Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Профессионаллардан башка милли сәнгатьне үстерү мөмкин түгел!»

Һәр чорның үзенең популяр җырчысы, композиторы, язучысы була. Буыннар алмашынгач та, аларның иҗаты онытылмый. «Гармун алыйк әле, дуслар», «Бергә чакларда», «Кал моңнарым булып», «Ялгыз көймә», «Безгә дөнья дәшә»... Бу җырларны ишетмәгән кеше бармы икән?! Композитор Риф Гатауллин аларны иҗатының иң популяр чагында язган. «1970–1980 нче елларда ким дигәндә айга бер‑ике җыр туа иде», – ди композитор үзе. Риф әфәнде бүген ниләр белән шөгыльләнә? Хәзерге татар эстрадасына карашы ничек? Кыскасы, редакциябез кунакханәсендә бүген композитор, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Хоббулла улы Гатауллин.

– Риф абый, сөйләшүне балачагыгыздан башлыйсы килә: туган авылыгыз – Югары Осланның Яңа Болгар авылы Идел елгасы буена урнашкан. Шул матурлыкны күреп үскәнгә, җыр сәнгатенә килмәдегезме икән?

– Әйе, безнең авыл искиткеч җирдә урнашкан: тәрәзәдән Идел елгасы күренеп тора. Кояш чыкканда, кояш батканда елгага шәүлә төшә, аның матурлыгы... Кечкенәдән әнә шул гүзәллекне күзәтергә яраттым. Иделдә боз кузгалу аеруча зур бер вакыйга була иде! Без, бала-чагалар, биш чакрым араны атлап түгел, йөгереп барабыз: боз киткәч, Казан белән ара якынайган сыман тоела. Пароходлар йөри башлый, Идел җанлана. Иксез-чиксез булып күренгән елга ярына утырасың да уй-хыялларың белән әллә кайларга китәсең... Әнә шулай үскән бала мин. Шуның өчен дә иҗатка тартылганмындыр да. Биш яшемдә инде гармун тотып төшкән сурәтләрем бар.

Икенче сыйныфта укыганда тальянда уйный идем. Безнең авылда җыр‑моңга һәвәс кешеләр яшәде. Көн саен гармуннар белән кич утырыш иде. Мин дә алардан күреп кулга тальян алдым.

– Әти-әниегез сез бала чакта аерылышкан. Сезнең өчен бу фаҗига булдымы?

– Юк, булмады. Күрәсең, әти белән әнинең бергә яшәгәнен күрмәгәч, мин аны шулай тиеш дип кабул иткәнмендер. Ләкин мин әтисез үсмәдем, без бик еш очраша идек. Кайбер елларда әти белән бергә яшәргә дә туры килде.

Әтинең икенче гаиләсе бар иде. Анда миннән ике яшькә кечерәк улы үсте. Беренче класска әти мине үзләренә, Казанга алып килде. Русча укысын, яхшы белем алсын, дип теләгән, күрәсең. Әни башта каршы да килгән булган, аннан инде ризалашкан. Әнинең әнисе әти белән аралашуыбызны бик теләгән: «Әтисез үскән бала бәхетсез була», – дигән.

Ләкин мин Казанда беренче сыйныфны гына тәмамладым, аннары яңадан авылга әни янына кайтып киттем. Ни дисәң дә, чит хатын‑кыз кеше баласын үзенекедәй кабул итә алмый...

Тик Казаннан кайтып киткәч тә, әти белән юллар аерылмады. Тугызынчы, унынчы сыйныфны мин барыбер алар янында, Казанда тәмамладым. Әтинең ничек тә миңа яхшы белем бирәсе килде. Алай гына да түгел, үзе кебек инженер булуымны теләде. Ләкин мин бүтән юлны – җыр сәнгатен сайладым. Башта ул моңа үпкәләп тә йөрде, ләкин инде уңышларымны күрә башлагач, киресенчә, горурланды. Бергәләп җырлап утырган чаклар булды. Әти дә, әни дә бик матур җырлый иде минем.

– Сездә бер эчке зыялылык бар. Бу кемнән килә дип уйлыйсыз?

– Әтием белән әнием укыган кешеләр. Нәселдә дә зыялылар шактый, барысы да кушылгандыр. Әни Югары Осланның Мәмәтхуҗа авылы мәктәбендә эшләде, биология, химия фәннәрен укытты. Хәер, башка фәннәрне дә алып барды, ул чагында шулай ярый иде бит. Әни белемле, төрле яктан әзерлекле мөгаллимә иде.

Әтием Әтнә районының Ябынчы авылыннан. Заманында ул авылга Мәрҗанинең әтисе мәчет салдырган. Әти әнә шундый динле, белемле авылда үскән.

Әни Кайбыч районы Чүти авылыннан. Нәсел җепләребез Шәкүр карак нәселенә барып тоташа. Туганнар бик күп, аралашып яшибез. Табында сөйләшүләр нигездә әдәбият, сәнгать, тарих турында була.

– Авылда музыка мәктәпләре юк бит. Шулай булса да, Казан музыка училищесына укырга керә алгансыз. Әллә инде музыкаль башлангыч белемегез бар идеме?

– Мин бит җыр сәнгатенә шактый урау юллар аша килдем. Унынчыны тәмамлагач та, әти теләге буенча, КХТИга укырга кердем. Анда ике ел матур гына укыганнан соң... Казан музыка училищесына киттем. И, әти шул чагында ачуланды. Әйткәнемчә, аннан соң аңлады ул мине.

Ә музыка училищесына язмыш кушуы буенча барганмын, дип саныйм. КХТИда укыганда, хорга йөри башладым. Механика факультетының үзенең ансамбле бар иде, мине шунда берсүзсез алдылар. Ләкин анда рус телендә җырлыйлар иде, ә минем күңел татар җырларына тартылды. Шунда миңа бер танышым Сара Садыйкова хорына барырга тәкъдим итте. Сара апа мине бер җырлатып карауга ук үзенә алды. Бер ел шулай атаклы композитор оештырган хорда җырладым. Аннан соң Сара апа җитди генә итеп: «Вакытыңны бушка уздырма, музыка училищесына бар», – диде. Хорга йөргән өч егетне училищега үзе алып барды. Мине алдылар, ә КХТИны ташларга туры килде.

– Казан дәүләт консерваториясе сезгә нәрсә бирде?

– Консерваториягә югары белем алам дип бардым. Мин бит училищеда укыганда ук көйләр яза башладым. Ә шул юлдан китү өчен яхшы белем кирәк иде.

Профессиональ композитор булам дисәң, консерватория белеменнән башка булмый. Сара апа да киңәш бирде: «Әгәр укымасаң, минем кебек гомерең буе үзешчәннәр рәтендә йөрисең», – диде. Сара апаны үләренә ике ел калганда гына ТР Композиторлар берлегенә алдылар. (Ул Россия Композиторлар берлеге бүлекчәсе санала.)

Иҗатташ дуслар белән.

Россия Композиторлар берлегенә мин дә бик иртә кермәдем – 2007 елда гына кабул иттеләр. Анда керү өчен, композитор дипломы булырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, андый максатым да юк иде. 1991 елда үзем Үзешчән композиторлар берлеген төзедем. Һәвәскәр композиторларның иҗатлары күренсен дип, төрле конкурслар, фестивальләр оештырдык.

– Ул ике Берлек бер-берсеннән ничек аерыла?

– Бөтенләй нота белмәүчеләр бар. Бар нота белүчеләр, мисал өчен, музыка училищесының вокал яки берәр инструмент бүлеген тәмамлаучы. Ләкин ул композиция бүлегендә укымаган. Баянчы Рамил Курамшинны алыйк. Аның нинди шәп җырлары, әсәрләре бар. Ләкин аны ТР Композиторлар берлегенә алмаганнар, чөнки махсус белеме юк. Мәсгуть Имашев та консерваторияне җырчы буларак тәмамлаган. Ягъни Үзешчән композиторлар берлегенә керүчеләр дә бик талантлы, алар җыр сәнгатенә урамнан килеп кергән кешеләр түгел. Алар иҗат иткән җырлар югалмасын, туплансын өчен, әнә шулай берләшергә кирәк, дигән максат белән эшләдек.


Әнисе Мәрзия, сеңлесе Лилия белән.  

– Риф абый, татар җыр сәнгате турында да сөйләшик. Бүген бөтен кеше җырлый һәм җыр яза. Моңа мөнәсәбәтегез?

– Ул элек тә булган. 1945 елда Казан дәүләт консерваториясе оеша. Менә шуннан соң худсоветлар барлыкка килә. Һәм профессионаллар белән үзешчәннәр аерыла. Ягъни зур сәхнәгә беренчеләре генә чыга башлый. Үзешчәннәр дә читтә калмый: һәр заводның хоры, клубы бар иде. Җыр сәнгатенә гашыйк кешеләр шуларда шөгыльләнде. Ә менә худсоветларның максаты профессиональ җыр сәнгатен үстерү булды. Радиода бер көн үзешчәннәр җырласа, алты көн профессионаллар җырлады. Шул рәвешле халыкның зәвыгын тәрбияләделәр. Мин дә шуның өчен профессионализмга омтылдым. Ике симфония яздым. Ә бүген бу тәртип югалды. Урамнан килеп кергән һәркем үзен җырчы яки композитор дип уйлый. Ләкин алай БУЛМЫЙ! Профессионаллардан башка милли сәнгатьне үстерү мөмкин түгел!

– Бүген татар эстрадасында меңнән артык җырчы бар, диләр. Советлар чорында бармак белән санарлык булган. Ул җырчыларның барысы да зур сәхнәгә чыгарлыкмы?  Халыкның музыкаль зәвыгын кем тәрбияләргә тиеш?

– Әлбәттә, моны дәүләт үз кулына алырга тиеш. Совет чорында дәүләт һәр милләтнең мәдәниятен үстерергә тырыша иде. Ә бүген бу өлкәдә контроль дә, кыйбла да юк кебек. Тик моны үз көенә җибәрергә ярамый.

Бүгенге җырчыларга килгәндә, аларның киләчәге аяныч бит. Ярар, иллегә кадәр сәхнәдә йөрде, ди. Аннары нәрсә эшли? Тавыш гомерлек түгел, аның вакыты чикле. Кыяфәт тә үзгәрә. Җырчы дигән һөнәргә ия булсаң, әле музыка юнәлешендә балалар укытырга, дәресләр бирергә мөмкин. Ә акча эшләр өчен генә сәхнәгә чыккан белемсез җырчыларның иҗатлары кыска гомерле була...

– «Үзгәреш җиле» кебек фестивальләргә ничек карыйсыз: татар моңнарын үзгәртеп җырлау дөресме?

– Мин аны башта ук кабул итмәдем, русча әйткәндә «лажа» ул. Гәрчә ике җырымны анда җырлаттылар. Татар көйләрен бозарга ярамый! Алар безгә әби-бабайлардан калган мирас булып бара. Ритмик рәсемнәр үзгәрергә мөмкин әле, ләкин сүзләрдәге басым үзгәрергә тиеш түгел. Ә «Үзгәреш җиле»ндә сүзләрдәге басымны да үзгәртеп җырлыйлар. Нәтиҗәдә, җыр бөтенләй икенче яңгыраш ала, ул татар көе булудан туктый.

Хәзер күп җырчылар нота белми. Нота белән җыр язып бирәсең: «Риф абый, җырлап бирегез», – дип язалар. Хәтта музыкаль белеме булганнар да шулай яза. Җыр бит ул сүзләр җыелмасы гына түгел, ә иң беренче чиратта көй, моң. Бүген менә шуны аңлау бетте.

– Сез берсендә: «Татарча уйламаган кеше татар көйләре иҗат итә алмый», – дигәнсез. Хәзер дә шулай фикер йөртәсезме?

– Әйткәнемчә, басым дөрес ясалмаса, татар көе булмый, чөнки ритм үзгәрә. Хәзер дә шулай уйлыйм. Ритмны үзгәрткәч, бер матурлык барлыкка килә кебек, тик ул татарча түгел. Шуның өчен бүген максатым – элек язган һәвәскәрләрнең иҗатын тарихта калдыру, чөнки алар гел үзебезчә – татарча көйләр иҗат иткән.

– Риф абый, сез өч тапкыр гаилә корган кеше. Никах озын гомерле булсын өчен нәрсә кирәк? Шуның турында уйланганыгыз бармы?

– Берсендә дә аерылам дип өйләнмәдем, шулай килеп чыкты. Беренче никахымда балабыз тумады, аерылмаган да булыр идек, дип уйлыйм. Алты ел яшәгәннән соң очраклы гына икенче хатын-кыздан улым туды. Әмма мин Алмаз улымны беркайчан ташламадым, әнисе белән дә мөнәсәбәтләр начар булмады, ләкин бергә яшәмәдек. Флүзә дә иҗат кешесе, җырчы. Аннары җырчы Гөлзада Сафиуллина белән рәсми рәвештә язылышып алты ел яшәдек. Гөлзада белән иҗади гаилә кордык: гел гастрольләр, уртак җырлар күп язылды. Тик ул никахыбыз да кыска гомерле булды.

Хәзерге хатыным Мөршидә белән утыз бер ел бергә яшибез, Аллаһка шөкер. Туран исемле егет үстердек. Улыбызга утыз тулды инде. Мөршидә бик молодец кеше. Беренче улым Алмазны да ташламый, минем туганнар белән дә элемтәне җайлап тора. Чын хатын‑кыз шундый булырга тиеш, минемчә.

– Балаларыгыз сезнең юлдан китмәдеме?

– Минем юлдан китүләрен теләгән идем, әмма булмады. Туран биш яшеннән Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбендә укыды. Сәләте дә бар иде, көйне тоемлау бирелгән аңа. Ләкин унберенче сыйныфны тәмамлаганда: «Әтием, үпкәләмә, тик мин музыка юлыннан китмәскә булдым...» – диде. Югыйсә рәхәтләнеп Казан дәүләт консерваториясенә керә ала иде. Һәм КФУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетына укырга кереп, әйбәт кенә укып чыкты. Ике ел Кытайда эшләде, пандемия башлангач кайтты. Хәзер төрле заманча проектлар эшли, блоглар алып бара. Үзен камера алдында да бик иркен тота.

Олы улым Алмаз да бик акыллы булды, шулай ук КФУның халыкара мөнәсәбәтләр факультетын тәмамлады.


Риф Гатуллин уллары янәшәсендә.

– Бүген ниләр белән шөгыльләнәсез? Иҗатка вакыт, теләк каламы?

– Быел һәвәскәр композиторлар антологиясен төзер өчен грант оттым. Мин бу эшкә күптәннән җыенам. Күрше төбәкләрдә – Себер якларында, Казахстан Республикасында да татар җырларын тупладым. Аларда милли көйләребез яхшы сакланган. Ә менә Татарстаныбызда ул тизрәк юкка чыккан. Нишләптер җирле татарларның бик тә заманча буласы килә. Ә читтә яшәгән милләттәшләребездә андый хәл күзәтелми. Күрәсең, читтә яшәгән татарлар өчен ул җырлар күңел юанычы да, тарих та...

Татарстан радиосында атна саен һәвәскәр композиторлар турында тапшырулар әзерлим, чөнки аларны халык белергә тиеш. Ә бит күбесен белмибез.

Элек халык иҗаты йорты бар иде, ул бетте. Фольклор үзәге дә юк. Культура министрлыгы каршында Традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге бар иде, ул да юкка чыгарылды. Соңгысында шактый еллар эшләдем.

Туган районым Югары Осланга чакырдылар. Районның иҗат үзәгендә «Осланкай» («Услоник») дигән иҗат коллективы тупладым. Балалар белән театраль әсәрләр куябыз.

Эш күп, яңа планнар, максатлар белән яшим. Көч барында аларның барысын да тормышка ашырырга язсын, дип телим...


«Мин гел профессионализмга омтылдым. Ике  симфония яздым...»

Руфия Фазылова 

Фото: Александр Ефремов 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: