Әһәмиятле
Әһәмиятле — Начар уйлардан, депрессиядән бары эш коткара

«Авито. Услуги» аналитиклары исәпләгәнчә, соңгы бер елда психолог, психиатр ярдәменә ихтыяҗ 80–90 процентка арткан. Хәер, моны шул өлкәдә эшләүче белгечләр үзләре дә яшерми – аларның буш вакыты юк диярлек. Психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Фидаил кызы Нигъмәтҗанова белән дә шул хакта сөйләштек – ни өчен эч пошу, депрессия кебек чирләр елдан-ел арта? Моны булдырмас өчен нишләргә?

19.04.2022
Әһәмиятле Яз җиткәч, чир көчәя

Казандагы сәүдә үзәкләренең берсенә килгән ир-ат, ишек төбендәге сакчының qr-код күрсәтү таләбен ишетүгә, ярсып китә, тыңламыйча, сәүдә залының эчке ягына йөгерә. Сакчы аны куып җитә алмый. Кайсыдыр бер мизгелдә ул, кул селтәп, бу ниятеннән баш тарта: янәсе, нишләтәсең инде ул тилене… «Язын чирләре көчәя аларның!» — дип аңлата сакчы керергә чиратта торучыларга

24.03.2022
Әһәмиятле Диңгезләрдә татарстан рухы

«Татарстан», «Казан», «Казанец», «Град Свияжск», «Зелёный Дол»… Йөрәккә якын, һәркемгә таныш атамалар. Нигә куштырнаклар эчендәме? Чөнки бу очракта сүз республика, аның башкаласы, шәһәрләре һәм халкы турында түгел, бәлки илне теләсә нинди дошманнан сакларга сәләтле куәтле корал – кораблар хакында бара. Әлеге кораблар – илнең горурлыгы. Һәм Татарстанның диңгез-океаннардагы бер кисәкчеге.

21.02.2022
Әһәмиятле Һөнәремне ташларгамы?

Дөнья без уйлаганга караганда күпкә тизрәк үзгәрә. 2000 елда, мәсәлән, яңа фильм алыр өчен, күпләребез кибеткә бара иде, яңалыкларны телевизордан карап белдек, газета-журналлар укыдык. Халык фотоларны фотосалоннарда бастырып чыгара иде һәм өйдәге стационар телефоннан сөйләште. Нинди һөнәр ияләренә ул вакытта якты киләчәк фаразладылар, ә кемгә эшен алыштырырга киңәш иттеләр?
Белгечләр фаразының барысы да тормышка аштымы соң?

21.02.2022
Әһәмиятле Роботлар бик каты эшли! алар белән бергә ‑ кеше дә

Хәтерлисезме, робот Электроник маҗаралары турында совет фильмындагы Серёжа Сыроежкин бөтен мәшәкатьләр турында онытырга мәҗбүр итәчәк прогресс турында җырлый. Кырык елдан артык вакыт үткән инде, ә без һаман элеккегечә – кул белән эшлибез. Болай озак дәвам итәрме? Якын киләчәктә ясалма интеллект хезмәт базарыннан нинди һөнәрләрне кысрыклап чыгарыр, ә кайсыларына, киресенчә, ихтыяҗ артыр?

21.02.2022
Әһәмиятле Без барыбыз да бераз гаепсездән гаеплеләр

Әлеге язмабызда «Во всем виноват стрелочник» дигән мәгълүм әйтемдәге һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә гаепле юл күчерүчеләрнең хәзер квалификациясен үзгәртүе хакында сөйләшәбез. Төгәлрәге, башка һөнәр ияләренең юл күчерүчегә әйләнүе турында фикер йөртәбез.

21.02.2022
Әһәмиятле Штурвалмы? Планшет!

Денис Морозов моннан өч ел элек әле рәсми рәвештә бөтенләй теркәлмәгән һөнәр иясе – пилотсыз очу аппараты операторы булып эшли.

21.02.2022
Әһәмиятле,Мәңгелек «Бакчам гади, үсми анда, кипарислар, хөрмәләр…»

Советлар Союзы идеологиясе хосусый милекне
санламый. Тик шуңа карамастан, ул чакта да һәркемнең
мөлкәте булуны икърар итү мәгънәсез, ә дачалар
исә моңа иң зур дәлил булып тора. Өстен катлам өчен
генә зиннәт объекты булудан туктап, шәһәр читендәге
җир кишәрлекләре әкренләп гавам өчен дә ләззәт
чыганагына әверелә

10.01.2022
Әһәмиятле Разил Вәлиев: Шундый якын миңа бар кешеләр, туган ягым кебек киң җиһан…

Тормышыбызның совет чорын искә алу шагыйрь һәм язучылардан башка тулы булмас иде. Ул елларда язылган, шул чорны сурәтләгән әдәби әсәрләр СССРда туып-үскән кешеләрдә тормышларының төрле мизгелләрен яңарта. Ә аннан соңгы чорда туганнарга совет кешесенең нинди булганлыгын аңларга ярдәм итә. Бүген «Татарстан» журналында кунакта — Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев. Сезгә аның балачагы, яшьлеге турындагы хатирәләрен тәкъдим итәбез.

30.12.2021
Әһәмиятле Милләтләр арасында татулык юлын сайлау – иң нәтиҗәлесе

«Друга я никогда не забуду, если с ним повстречался… в ДД», – дип көйли‑көйли бара грузин милли киемен кигән ханым коридор буйлап. Атаклы совет фильмында яңгыраган сүзләргә Казанда, безнең очрашу урынында, яңа төсмерләр өстәлә. Нәкъ менә биредә, тиңдәшсез татулык мохите хөкем сөргән Халыклар дуслыгы йортында, «Татарстан» ТР Дәүләт Советы Рәисе,Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Халыклар дуслыгы йортында киң күләмле реконструкция үткәрергә җыеналар, без Фәрит Хәйруллович белән аның нинди булачагы турында да сөйләштек.

10.12.2021
Әһәмиятле Безнекеләр башкалаларда

Фәнни потенциалы, куәтле сәнәгате, авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалары булган Татарстанның тагын бер байлыгы – кеше капиталы бар. Бу иң кыйммәтле, төп капитал. Моңа дәлил – тормыш дәрәҗәсенең үсүе, икътисад, социаль сфералардагы уңышлар. Татарстан тәҗрибәсен үзәктә һәм башка регионнарда җентекләп өйрәнәләр һәм үзләренә үрнәк итәләр. Ә кеше капиталының иң яхшы вәкилләре – идарәче элита, фәнни кадрларны, әлбәттә, үзләренә алырга хыялланалар: хакимиятләр, чор-дәверләр алмашына, әмма «кадрлар барысын да хәл итә» дигән аксиома үзенең тормышчанлыгын раславын дәвам итә.

02.11.2021
Әһәмиятле Софья Петрова, 18 яшь, БДИ буенча 200 балл җыючы: минем өчен китап — ашыкмыйча гына уку һәм тексттан ләззәт кичерү символы

– Минем әти‑әнием спорт белән мавыга, аларның эше дә, тормышы да шуңа бәйле, шунлыктан безнең өйдәге китапханәдә һәрвакытта да җиңел атлетика буенча журналлар, спорт турында китаплар була иде. Мөгаен, алар төп урынны алып торадыр да. Минем иң беренче яратып укыган китабым – «Сказочник» журналлары булды. Анда бөтен дөньяга билгеле әкиятләрне бастыралар, мин аларны йотлыгып укый идем. Әти‑әнием миңа Disneyның ул вакытта популяр булган «Рататуй», «Галәветдиннең тылсымлы лампасы», «Арыслан король» мультфильмнары буенча «Иң яраткан әкиятләр» дигән китапларын ала иде. Мин үскән саен китапханәдә яңа китаплар барлыкка килә торды. Хәзер исә анда классик әсәрләр күп, мин аларны мәктәп программасы буенча укыдым. Мин китапларны дустым дип кабул итәм. Әдәбият безгә олы, тирән тормыш тәҗрибәсе бирә. Ул безне зыялы итә, гүзәллекне күрергә, тормышны аңларга өйрәтә, башка дәверләр турында сөйли. Хәзерге мәгълүмати технологияләр заманында төрле чыганаклардан укырга мөмкин. Әмма минем өчен нәкъ менә кәгазьгә басылган китап – ашыкмыйча уку символы, укыганда, син эчтәлек белән мавыгып китәсең, тексттан ләззәт кичерәсең.

25.10.2021
Әһәмиятле Динә Юнысова, «Татарстан гүзәле — 2021»: Балачактан куенда гел китап белән

– Һәрбер кешенең бер мавыгуы була – ул аңа буш вакытын багышлый, шуннан үзе өчен рәхәтлек ала. Мин китап уку белән мавыгам. Бәләкәй чактан ук куенымда китап йөртә идем… Миңа һәрбер геройның маҗаралары белән яшәү, шул вакытка, шул урынга күчү ошый. Фикерләреңне авторныкы белән чагыштырып, үзеңне әсәр герое урынына куеп карау кызык. Һәрбер укыган китабым минем үсешемә үз өлешен кертте. Һәркем белән шулай буладыр дип уйлыйм – китаплар безне яхшырак итә.

25.10.2021
Әһәмиятле Гүзәл Хисматуллина, «Тимсофт» тренинг компаниясе директоры, блогер: «Сәбәбе — мәхәббәт. Китап укуга мәхәббәт»

– Мин нигә китаплар җыям? Китап яратам. Балачактан бөтен мәктәп китапханәләре минеке иде. Төнлә юрган астында фонарь яктысында да укыдым. Кая гына кунакка барсам да, шундук китап киштәсе янына ашыгам. «Үз» кешемне укылган китаплары буенча таныйм. Фатир алганда, иң әүвәл китаплар өчен урын әзерләдем. Питерга барып, «Подписные издания» кибетенә керсәм – «югалам». Һәр шәһәрдәге иң яхшы китап кибетләрен беләм. Сәбәбе – мәхәббәт. Китап укуга мәхәббәт.

25.10.2021
Әһәмиятле Эдуард Вафин, Россия пенсия фондының Татарстан республикасындагы бүлеге идәрәчесе: «Китаплар булмаса, бүген кем булыр идем икән…»

– Рус һәм чит ил классиклары әсәрләренең тулы җыелмаларын минем әбием җыя башлаган. Ул үскән гаиләдә сәнгать әһелләре еш кунак булган – композиторлар Сәйдәшев, Җиһанов, Яруллин. Әбием Муса Җәлилне яхшы белгән. Соңыннан инде әти‑әни китапханәне тулыландырган. Соңгы елларда мин дә үз өлешемне кертәм. Китаплар булмаса, бүген кем булыр идем икән мин?.. Алар минем тормышыма фаҗигале шартларда килеп керде – икенче сыйныфта укыганда, умыртка баганасын сындырып, бер ел караватта ятарга мәҗбүр булдым. Һәм көннәр буе укыдым да укыдым. Бер елдан соң исә мин урамда трай тибеп йөрүче хулиганнан күп укыган малайга әйләндем, мәктәп олимпиадаларында җиңә башладым. Шуңа күрә язмышымдагы ул имгәнүгә мин хәтта рәхмәтле дә.

25.10.2021
Әһәмиятле Ирада Әюпова, Татарстан республикасы мәдәният министры: «Минем өчен китаплар — гаилә әгъзалары кебек»

– Мин китап корты. Буш вакытым булса да, еш кына төнлә дә укыйм, кайчагында берничәсен берьюлы укыйм… Миндә китаплар бик күп. Безгә гаиләбез белән еш күченеп йөрергә туры килде, һәм минем өчен яңа йортта китапханә булу төп шарт иде. Хәзер менә тагын күченәбез… Өйдәгеләр миңа: «Без сине китапларың белән бергә чыгарып җибәрәбез!» – диләр. Чөнки күченгән саен китапларны киштәләрдән бушатып, тартмаларга тутыру, яңадан урнаштыру бик мәшәкатьле эш… Мин барысын да аңлыйм, әмма бер генә китабымны да калдырасым килми. Без элек яшәгән Бакудан да бик күп китап
төяп кайттык. Алар инде дистәдән артык тапкыр күченеп йөрде, гаилә әгъзалары кебек булып беттеләр.

25.10.2021
Әһәмиятле Балачак + китапханә

Бу – яшь укучылар өчен чын оҗмах: Республика балалар китапханәсе фондында бөтен дөньядан 119 мең данәдән артык китап тупланган. Ел саен биредә 80 меңләп бала була.

20.10.2021
Әһәмиятле Мөслимдәге тарту үзәге

Милли татар өслүбендәге мичле кафе, балаларны рухи яктан үстерү зонасы, Интернетка тоташтырылган компьютер зонасы, әдәби кунакханә – Мөслим муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханәсе белем бирү, мәдәни-агарту, күңел ачу миссияләрен үти торган ял итү үзәгенә әйләнгән.

19.10.2021