Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Балыкчыга сүз әйтмәгез!

Бүген Бөтендөнья балыкчылар көне. (Гадәттә ул июльнең икенче якшәмбесе билгеләп узыла). Җил, буран, утыз градус салкын – алар өчен мөһим түгел! Әйе, чын балыкчылар яшерми – чир бу, чир.

ТР Аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте җитәкчесе Илһам Садыйков балыкчыларны профессионалларга һәм һәвәскәрләргә бүлә.


-Гади балыкчы теләсә кайчан балыкны тотып, өенә алып кайтып пешереп ашый,- ди. – Шуның белән кесәсеннән бер сум акча да чыгармый. Ә профессиональ балыкчы балыкка барганда ким дигәндә өч мең сум акчасын туздыра. Бу балыкка азык алу өчен генә шул кадәр кирәк. Ә махсус кармакларны саный китсәң... йөз, ике йөз меңлекләре дә бар. Профессиональ балык тоту – ул спортның бер төре. Ә спортта барысы да махсуслашкан булырга тиеш. Мисал өчен карп балыгы тоту өчен генә дә балыкчылар биш миллионлык махсус җайланмалар сатып алалар. Бер тапкыр балыкка барганда алар суга өч йөз кило азык ташлыйлар. Акчага исәпләсәң, йөз мең дигән сүз бу.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера