Мәңгелек
Мәңгелек Язуга мөкиббән суфый

XIX йөз ахыры – XX гасыр башы татар мәдәнияте тарихында иң күп укылган әсәрләрнең берсе – Таҗетдин Ялчыголның «Рисаләи Газизә: шәрхе «Сөбәтел-гаҗизин» китабы. Ул беренче мәртәбә 1847 елны Санкт-Петербургта Түбән Новгород губернасы Сергач өязе Актүк авылыннан килеп башкалада яшәүче Ризван Маллай углы хисабына бастырыла, аннан соң Казан басмаханәләрендә бик күп тапкырлар зур тиражлар белән дөнья күрә.

16.06.2022
Мәңгелек Ул безне кабат эзләп тапты…

Җәйге яллар – вакытны үзеңә күбрәк билгеләр өчен кулай чак. Ел дәвамында «карармын» дип тамгалап куйган фильм, сериалларны карап, «укырмын» дигән китапларны укырга мөмкинлек табып, мәсәлән. Ә яңаларына килгәндә, алар арасында да кинәнеп карарлык, йә укырлыклары җитәрлек.

16.06.2022
Мәңгелек Безгә килеп җиткән иман нуры

1100 ел элек Көнчыгыш Европада хәзерге татарларның борынгы бабаларын ислам цивилизациясенә юнәлткән бер вакыйга була. Бу турыда мәгълүмат шунда турыдан-туры катнашкан Багдад хәлифәсе илчелеге сәркатибе Әхмәд ибн Фадлан тасвирламасында безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Шулай булса да, галимнәр әлегә кадәр борынгы чыганакны өйрәнгәндә туган сорауларга җавапларны эзләү белән мәшгуль.

15.06.2022
Мәңгелек «Төньякта яшьнәгән бер нур»

Россия башкаласы Санкт-Петербургта татарлардан беренче төпләнүчеләр отставкага чыккан хәрбиләр була. Акрынлап Рязань губернасы Касыйм өязе мөселманнары, Түбән Новгород төбәге татарлары күченә башлый. Санкт-Петербург–Мәскәү, Мәскәү–Түбән Новгород тимер юлы эшли башлагач, күченүчеләр саны күзгә күренеп арта. 1822 елда башкалада беренче мөселман мәхәлләсе теркәлә, 1870 елда икенче мөстәкыйль мәхәллә оештырыла. Мулла итеп Гатаулла хәзрәт Баязитов чакырыла.

24.04.2022
Мәңгелек Элгәреге болгарларның рухи дөньясы

VIII–X гасырларда Идел болгарларына ислам дине үтеп керә башлый, әмма халыкның шактый күп өлеше әле мәҗүсилектән, тәңречелектән аерылып җитмәгән була. 922 елда ислам динен рәсмиләштергәннән соң аларның рухи дөньясында барлыкка килгән кискен үзгәрешләрне тулырак аңлар өчен, тарихыбызның элгәрерәк чорына мөрәҗәгать итү зарур.

23.04.2022
Мәңгелек Гагаринны күргән

– Бу фотоны ясаганда, Юрий Гагарин җиргә төшеп, санаулы минутлар гына узган, әле битендәге тирләре дә кипмәгән иде,– дип планетаның беренче космонавтына бәйле истәлекләрне яңартты Данил абый
Сәләхетдинов. 1961 елның 12 апреле аның хәтерендә гомерлеккә калган. Хәер, гаҗәп тә түгел, галәмнән «кайтып килүче» кешене үз күзең белән күр әле!

12.04.2022
Мәңгелек Теркәлгәнбез дәф тәрләрдә, яисә Метрика яз маларында халык тарихы

Кем генә булсак та, һәрбер кеше күңелендә тарихчы, беребез дә үткәнебезгә битараф түгел, кызыксыну ул һәр кешедә була торган табигый халәт. Үз төбәгең, үз нәселең, үз гаиләң турында тарихларда язылган язулар табу аерым ләззәт. Тарихи документларда атаклы кешеләр генә теркәлеп калмый шул, ә безнең барыбызның да үткәнен, тарихын теркәгән уникаль архив документлары – метрика кенәгәләре бар, алар аша без үз тарихыбызны торгыза алабыз.

25.03.2022
Мәңгелек Мөхлисә Бубый – мөселман дөнья сында беренче казыя

Тирә-юньдә күзне камаштырырлык аклык, тып-тын. Бары тик ат чанасының шыгыр-шыгыр карны ерып баруы гына әлеге тынлыкны боза. Чанада – ике баласы белән толыпка төренеп утырган хатын.
Ерак авылларның берсеннән аны, мөселман хатынын, абыйсы белән энесе ире рөхсәтеннән башка аерып алып кайтып бара… Күрелмәгән хәл… 18 елдан соң аның исеме бөтен мөселман дөньясына ишетеләчәк – Мөхлисә Бубый хатын-кызлардан беренче казыя булып танылачак.

25.03.2022
Мәңгелек Татар олимпы аксакалы

Ярты гасыр буе республика җитәкчелегендә.
Салих Батыевның тормыш юлы Совет Татарстаны
тарихының зур өлешен колачлый.

12.01.2022
Мәңгелек «Кырыс дала сөрүче, яңа кала төзүче яшь йөрәкләр кем соң ул?»*

«Иң яхшысы – юлга спорт костюмы кию һәм берничә
«ковбой» күлмәге алу. Чирәм җирләрдә итек
һәм ботинкасыз булмый, әмма башмак та алырга кирәк.
Комбайнда да, ындыр табагында да, ашлык чыгаруда
да башмак киеп эшләү уңайлы. Ә тагын үзең белән матрас
тышлыклары алырга кирәк. Шуларга яңа чабылган печән
тутырасың да ястыкка яткандай рәхәтләнеп йоклыйсың.
Һәм тагын туп, волейбол сеткасы, аккордеон, гитара,
балалайка, берәр гади радиоалгыч та эләктерергә
онытмаска кирәк, чөнки газеталар кайвакыт соңарып килә».

12.01.2022
Мәңгелек «Авырлыкларга түзәрбез, без яулыйбыз яңаны»*

1963 ел. Мәскәү дәүләт университеты студентларының чирәм
җирләрне үзләштерүдә ярдәм итү өчен махсус төзелеш
отряды булдыру идеясен Татарстан да күтәреп ала һәм Казан
инженер-төзелеш институтыннан ике йөз студент Казахстан
далаларына юл тота. Беркемне дә үгетләргә туры килми –
җитештерү алдынгыларының батырлыгы яшьләр өчен иң шәп
илһам-көч чыганагы булып тора.

12.01.2022
Мәңгелек «Ник ак була икән таш пулат, маллар кыйбат түгел, баш кыйбат»*

Казанның Вишневский урамында яшәүче калын
гәүдәле, каты холыклы Хәдичә апаны ярты шәһәр белә.
Кемнәрдер аңа табына. Икенчеләре астыртын гына
күралмый. Хәдичә апада кибеттә булмаганны табып
була. Хатын‑кыз фин итекләре, чех туфлиләре, Австрия
пальтолары, төрек кайры туннары, Польшада тегелгән
костюмнар, чәшке мехыннан башлыклар… – бөтен
нәрсәне! Һәм боларның барысын да ул өеннән сатып
ята. Дөрес, аның биек койма артына посып утырган
ныклы агач йортына урамнан гына, туп‑туры эләгү
мөмкин түгел. Моның өчен яхшы танышлык һәм җитди
кешеләрнең үтемле сүзе кирәк.

12.01.2022
Мәңгелек «Тозлыйм кыяр, каклыйм каз…»*

Роза Хөснетдинова, бүген АКШ гражданкасы:
– Балачактан исемдә калган: өстәлдә – бер литрлы
банка белән кара уылдык. Өйдәгеләр аны аш
кашыгы белән алып, май сыланган ипи телеменә
калын итеп ягып ашый…

12.01.2022
Мәңгелек «Кыңгыраулы мәктәп еллары…»*

– 1976 елда, армия сафларына чакырылыр алдыннан,
медицина тикшерүе узу өчен төрле белгечләргә
күренергә кирәк иде. Мәҗбүри тикшерүләр арасында,
әлбәттә, стоматология кабинеты аша да узасы бар, –
дип сөйли Әсгать Сафиуллин.–Авызымны ачуга,
стоматологның соравын ишеттем: «Кайсы мәктәптә
укыдың? Бишенче? Ә-әә-ә, аңлашылды…»

12.01.2022
Мәңгелек «Офыкларга сузылып киткән авыл юллары микән?..»*

Бүген без заманча юл һәм транспорт
инфраструктурасының уңайлылыгы аркасында
республиканың бер башыннан икенчесенә берничә
сәгатьтә барып җитәргә күнеккән инде. Ә бит
әле кайчан гына Казаннан Яр Чаллыга яисә Кама
аръягы төбәгенә барып җитү өчен бер көнгә якын
вакыт таләп ителә иде.

11.01.2022
Мәңгелек «Cәфәр чыксам ерак юлга..!»*

Яшел биплан, калтыранып-калтыранып ала да, Тәмте
өстенә күтәрелеп, җәйрәп яткан кыр-болыннар,
бормалы юллар, киң Идел өстеннән һавада юл ала.
Яулыклы әбиләр идәндәге җиләк-җимеш, яшелчә
тутырылган кәрзиннәрен кысыбрак тота. Ир-атлар
сырага бәяләр турында гәпләшеп ала. Кулларында –
каен себеркесенең очы күренеп торган портфель…

11.01.2022
Мәңгелек «Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомере үтә…»*

–СССРдагы пенсияләр турында йә елмаеп,
йә моңаеп искә алалар, – ди Александр
Гайнетдинов. – Минем әбием, Анна Жилина,
гомере буе эшләсә дә, 20 сум гына пенсия ала иде.
Тик мин беркайчан да аның тормыштан зарланганын
ишетмәдем.

11.01.2022