
Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән татар халык ашы – гөбәдия пешерде.
Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Татарстан» журналы Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән татар халык ашы – гөбәдия пешерде.
Ниһаять! 2020 елның декабрендә республиканың төп журналы үзенең йөзьеллык юбилеен бәйрәм итә – без үзебезне дә, укучыларыбызны да туган көнебез белән котлыйбыз! Ерак 1920 елның салкын декабрендә журналның беренче саны дөнья күргән, аңа «Вестник Татарского областкома РКП (б) » дигән бик озын исем бирелгән.
Ит ит инде – тагын ни кирәк! Чын ирләр ашы! Буага без шундый ризык ашарга бардык – анда тәмле пешерәләр. Күрәсең, шуңадыр да шәһәрдә адым саен кафе-ресторан эшли, аларның һәркайсының менюсында башка берни белән дә чагыштырып булмый торган үз ризыгы бар. Ә менә район башлыгы Рәнис Кәмәртдиновның яраткан ризыгы – яшелчәләр белән пешерелгән сарык ите.
Болгарны күрмәгән кеше сирәктер. Әйе, Ак пулат, Кара Пулат, Ханнар төрбәсе, Икмәк музее, аның янәшәсендәге Ак мәчетне, һичшиксез, күрергә кирәк. Шуның белән бергә Габдрахман коесын да читләтеп үтмәгез. Суы шифалы, теләкләр кабул була, диләр. Ә безгә шушы изге урында уха пешерү бәхетен насыйп итте…
Бүген «Татарстан»ның «Аш-су бүлмәсе»ндә узган гасырның 90 нчы еллары белән бәйләргә булдык. Баш пешекче алъяпкычын ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева киде. Ул хәзер шушы вазыйфада. Ә телгә алынган 90 нчы елларда исә, «Википедия» әйтүенчә, Зилә Вәлиева – «Татарстан Республикасының иң йогынтылы сәясәтче ханымы» була.
Балан орлыгын киптереп он ясаганыгыз бармы? Ә тары ярмасыннан? Өлкән буын, әле ясамаса да, ишеткәне бардыр. Ә яшьләргә килгәндә, юктыр дип беләм. Һәрхәлдә, минем ишеткәнем дә юк иде… Шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Эльмира Шәрифуллина онытыла барган ризыклар турында сөйләде. Шагыйрәнең аш‑су бүлмәсендә бәрәңге бөккәне пешердек.
Сезнең кайчан да булса Мөслим казын авыз иткәнегез бармы? Алма һәм караҗимеш тутырылганын? Мондый казны Яңа ел бәйрәменә дә, иске Яңа елга да, күркәм гаилә мәҗлесләренә дә әзерләргә була. Мөслимдә шулай! Чөнки район каз үрчетү буенча алдынгы урыннарда бара – аны биредә борын-борыннан үз итәләр, кайчандыр бу затлы кошны өйләргә кертеп, ай буе сәке астындагы ояда утыртып, бәбкә чыгартканнар. Шунлыктан инде сез Мөслимгә килеп эләккәнсез икән, әзер булыгыз! Каздан авыз итми калмаячаксыз!
Яңа ел җитәргә санаулы сәгатьләр генә калып бара. Инде бүләкләр хәстәрләп өлгергәнсездер, шәт. Хәзер иң мөһиме – Яңа ел табынын әзерләү. Без, хатын-кызлар, моңа аеруча җитди якын киләбез: ризыкны үзенчәлекле дә, җиңел дә итәсебез килә. Яңа ел алдыннан «Татарстан» редакциясе телевидениесе алып баручысы, мөхәррир Айгөл Нәбиуллинада кунакта булдык. Шигъри җанлы ханым белән «Без» салаты ясадык.
Халык әйтсә, хак әйтә:
«Кара икмәккә туйгач, ач түгел»
«Пешкән арыш икмәгенең исе – һәр чәчәктән хуш исле»
«Татарстан»ның редакция кухнясында» бүген тәмле ризык кына түгел, мәдәни программа да әзерләнә. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки бүген кулинария бәйрәмен Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова үзе оештыра бит!
Корбан бәйрәме узып китте. Нәкъ шушы чорда, елга бер тапкыр булса да, бик күпләр сарык итен авыз итеп карый. Ни өчендер соңгы елларда сарык ите ашамый башладык. Югыйсә, әле егерме ел элек кенә ул иң киң кулланыла торган ризыкларның берсе иде, бигрәк тә җәй айларында. Күпләр сарык итенең аерым бер тәмен яратмый.
Редакциябезнең күптәнге дусты Фаяз абый Хуҗинга һәрчак сокланып калабыз. Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы археологиясен өйрәнгән санаулы галимнәрнең берсе ул. «Редакция кухнясы» нда берәр тәмле ризык пешерергә тәкъдим иткәч тә, Фаяз абый каршы килмәде.
Күренекле бакчачы, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган фән эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы Фарсил Зыятдиновта кунакта.
«Татарстан» журналының редакция кухнясына кунакка бүген кояшлы Үзбәкстан ватандашы килде. Фәриддин Насрыев – Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы. Һәм ул пылау пешерә. Без күнеккән гади генә пылау белән түгел, ә бәлки чын Сәмәрканд пылавы белән сыйларга ниятли!
Татарның милли ризыклары турында сөйләшә башласак, табынны ит, бәрәңге, камырдан башка күз алдына китерүе кыен. Сүз дә юк, алда санап кителгән өч ризык безнең көндәлек туклану рационында һәрвакыт бар. Тик алардан башка да кичке аш әзерләп була бит. Әле ниндиен генә! Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри моны раслап күрсәтте.
Моннан берничә ел элек эш сәфәре белән Аксубайга баргач тутырган тавыктан авыз иткән идем. Ак ит сап‑сары йомырка белән «реакция»гә кергән дә тәме буенча үзенә бертөрле ризыкка әйләнгән. Менә шул ризык ни өчендер күңелгә кереп калды. Бер Аксубайга барып, тутырган тавык пешерергә өйрәнеп кайтырга кирәк әле, дип уйлап йөрсәм дә, һич җае чыкмады. Форсат дигәне Яңа елны көткән икән…
Декабрь җиле «татарстан»лыларны кунакчыл Бөгелмәгә илтеп ташлады. Безгә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров пешергән тәмле шашлык белән сыйланырга насыйп булды.
Аш-су әзерләгәндә, кайбер хуҗабикәләргә аеруча сокланып, пешергән ризыгына ис китеп кайта. Апас районының Кече Болгаер авылына баргач та, шундыйрак хис-тойгылар кичердек. Редакциябез кунагы – Зәйтүнә апа Закирова. Фәкать ул якларга гына хас булган рецепт белән табикмәк әзерләде ул.
Редакциябез кухнясына профессиональ пешекчеләр еш килми. Ни өчен дигәндә, рубриканың максаты – гади авыл апалары пешергән милли ризыкларыбыз турында сөйләү. Ягы‑ягы белән аерыла бит ризыклар. Мисал өчен, Актаныш, Азнакайлылар бәлешне иттән пешерсә, Кайбыч, Апас якларында ул дөге, карабодай ярмасыннан әзерләнә. Шул ук кыстыбый бер якта – «якмыш», икенчесендә – «тәбикмәк». Пешерү ысуллары да төрле…
Бүген әлеге «тәртип»тән читкәрәк тайпылырга булдык. Үзенчәлекле егет белән милли булмаган ризык әзерләдек. Ни өченме? Сәбәбен алга таба белерсез.
Сентябрь узып бара. Ә димәк инде көз иркенләп тәхетенә менеп утырды. Күренә дә: агачлар көннән-көн саргая, сизелерлек итеп суытты. Көзнең тагын бер билгесе – букчаларын асып мәктәп укучылары белем алырга китте. Ата-аналар әйтмешли, башланды!
Редакциябез кухнясында да көз «билгеләре» чагылсын дидек. Безгә бүген Татарстанның, алай гына да түгел, Россиянең иң яхшы укытучысы, төгәлрәк әйтсәк, «Ел укытучысы – 2017» Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин ярдәм итә. Талантлы мөгаллим үз рецепты белән тутырылган татлы борыч пешереп күрсәтте.