








«Татарстан» журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Бу юлы дини эчтәлектәге традицияләрне барладык – таң суының шифасы турында сөйләштек. Әйе, әби-бабаларыбыз авыру-сырхауларны җиңеләйтү, күз тиюне бетерү өчен әнә шулай таң суын алып юынган. Ул бер йола булган. Күп авылларда бу эш инде онытылган, ә менә Арча районының Кышкар авылында таң суын әле бүген дә алалар икән.

“Татарстан” журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә.
Бу юлы без Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче Нурания Мотыйгуллина белән бергә олы мичне ягу серләренә төшендек. Шул ук вакытта ни өчен камыр ризыкларының нәкъ менә ялкында тәмлерәк булуын да ачыкладык.

“Татарстан” журналы халкыбызның ата-бабадан килгән затлы һөнәрләрен, шөгыльләрен барлауны дәвам итә. Бу юлы гөбедә май яздык — нәкъ элеккечә, әби-бабайлар ясаганча. Әлеге эштә безгә Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылының ак әбие – Гөлсинә Галләмова ярдәм итте.

Югалып бара торган шөгыльләрне барлыйбыз! Күз алдына китерегез: авылда яшәүче әби оныкларына буыннан-буынга килгән эшне өйрәтә, күрсәтә… Бу юлы Балык Бистәсенең Олы Елга авылында яшәүче Дания апа Хөснетдинова йон эрләү серләренә төшендерде.







