Смотрите также
Әһәмиятле,Мәңгелек

«Бакчам гади, үсми анда, кипарислар, хөрмәләр…»

Советлар Союзы идеологиясе хосусый милекне
санламый. Тик шуңа карамастан, ул чакта да һәркемнең
мөлкәте булуны икърар итү мәгънәсез, ә дачалар
исә моңа иң зур дәлил булып тора. Өстен катлам өчен
генә зиннәт объекты булудан туктап, шәһәр читендәге
җир кишәрлекләре әкренләп гавам өчен дә ләззәт
чыганагына әверелә

10.01.2022
Әһәмиятле

Разил Вәлиев: Шундый якын миңа бар кешеләр, туган ягым кебек киң җиһан…

Тормышыбызның совет чорын искә алу шагыйрь һәм язучылардан башка тулы булмас иде. Ул елларда язылган, шул чорны сурәтләгән әдәби әсәрләр СССРда туып-үскән кешеләрдә тормышларының төрле мизгелләрен яңарта. Ә аннан соңгы чорда туганнарга совет кешесенең нинди булганлыгын аңларга ярдәм итә. Бүген «Татарстан» журналында кунакта — Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиев. Сезгә аның балачагы, яшьлеге турындагы хатирәләрен тәкъдим итәбез.

30.12.2021
Әһәмиятле

Милләтләр арасында татулык юлын сайлау – иң нәтиҗәлесе

«Друга я никогда не забуду, если с ним повстречался… в ДД», – дип көйли‑көйли бара грузин милли киемен кигән ханым коридор буйлап. Атаклы совет фильмында яңгыраган сүзләргә Казанда, безнең очрашу урынында, яңа төсмерләр өстәлә. Нәкъ менә биредә, тиңдәшсез татулык мохите хөкем сөргән Халыклар дуслыгы йортында, «Татарстан» ТР Дәүләт Советы Рәисе,Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты. Халыклар дуслыгы йортында киң күләмле реконструкция үткәрергә җыеналар, без Фәрит Хәйруллович белән аның нинди булачагы турында да сөйләштек.

10.12.2021
Әһәмиятле

Безнекеләр башкалаларда

Фәнни потенциалы, куәтле сәнәгате, авыл хуҗалыгы, файдалы казылмалары булган Татарстанның тагын бер байлыгы – кеше капиталы бар. Бу иң кыйммәтле, төп капитал. Моңа дәлил – тормыш дәрәҗәсенең үсүе, икътисад, социаль сфералардагы уңышлар. Татарстан тәҗрибәсен үзәктә һәм башка регионнарда җентекләп өйрәнәләр һәм үзләренә үрнәк итәләр. Ә кеше капиталының иң яхшы вәкилләре – идарәче элита, фәнни кадрларны, әлбәттә, үзләренә алырга хыялланалар: хакимиятләр, чор-дәверләр алмашына, әмма «кадрлар барысын да хәл итә» дигән аксиома үзенең тормышчанлыгын раславын дәвам итә.

02.11.2021
Әһәмиятле

Софья Петрова, 18 яшь, БДИ буенча 200 балл җыючы: минем өчен китап — ашыкмыйча гына уку һәм тексттан ләззәт кичерү символы

– Минем әти‑әнием спорт белән мавыга, аларның эше дә, тормышы да шуңа бәйле, шунлыктан безнең өйдәге китапханәдә һәрвакытта да җиңел атлетика буенча журналлар, спорт турында китаплар була иде. Мөгаен, алар төп урынны алып торадыр да. Минем иң беренче яратып укыган китабым – «Сказочник» журналлары булды. Анда бөтен дөньяга билгеле әкиятләрне бастыралар, мин аларны йотлыгып укый идем. Әти‑әнием миңа Disneyның ул вакытта популяр булган «Рататуй», «Галәветдиннең тылсымлы лампасы», «Арыслан король» мультфильмнары буенча «Иң яраткан әкиятләр» дигән китапларын ала иде. Мин үскән саен китапханәдә яңа китаплар барлыкка килә торды. Хәзер исә анда классик әсәрләр күп, мин аларны мәктәп программасы буенча укыдым. Мин китапларны дустым дип кабул итәм. Әдәбият безгә олы, тирән тормыш тәҗрибәсе бирә. Ул безне зыялы итә, гүзәллекне күрергә, тормышны аңларга өйрәтә, башка дәверләр турында сөйли. Хәзерге мәгълүмати технологияләр заманында төрле чыганаклардан укырга мөмкин. Әмма минем өчен нәкъ менә кәгазьгә басылган китап – ашыкмыйча уку символы, укыганда, син эчтәлек белән мавыгып китәсең, тексттан ләззәт кичерәсең.

25.10.2021