар һәм журналистлар тарафыннан төшереп алынган сурәтләрен тәкъдим итәбез.

21.02.2022
Фотогалерея Зәңгәр күл. Су коену һәм чумлау йоласы

Чаңгы, тимераяк һәм чана – елның иң салкын фасылын кызу һәм күңелле итеп үткәрергә теләүчеләрнең башына килә торган беренче кышкы күңел ачу ысуллары әнә шулар инде. Чынлыкта кышкы мавыгулар болар белән генә чикләнми әле! «Татарстан» кышкы каникулларда республика буйлап шактый «шуып» йөрде һәм бу исемлеккә тагын әллә никадәр кызыклы, экстремаль, гадәти булмаган чараларны өстәде.

30.01.2019
Фотогалерея Менделеевск – бондюг заводы варисы

Менделеевскиның шәһәр буларак яше тиздән түгәрәк сан – 50 гә җитә. Ә «тумышы» белән ул бертуган Ушковларның химия заводы каршындагы Бондюг бистәсенә карый. Бу хәлләр бистә шәһәр статусы һәм дөньякүләм танылган химик исемен алганга кадәр нәкъ йөз ел элек була.

27.03.2017
Фотогалерея Татарстан: матурлык географиясе

«Татарстан»ның фотохәбәрчесе Александр ЭШКИНИН редакция йөкләмәләрен үтәп йөргәндә ул, чын ир-егетләрчә, беркайчан да матур ханымнар вә туташлар яныннан тыныч кына узып китә алмады.

19.09.2016