Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
«Хаклыкка җанын фида итүче идеалист» Гомәр Терегулов

«Хаклыкка җанын фида итүче идеалист» Гомәр Терегулов

ХХ гасыр башында татар мәдәни һәм иҗтимагый фикер күтәрелеше, күпчелеге крестьян сословиесенә кергәннәрдән тыш, рухани һәм мещан, сәүдәгәр һәм дворян катламнарыннан чыккан шәхесләр тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Демократик ирекләр бирелгәч, русча яхшы белгән, дәүләт кануннарын аңлаган шәхесләргә мохтаҗлык арта.

24 августа 2023

Аерымланып яшәсәләр дә, дворян катламы вәкилләренең милләткә хезмәте хокук өлкәсендә ярдәм-киңәшләр бирүдә, Дәүләт Думасында депутат булуда, рус‑татар мәктәпләрендә рус телен таратуда һәм земство оешмаларында халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда ачык чагыла. Шундыйлардан Гаяз Исхакый «1905 елгы уяну дәверебезнең безгә биргән ташкын бер милләтчесе, хаклыкка җанын фида итүче идеалисты» дип атаган Гомәр Терегулов татар иҗтимагый хәрәкәтендә якты эз калдыра.

МОРЗА НӘСЕЛЕ

Гомәр Терегулов Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында Хәбибрахман Сираҗетдин улы һәм Еникеевләр нәселеннән булган Зөлхәбирә гаиләсендә 1883 елның 9 апрелендә дөньяга килә.

Аның нәсел башы XVI гасыр ахырында Нугай Урдасыннан Рус дәүләтенә хезмәткә күчкән Еникәй Күлдәшевнең олы улы Терегул Еникеевкә барып тоташа. Еникеев һәм Терегулов морзалар Петр I нең 1713 елның 3 ноябрь указы таләбенә буйсынып чукынырга теләми һәм, дворян катламы оештырылганда, мөселман динен тоту сәбәпле, империянең югары катламына кертелми.

Ерак туганлыкларын истә тотып, бу ике нәсел вәкилләре XVIII гасырның икенче яртысында, Пенза төбәгендәге биләмәләрен калдырып, Оренбург губернасында бергәләп җир сатып ала һәм Каргалы авылына килеп урнаша. Екатерина II 1784 елда 22 февраль указы белән татар морзалары һәм кенәзләре нәсел дәвамчыларына дворян булып язылу хокукы бирә. Затлы нәселдән килгәннәрен исбатлагач, Оренбург губернасында яшәгән Терегуловларга һәм Еникеевләргә император Павел I нең 1796 елгы 29 ноябрь указы нигезендә дворян булып теркәлергә рөхсәт бирелә.

Дворян дәрәҗәләре расланса да, аларның матди яктан тормышлары мактанырлык булмый. Җир мәйданнары элеккечә кала, дәүләт эшенә урнашу өчен русча яхшы белү һәм уку йортын тәмамлау таләп ителә, шунлыктан күпләре иген игеп дөнья көтә. Гомәрнең әтисе Хәбибрахман Терегулов, дворяннар өчен хас булмаса да, тирә‑як авылларда сәүдә итү белән шөгыльләнә, шуның хисабына гаиләсен чагыштырмача мул тормышта яшәтә.

Уфа губернасында татар дворяннарының иң зур төркеме туплана. Алар үзара аралашып, ул өйләндереп, кызларын кияүгә биреп, бердәм булып яшиләр. Морзалар балаларына русча белем бирергә тырыша. Гомәр дә, бер сыйныфлы башлангыч рус‑татар училищесын тәмамлагач, әтисенә сәүдә эшендә ярдәм итә башлый.

ТАТАР УКЫТУЧЫЛАР МӘКТӘБЕНДӘ: ФИКРИ ЭЗЛӘНҮЛӘР

Бу елларда күп кенә дворян баласы 1876 елда Казанда ачылган Татар укытучылар мәктәбендә (КТУМ) белем ала. Гомәр дә, 15 яше тулгач, әтисен күндереп, 1898 елда үз хисабына түләү шарты белән Татар укытучылар мәктәбенә укырга керә.

Ул КТУМда үзеннән 5 яшькә өлкәнрәк Гаяз Исхакый белән бер сыйныфта укый. Бергә укыган елларны искә төшереп, Исхакый моңарчы төрек әдәбияты белән мавыккан Гомәрнең рус әдәбиятын йотлыгып укуы, Лев Толстой романнарын идеал итүе турында яза. Шулар тәэсирендә яшүсмердә фикри эзләнүләр башлана, ул «Адәм баласын бәхетле итәр өчен ни кирәк?» дигән сорауга җавап эзли һәм таба. «Барлык золым, фәкыйрьлекнең сәбәбе – адәм баласының үз-үзен, тирә‑юнен аңламавында» дигән нәтиҗә ясый.

Гомәр, аңлату кирәк дип, башта сыйныфташларына, аннары укытучыларына һәм 1900 елда КТУМ мөдире булып эшли башлаган Пинегинга, ялкынланып-ялкынланып, үз фикерләрен җиткерә. Ул шулай ук КТУМдагы яшерен түгәрәкләр эшенә катнашып китә. Гаяз Исхакый, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән бергә, «Шәкертлек» оешмасының актив әгъзасына әйләнә. 1902 елда укуын тәмамлаганда аның иң якын дусты Хөсәен Ямашев була. Дусты төрле теорияләр белән мавыгып, «янып яшәүче» Гомәрне бүлдермичә тыңлый белүе белән яшьтәшләре арасында аерылып тора. 1903 елны Ибнеәмин Әхтәмов Ямашев һәм Терегуловны РСДРП (б) ның Казан комитетына әгъза итеп терки.

Гомәр Казанда 1905 елда булган иҗтимагый-сәяси вакыйгаларда катнаша. Шул елның октябреннән 1906 елның сентябренә кадәр Уфа губернасының бер авылындагы рус‑татар мәктәбендә укыта, бер үк вакытта үзлегеннән белем туплауны, рус әдәбиятын укуын, Лев Толстойның фәлсәфи хезмәтләрен өйрәнүен дәвам итә.

1907 елның 4 гыйнварында Оренбургта «Урал» газетасы нәшер ителә башлагач, шунда китеп, редакциядә хезмәт куя, матбаганың 24 нче саныннан соңгы 31 нче санына кадәр эшли. 27 апрельдә полиция большевистик газетаны яба.

«ШӘКЕРТ ҺӘМ ЯШЬЛӘР» ПЬЕСАСЫ

1908 елда Гомәр Терегуловың Казанда «Шәкерт һәм яшьләр» исемле 4 пәрдәлек пьесасы дөнья күрә. Фатих Әмирхан «әл-Ислах» газетасында бу әсәргә бәяләмә бастыра. Терегулов әсәрендә милли матбугатта моңарчы бик сирәк күренгән – татарга хезмәт итәр өчен русча системалы белем алу мәслихәт, шуннан башка берни дә эшләп булмый, дигән фикер үткәрә. Пьесада әсәрнең каһарманы шәкерт Нәгыймнең мәдрәсәдән соң русча укырга тотынуы, рус мәктәбен тәмамлавы, соңыннан атасына каршы тора алмыйча, зур икеләнүләр белән авыл мулласы булып китүе бәян ителә. Автор үз фикерләрен тормыш күренешләрен тәнкыйтьләргә яратучы Рөстәм исемле героеннан әйттерә. Бер яктан, Рөстәм зыялы яшьләргә татарча белү кирәклеккә ышана, икенче яктан, татар халкына дини мәдрәсәдә шәкерт булып торган кеше хезмәт итә алачак түгел, дигән фикер үткәрә.

Фатих Әмирхан яшь авторны Нәгыймнең әти‑әнисе типларын чынбарлыктан алып сурәтләгәне өчен мактый: Биктимер – тәкъва гына авыл карты, дөньядагы барлык нәрсәне намаз уку-укымаудан гына килә торган дип уйлый торган кеше, Галимә – балаларның үзләре теләгәнчә торырга хаклары булуын инкарь итмәүче юашрак хатын. Әмирхан Нәгыймне артык йомшак холыклы, ихтыярсыз итеп тасвирлау авторга үз фикерен үткәрү өчен кирәк булган, дип саный. Фатих Әмирхан фикеренчә, автор үзенә идеал итеп куйган Рөстәм персонажында җитешсезлекләр күп: эшкә әзерлексез кешеләрне тәнкыйть итсә дә, үзенең эшләгән эше бер дә күренми. Тәнкыйтьче, әсәргә 5 нче пәрдә өстәп, анда Нәгыймнең мулла булып тулысынча эшләп китә алмавын, Рөстәмнең халыкка хезмәт итүче кешегә әйләнүен күрсәтү мәслихәт булыр иде, дигән нәтиҗә ясый. Ул пьесаның төп идеясе шәкертләр һәм яшьләр игътибарын җәлеп итәргә тиеш дип саный һәм барысына да әсәрне укып чыгарга киңәш итә.

«Шәкерт һәм яшьләр» пьесасы ХХ гасыр башында милләтнең киләчәге турында уйланучылар арасында фикер төрлелеген раслаган әсәр булуы белән кызыклы. Матур әдәбият өлкәсендә Терегуловның иҗаты шушы әсәр белән тәмамланса да, Уфа земствосында җитәкче урында эшли башлагач, автор, үз вәкаләтләреннән файдаланып, милли дөньяви мәктәпләр һәм русча укытуны тарату буенча киң эш җәелдерәчәк – пьесасындагы Рөстәм персонаж әйткән фикерләрне тормышка ашыра башлаячак әле.


Гомәр Терегулов, Гаяз Исхакый, Фуад Туктаров (уңнан сулга). 1919 ел.

УФА ГУБЕРНА ЗЕМСТВО ИДАРӘСЕНЕҢ «ГАЙРЕ РУСЛАРНЫ АГАРТУ ШӨГЪҺӘСЕ» ҖИТӘКЧЕСЕ

Терегулов 1907 елның көзендә Казан университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып урнаша. Белеме җитеп бетмәвен аңлап, университетка керү өчен кирәк булган урта белем турында аттестатны экстерн рәвештә алу өчен имтиханнар тапшырып карый. Ләкин алар уңышлы булмый. Әтисе вафатыннан соң матди терәк беткәч, Гомәрнең югары уку йортына керү теләге хыял булып кала. Ул 1910‑1911 елларда Казан губернасы Спас шәһәрендәге рус‑татар башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

Уфага кайткач, Гомәр Терегуловның тормышында яңа этап башлана.

1910 елны Уфа губерна земство идарәсе каршында «Гайре русларны агарту шөгъһәсе» – рус булмаган халыкларның мәгариф бүлеге оештырыла. Гомәр башта беренче мөдир – мари милләтеннән Леонид Мендияровның ярдәмчесе булып эшли, 1913 елдан үзе мөдир була. Рус әдәбиятына мөкиббән Гомәр Терегулов үзенең ихласлыгы, мөгамәлә кору осталыгы һәм булдыклылык кебек сыйфатлары белән рус зыялылары һәм төбәк җәмәгать эшлекләренең ихтирамын казана, татарга бәйле төбәк мәсьәләләрен хәл итү буенча хезмәттәшлекне җайга сала.

Бу елларда аның сәяси карашлары үзгәреш кичерә. Ул большевикларның сыйнфый көрәш теориясеннән ваз кичеп, милләтпәрвәр либералга әверелә. Гади халыкка якынаеп, аның тормышын яхшырту өлкәсендә тырышып эшләгән дустын Гаяз Исхакый, якын итеп, «бердәнбер милләтче мирза баласы» дип атый; ул халкыбызның милли үзенчәлеген саклау өчен күпсанлы чараларга нигез сала, дип яза.

Чыннан да, 1912 елдан башлап, Уфа губернасында халыкны агарту эшләре яңа баскычка күтәрелә. Кооперация, мәгариф, гигиена, йогышлы авыруларга каршы көрәшү, игенче хуҗалыгы өчен файдалы үсемлекләр игү технологияләре, яңа авыл хуҗалыгы техникасы булдыру һ.б.лар хакында китаплар татарчага тәрҗемә ителә. Үтемлерәк булсын өчен, текстларда әйтемнәр, мәкальләр, шулай ук халык тормышыннан мисаллар китерелә. Тәрҗемә эшләре белән 1915 елга кадәр Мәхкәмәи шәргыя казые булган Хәсәнгата Габәши актив шөгыльләнә.

«Гайре русларны агарту шөгъһәсе» шулай ук, берничә дистә белгечне авылдан-авылга йөртеп, халыкны икъдисади яктан уята торган фәннәр, гигиена белеме буенча лекцияләр укуны оештыра.

Гомәр Терегулов 1914 елның җәендә булган земство киңәшмәсендә мәктәптән тыш укуукыту мәсьәләләреннән китапханәчеләр әзерләү кирәклеге турында сөйли. Нәтиҗәдә губернада, еш гына муллалар белән хезмәттәшлек итеп, земство хисабына 100 дән артык татар китапханәсе төзелә, берничә авылда уку өйләре ачыла, «Галия» мәдрәсәсен тәмамлаган яшьләр, аларга китапханәче булып урнашып, халыкны мәдәни агарту эшен киң җәелдерә.

Мөдир кул астындагы агартучылар халык җырларының музыка үрнәкләрен җыя, аларны юкка чыгудан саклар өчен, земство хисабына Саратов шәһәре консерваториясе укытучысы морза Мансур Ислам улы Солтанов идарәсендә комиссия төзелә.

«Гайре русларны агарту шөгъһәсе» көче белән 1914 елдан Уфа губерна земствосының матбугат органы - «Уфимский сельскохозяйственный листок», татарчага тәрҗемә ителеп, «Авыл көнкүреше журналы» исеме белән нәшер ителә башлый. Журнал редакциясендә 1914–1917 елларда тәрҗемәче булып шагыйрь һәм журналист Сәгыйть Рәмиев хезмәт куя.

1916 елда Терегулов рус булмаган халыкларның мәгарифенә багышланган земство киңәшмәсендә доклад сөйли. Чыгышында һәр халыкның милли һәм тормыш ихтыяҗларына туры килә торган уку йортлары ачарга кирәклекне ассызыклый. Дини мәктәпләрне дөньяви уку йортларына әвелдерү планын тәкъдим итә һәм, земствоның матди ярдәмен җәлеп итеп, бу өлкәдә зур нәтиҗәләргә ирешә. Шул ук елда земство Уфада мөселманнардан укытучылар әзерләү өчен 3 еллык педагогик курслар ача.

Гомәр Терегулов Уфа шәһәре татарлары мәдәни тормышында мөһим урын тота. Ул Мөселман хәйрия җәмгыяте эшчәнлегендә, җәмәгать оешмасы үткәргән мәдәни һәм хәйрия чараларында катнаша, татар спектакльләрендә уйный, «Госмания» мәдрәсәсе шәкертләренә рус теле укыта һ.б. Терегулов эшләгән еллар тарихка земство һәм татар зыялыларының нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе чоры булып кереп кала.

СӘЯСИ ЭШЧӘНЛЕК

Уфа губернасында зур абруйга ия Гомәр Терегулов исеме 1917–1918 елларда булган милләткүләм чараларда еш ишетелә. Февраль инкыйлабыннан соң Уфада «Мөселманнар арасында гражданлык фикерләрен тарату комитеты» оеша. Март башында комитет әгъзалары, шул исәптән Терегулов, мөфти Баязитовны һәм казый Г. Капаевны вазифаларыннан азат итә. Терегулов март азагында Петроградта Бөтенроссия мөселман съездын җыю өчен оештырылган Бюро эшчәнлегендә катнаша һәм татар җәмәгать эшлеклеләренең инкыйлаб шартларында мөселманнарны бердәмлеккә өндәгән күмәк мөрәҗәгатенә кул куя.

Үзе оештыруда катнашкан Бөтенроссия мөселман съездында (Мәскәү, 1-11 май көннәре), дини әләм тирәсендә түгел, милли байрак тирәсендә берләшергә чакырып, рус телендә сөйләгән доклады бер төркем делегатларда ризасызлык тудыра.

1917 елның 14–17 июлендә үткән губерна мөселманнары съездында губерна Милләт мәҗлесе сайлана. Терегулов туган телләрне земство, шәһәр думасында, губерна идарәсендә куллануны яклап сөйли, дәүләт җирләрен халыкка бирергә тәкъдим итә. Тиздән губерна Милли идарәсе рәисе итеп сайлана. Казанда узган һәм 22 июльдә милли-мәдәни автономия игълан иткән II Бөтенроссия мөселманнар съездында автономияне яклап ялкынлы чыгыш ясый, шулай ук беренче съездның җирләрне социализацияләү турында резолюциясен юкка чыгарып, хосусый милек сакланган хәлдә, дәүләт, удел, кабинет һәм монастырь җирләрен сатып алмыйча конфискацияләү кирәклеге турында чыгыш ясый. Аның тәкъдиме съезд тарафыннан кабул ителә.

1917 елның көзендә Уфада ачылган Милләт мәҗлесендә Терегулов милли-мәдәни автономия яклы төркемгә һәм мәгариф комиссиясенә керә, Милли идарәнең Мәгариф нәзарәтенә сайлана. Аның 1917 елның 1 ноябрендә булган утырышында мөселман укыту системасын саклаган хәлдә земстволар белән хезмәттәшлек итәргә чакыра.

Терегулов, губерна Милли идарәсе рәисе буларак, җирле автономия яклы ике төркем җитәкчеләренә каршы идеологик көрәш алып бара: 1) сул эсерлар төркеме җитәкчесе Галимҗан Ибраһимовка каршы – губернада лидерлык өчен; 2) Мәскәү съездында үзен мәркәзгә сайламаганнарына үпкәләп, башкорт автономиясен корырга тотынган Зәки Вәлидигә каршы – бердәмлекне саклап калу өчен.

Ул, Уфа губернасы либераллары вәкиле буларак, 1918 елның 5 гыйнварында дәүләтне Россия демократик федерациясе дип игълан иткән һәм большевиклар тарафыннан куып таратылган Учредительное собрание эшендә катнаша. Большевиклар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарта.

МӨҺАҖИРЛЕК ЧОРЫ

Терегулов 1918 елның язында Уфада миллимәдәни автономияне оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Уфага икенче тапкыр кызыллар керер алдыннан, 1918 ел ахырында Милли идарәнең җитәкчеләре белән бергә Кызылъярга күченә. Биредә Милли идарәнең атналык «Маяк» газетасын нәшер итүгә үзеннән өлеш кертә. Версаль тынычлык конференциясенә Гаяз Исхакый һәм Милләт мәҗлесенең төрекчеләр вәкиле буларак сайланган Гомәр Терегулов, Европага бару өчен, 1919 елның 10 апрелендә Ерак Көнчыгыштан, Иркутскидан Япониягә китәләр. Биредә дусларның юллары аерыла: Исхакый Европага китә. Авырып киткән Гомәр Харбинда татарлар арасында мәдәни-агарту эшләре алып бара, лекцияләр укый; Милләт мәҗлесенең соңгы эш нәтиҗәләре турында брошюра язып нәшер итә.

Терегулов 1924 елда Европага күченеп, Берлинда «Туран» җәмгыяте эшендә катнаша, докладлар укый. Төрек берлеген тормышка ашыру юллары – аның соңгы мавыгып һәм ялкынланып шөгыльләнгән темасы була. Бу хакта фикерләрен китап итеп туплый башлый, ләкин әсәр тәмамланмый кала. Сәбәбе – ялгызлык һәм туган илдән аерылу хисе, атасыннан күчкән эчкечелеккә бирелү гадәте. Бер‑ике ел Берлинда, бер‑ике ел Прагада, бер‑ике ел Варшавада яшәгәч, Фуад Туктаров белән Төркиягә күченә. Биредә Омәр Тәңреколый (Аллаһ колы) исемен ала. Тәрҗемәләр белән шөгыльләнә, иҗтимагый эшчәнлектән читләшә.

Гомеренең соңгы айларын Әнкарада яши. Каты авырудан соң, 1938 елның 29 августында Бакыркөй хастаханәсендә вафат була, Бакыркөй зиратында күмелә.

Гаяз Исхакый дустының вафаты турында ишетү тәэсирендә язган мәкаләсен түбәндәге сүзләр белән тәмамлый: «Без Гомәр Тәңреколый белән бергә 1905 елгы уяну дәверебезнең безгә биргән ташкын бер милләтчесен; хаклыкка җанын фида итүче идеалистын; төрек берлегеннән башка таркау төрек кабиләләре өчен милли барлык юктыр, дигән бер төрекчене; Идел-Уралның киң төреклек юлында тартышучы бер милли гаскәрине; руслыкның безгә биргән зәһәрле хасталыкларының зур бер корбанын арабыздан югалтабыз!.. Урыны җәннәттә булсын!» 

Илдус Заһидуллин

Фотолар түбәндәге сайтлардан алынды: photo.miras.info, иске сурәтләр: vk.com/wall-130649882_5970 

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: