
“Онлайн тавыш бирү акрынлап кертелергә тиеш!”
Хәерле көн, дуслар! Сайлауларга бардыгызмы әле? Казан халкы иртәдән үк бик актив бүген: кояш үзе үк урамга чакыра төсле!
14 сентября 2025
“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин иртәнге тугызда ук сайлау участогында иде. Җәмәгате белән ул Казан шәһәренең 96 нчы номерлы мәктәбенә килде. Редакциябезнең берничә соравына менә ничек җавап бирде ул:
-Кәефләр бик яхшы. Илебезнең, республикабызның киләчәген сайлыйбыз. Республикада яшәүче һәр кешенең бер генә теләге – тормышлар яхшы булсын, дөньяда тынычлык урнашсын. Мин дә шул теләктә калам. Махсус хәрби операциядән егетләребез исән-имин, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар.
-Әлеге сайлау участогы эшеннән сез канәгатьме? Онлайн тавыш бирүгә ничек карыйсыз?
-Әйе, сайлау участогында барысы да тәртип. Куркынычсызлык таләпләре саклана, сәүдә ноктасы да эшләп тора.
Онлайн тавыш бирүгә килгәндә, мин үзем моңа каршы түгел. Миңа калса, барыбер киләчәктә шулай булырдыр ул. Әмма бу ысулны акрынлап гына, традицион сайлаулардан баш тартмыйча кертергә кирәк.
Тагын бер кат бәйрәм белән, хөрмәтле татарстанлылар!
Добавить комментарий