Смотрите также
Игелекле

Игезәкләр сүзсез аңлаша*

Ярты гасыр элек Татарстан студентларыннан тупланган авыл хуҗалыгы отрядлары, уңыш җыюда булышу өчен, беренче тапкыр Әстерхан өлкәсенә юл тота. Безнең төзелеш отрядларының авыллар, бөтен ил үсешенә керткән өлешен сумнарда да, километрларда да, тонналарда да хисаплап бетерерлек түгел. Аларны яшь эшче көчләр буларак кына түгел, ә халыкка культура алып килүче көч буларак та югары бәялиләр. Студентлар авыл кешеләре өчен лекцияләр укый, үзешчән сәнгать концертлары, дискотекалар, җыр фестивальләре, төрле түгәрәкләр һәм спорт ярышлары оештыра – Әстерхан өлкәсе 18 еллык Татарстан сезоннарын беркайчан да онытмаячак.

27.01.2023
Игелекле

Игезәкләр сүзсез аңлаша

Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында сигез пар игезәк бар. Суы шундыймы, һавасымы, тәгаен генә әйтә алмадылар. Ә менә Нурсинә һәм Тәбрис Гаффановлар гаиләсендә бер‑бер артлы ике тапкыр игезәкләр туа: Айрат белән Азат, Наил белән Наилә.
Туганнар бүген кайда, ничек яши? Бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә? Яңа Иштирәккә баргач әнә шундый кызыклы язмышлар белән танышып кайттык.

27.01.2023
Игелекле

Шаян-шуклар хыялы – безнең киләчәк

Без югары тизлекләр һәм турбулентлык дөньясында яшибез. 10–20 елдан соң аның нинди булачагын күз алдына китерү дә кыен. Ләкин өлкәннәр бик сак фараз кылганда, «ДжуниорЛайф» кино сәнгате мәктәбендә белем алучы малай һәм кызларның хыялларына чикләр юк! Иҗат эше аларны нәкъ әнә шуңа өйрәтә бит.

26.01.2023
Игелекле

Өй салуның ние бар…

Фоат Закиров тудырган матурлыкны күргәч, мәгълүм шул гыйбарә искә төште. Бер йортны ул күп дигәндә бер айда җиткезә. Ә чана, арба, мотоцикл ясау өчен аңа берничә көн дә җитә. Әлбәттә, сүз бу әйберләрнең кечерәйтелгән күчермәләре турында бара. Останы теләсә нинди агач «тыңлый»…

05.01.2023
Игелекле

Аш бар җирдә бәрәкәт бар

Мобилизацияләнгән татарстанлыларны «Полигон» хәрби часте территориясендә атна саен төш вакытында төрле милли тәм-томнар һәм, өстәвенә, еш кына концерт белән дә сыйлыйлар. Ватанны саклаучылар өчен «милли кухня» инициаторлары – Татарстан халыклары ассамблеясе, Дуслык йорты һәм республикадагы милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре. Удмурт, үзбәк, таҗик, азәрбайҗан җәмгыятьләре вәкилләре мобилизацияләнгән ир-егетләрне милли ризыклар белән сыйлаган инде.

21.12.2022