Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Тәкъва галим һәм мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов

Тәкъва галим һәм мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов

Сүз кадерен белеп, мактауны үлчәп генә кулланган Шиһабетдин Мәрҗани үзенең шәкерте – Санкт-Петербург университетының Көнчыгыш факультеты лекторы, галим һәм мәгърифәтче Хөсәен Фәезханов турында: «Саф күңелле, күркәм холыклы, тоткан юлына тугры фикерле, бик акылы камил, мәртәбәле, киң мәгълүматлы, дөрес карашлы, илтифатлы, ачык әңгәмәдәш, язуы бик нәфис, оста оратор иде», – дип язган. Хөсәен Фәезханов Мәрҗанинең күңелен ничек яулый алган соң?

21 февраля 2023

Булачак галим Сембер губернасы Кормыш өязенең Сабаҗай авылында 1823 елда (кайбер мәгълүматлар буенча 1828 елда) крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Туган авылы мәктәбеннән соң – Казан өязе Бәрәскә авылы мәдрәсәсендә, аннары Казанда мулла Байморад бине әл-Мөхәррәмдә, мөдәррис Габделкәрим бине Габдерәхимдә һәм 1850 елдан Шиһабетдин Мәрҗанидә белем ала. Мәрҗани мәдрәсәсендә укыганда шәкертләр арасында «Зәки» (гадел, тәкъва) кушаматы белән таныла.
Хөсәен ислам дине гыйлемнәрен, гарәп, фарсы телләрен тирәнтен үзләштерүдән тыш, Казанда үзлегеннән рус телен өйрәнә. 1848 елда университет галимнәре Александр Казыймбәк һәм Илья Березин белән таныша, алар белән хезмәттәшлек итә башлый. Мәрҗани мәгълүматлары буенча, мәдрәсә шәкерте Казыймбәккә Коръәнгә махсус күрсәткеч төзүдә ярдәм итә. Иң мөһиме – университет галимнәре белән аралашу яшь кешегә алдагы тормыш юлын анык билгеләргә ярдәм итә. Мәрҗани шәкертенә киләчәген яхшырак көйләрлек эшләр (бай мәхәллә мулласы урынын күздә тота) булуы турында әйтә. Хөсәен Фәезхановның Санкт-Петербургка китүенә каршы була. Егет исә, сүзен сүз итеп, башкалага китә һәм, остазы язганча, «мәшһүр була».
БАШКАЛА УНИВЕРСИТЕТЫ УКЫТУЧЫСЫ
1849 елда профессор Александр Казыймбәк Санкт-Петербургка китә, соңрак, 1855 елда, Көнчыгышны өйрәнү кафедралары барысы да Казаннан башкала университетына күченеп бетә. Шул рәвешле Фәезханов Казанда аралашкан галимнәр башкалада эшли башлый. Шуңа күрә Хөсәеннең соңгы акчасына якынча 1854 елның башында Санкт-Петербургка күченүенә килгәндә, аның үзен белгән һәм алдагы тормыш юлында ярдәм кулы сузачак галимнәр янына китүен әйтергә кирәк. Крестьян гаиләсендә туган, Россиядә мөселман динен тотучы «инородец» саналган татар кешесенә университетта эшкә урнашырга, аның гыйлемле булуын таныган әлеге галимнәр булыша.
Бу елларда Санкт-Петербургта Түбән Новгород һәм Сембердән килгән, шулай ук Рязань губернасының Касыйм өязеннән күченеп урнашкан татарлар төркеменең бердәм булып яшәгәнен дә искәртү урынлы булыр.
Шәһәргә күченгән елны Фәезханов шәхси коллекциясендәге 26 кулъязмасын сата, ел саен диярлек Азия музее директоры академик Борис Дорн кушуы буенча ялланып кулъязмалар күчереп яза, 1865 елны академиядәге «мөселман китапларының» гыйльми каталогын төзергә җәлеп ителә, шул рәвешле тормышын көйләп җибәрергә тырыша.
1855–1856 уку елында башкалада, Казаннан күчерелгән студентлар белән бергә, Көнчыгыш факультеты эшли башлый. Әмма факультет деканы Александр Казыймбәкнең Хөсәенне мөселман язуы (каллиграфия) мөгаллиме итеп штатка алу планы барып чыкмый. 1856 елның мартында язган яңа гаризасына да халык мәгарифе министры тискәре җавап бирә. Көнчыгыш факультеты студентлары 1857 елның сентябрендә ректорга Фәезхановка татар һәм төрек телләре өйрәнү буенча практик дәресләр алып барырга рөхсәт бирүне сорап күмәк гариза биргәч кенә, мәсьәлә өлешчә хәл ителә. Ректор дәресләрне бушка алып бару шарты белән рөхсәт бирә: 1858 елның февраленнән Фәезханов атнага 4 тапкыр 1, 2 һәм 4 курсларда русчадан татарчага тәрҗемә итү һәм сөйләм телен камилләштерү буенча практик дәресләр бирә. Хезмәттәшләре Фәезхановның мөгаллимлек эшенә бик җаваплы каравы һәм студентларны үз фәне белән шөгыльләнергә мәҗбүр итүен искә ала. Шулай бушка ел ярым эшләгәч, факультет җитәкчелеге Фәезхановка 1860 елның мартында укытканы өчен 300 сум түләттерүгә ирешә.
Укыту барышына бәйле рәвештә ул 1862 елда «Краткая учебная грамматика татарского языка» уку әсбабын нәшер итә. 1864 елда аның камилләштерелгән вариантын әзерли.
1861 елның гыйнварында каллиграфия фәнен укыткан Ибниямин Әминов вафатыннан соң вакантлыга әйләнгән урынга Фәезханов билгеләнә. Шул ук елны университет тәкъдиме белән Фәезхановка гомерлек шәрәфле гражданин дәрәҗәсе бирелә – ул крестьян сословиесеннән чыгарыла һәм җан башыннан түләнә торган салымнан азат ителә.
1863 елның көзеннән, ниһаять, Фәезхановны университетның татар теле лекторы итеп эшкә алалар. Исеме факультет тормышында ачык күренә: ул диссертация яклауда катнаша, Госманлы дәүләтендә фәнни командировкада була һ.б.
МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК ПРОЕКТЛАРЫ
Хөсәен Фәезхановның Санкт-Петербургта мәгърифәтчелек юнәлешендә берничә проект эшләве мәгълүм. Шуларны берсе – 1857‑1859 елларда башлап та ахырына җиткерелми калган «Чулпан» исемле газета чыгару проекты. Бу хакта дәлил - халык мәгарифе министрына атап язылган гариза - архивта саклана. Гариза тәрҗемәче П.А. Пашино һәм Фәезханов исеменнән язылган, әмма беренчесенең генә имзасы куелган. Газета программасыннан күренгәнчә, анда дүрт бүлек булачак дип планлаштырылган: 1) хөкүмәт карарлары, 2) чит ил хәбәрләре, 3) фән яңалыклары 4) әдәбият. Югарыда әйтелгәнчә, проект тормышка ашмый кала.
Фәезхановның 1860 нчы еллар башында мәктәп реформасына багышланган проекты кулъязмасында шундый юллар бар: «Безнең халкыбызның киләчәге һәм ныклыгы берничә шартка нигезләнгән. Берсе – мал, берсе – дин һәм берсе – гыйлем. Әгәр бик фәкыйрь булсак, башка дин халкына хезмәттә торып, алар астында калачакбыз. […] Динебез камил сафлык белән таралмаган булса, без руслар, чуашлар һәм мукшылар кебек үк, руслар белән катнашып калган булыр идек. […] Надан булсак, тагын укымышлы халыклар тәэсире астында калачакбыз. Тел дә – мөстәкыйльлегебезгә бер сәбәп».
Бу проектта сүз яңа татар интеллектуаль элитасын әзерләүне максат итеп куйган уку йорты ачу турында бара. Автор фикеренчә, әлеге югары мәдрәсәдә гимназиядә укытыла торган фәннәрнең күпчелеге укытылырга тиеш. Шулай ук гарәп, фарсы һәм төрки телләр һәм ислам дине гыйлемнәре камил рәвештә өйрәтелсен. Тыйб (медицина) фәненнән алган белемнәр фельдшер хәзерләүнекенә тәңгәл булсын.
Мәдрәсәдә ике бүлек – шәригать гыйлеме һәм дөньяви белемнәр бүлеге эшләргә тиеш. Шәригать гыйлеме бүлегенең укыту программасы Европа телләреннән, артык зарурияте булмаган гимназия, ә рус теленнән гимназиянең югары сыйныфлары программасыннан азат булсын.
Дөньяви белемнәр бүлегендә гарәп һәм фарсы телләре, тыйб, дини гыйлемнәрнең махсус фәннәре бирелмәсен. Мәдрәсә биш сыйныфлы итеп күзаллана. Һәрберсендә икешәр еллык программа белән укытылып, соңгы ике сыйныфы шәригать белемнәре һәм тыйб буенча махсус сыйныфларга аерыла. Дөньяви белемнәр бүлегенең өченче сыйныфын тәмамлаучылар – урта уку йортларының югары сыйныфларына, ә дүртенчесеннән университет һәм башка югары уку йортларының махсус (хәзерлек) классларына керә алыр, дип фаразлана.
Фәезханов мәдрәсәдә шәригать гыйлемнәрен, шәрык телләрен һәм кайбер гимназия фәннәрен (хисап һәм геометриянең аерым тармаклары), ислам тарихы һәм мантыйкны (логика)  – татар телендә, башка фәннәрне рус телендә укытырга тәкъдим итә.
Уку йорты ачылган вакытта һәр бүлегенә алтмышар шәкерт җыю планлаштырыла.
Автор соңрак, төрле сәбәпләр белән, проектка берникадәр үзгәрешләр кертә, ахыр чиктә ул тормышка ашмый кала. Безнең өчен Фәезхановның бу кулъязмасы татар иҗтимагый фикеренең яңа баскычы буларак кадерле.
IMG_6761 (1)
Шиһабетдин Мәрҗани. 1860–1870 нче еллар.
IMG_6765 (2)
А.лександр Казыймбәк.
IMG_6767 (1)
Владимир ВельяминовЗернов.
ОСТАЗ БЕЛӘН БЕЛӘН ШӘКЕРТ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ
Хөсәен Фәезханов Александр Казыймбәк, академиклар Борис Дорн һәм Владимир Вельяминов-Зернов йогынтысында европача гыйльми эзләнү методикасын уңышлы үзләштерә. Шушы шартларда шәкерт белән аның остазы Мәрҗани мөнәсәбәтләре яңа яссылыкка күчә. Алар даими рәвештә хатлар аша хәл‑әхвәл белешеп, бер-берсенең фәнни эшчәнлекләре белән кызыксынып, үзара фикерләшеп яши. Фәезхановның чыганаклар табу буенча башкала китапханәләрендә, Азия музеенда мөмкинлекләре, һичшиксез, зур булган: ул Мәрҗанине кызыксындырган тарихи текст һәм китаплардан кирәкле урыннарын күчереп җибәрә. Урта гасыр татар тарихы буенча хезмәтләр язучы ике галим арасында җылы һәм эчкерсез профессиональ мөнәсәбәтләр шулай ныгып, үсеп бара. Шиһабетдин хәзрәт, шәкерте Хөсәеннең вафатыннан соң, махсус хат язып, аның архивының бер өлешен Казанга алдыруга ирешә. Мәрҗани шушы хәзинәне үзенең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») исемле мәшһүр хезмәтендә файдалана. Анда Хөсәен Фәезхановның «Казан ханлыгы», «Касимовский ханлыгы» кулъязмалары бераз үзгәртелеп һәм тулыландырылып урнаштырыла, шулай ук «Борынгы болгар ташлары» кулъязма текстындагы мәгълүмат һәм күзәтүләр дә бирелә. Галимнәр бу күренешне остаз һәм шәкерт арасындагы ихлас хезмәттәшлекнең чагылышы буларак бәяли.
Аларның татарларның килеп чыгышы турында фикерләре дә кызыклы. Фәезхановча чувашлар нәсел җебен төркиләшкән мәҗүси фин халыкларыннан ала, татарлар – Идел буе Болгар дәүләтендә татар-монголлар басып алганчы ук кыпчаклашкан, күрше фин кабиләләрен төркиләштереп үзләре арасында «эреткән» мөселман динендәге болгарларның варислары, ягъни галим татар халкы оешуында төрле этник компонентлар катнашкан, дип саный. Бу хакта ул хатларында остазы Шиһабетдин Мәрҗанигә дә яза. Димәк, бүгенге татарларның килеп чыгышын болгарларга һәм өлешчә алар арасында ассимиляцияләнгән күрше җирле халыкларга бәйләп карау ике галимнең уртак фикере дип әйтергә нигез бар.
IMG_6763 (1)
Хөсәен Фәезханов. 1860 нчы елларның беренче яртысы.
КЫРЫМ ХАНЛЫГЫНЫҢ ДИПЛОМАТИК КӘГАЗЬЛӘРЕН НӘШЕР ИТҮ
Хөсәен Фәезханов гарәп, фарсы, төрек, чуваш һәм рус телләрен яхшы белә, шулай ук мари, казах телләрен өйрәнә, борынгы үзбәк телендә китаплар укый. Фәннәр академиясе мондый югары әзерлекле текстологны 1858 елның язында Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү баш архивына Кырым ханлыгына бәйле чыганакларны ачыкларга һәм күчермәләрен эшләргә җибәрә.
1858 елның сентябренә кадәр, 4 ай чамасы архивта эзләнеп, галим ханлыкның Россия һәм Польша белән халыкара мөнәсәбәтләренә кагылышлы документларын барлый. Барлыгы 100 табак күләмендә кулъязма текст күчереп ала. Моңарчы аларның саны 378 дип исәпләнсә, Фәезханов тагын 103 яңа документ таба. Шулай ук архив хезмәткәрләренә башка фондларда сакланучы гарәп имласындагы документларны барларга булыша.
Текстолог алып кайткан күчермәләр белән танышкач, академиклар Фәезхановның эш сөючән, тормышын фәнгә багышланган югары квалификацияле галим икәнен таныйлар. Аның бу фәнни батырлыгы киләчәк тормышында нык ярдәм итәчәк әле. Санкт-Петербург Фәннәр академиясенең Борис Дорн, Арист Куник һәм Владимир Вельяминов-Зернов составындагы тарихфилология бүлеге 1858 елның 15 октябрендә бу кыйммәтле документларны нәшер итү турында карар кабул итә.
Китапны әзерләү Вельяминов-Зерновка йөкләнә, Фәезханов академикка ярдәмче итеп билгеләнә. Архив документлары күчермәләрен бастыруга әзерләүдә Хөсәен Фәезханов хәлиткеч роль уйный, үзен тирән белемле урта гасырлар белгече итеп таныта: Вельяминов-Зернов аның татар теле сөйләмнәрен яхшы белүе шаһиты була, бик еш текстологның фикерләренә таянып эш йөртә. Шушы фәнни хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе булып 1864 елда Кырым дәүләтенең 1520–1742 елларда Польша һәм Россия хөкүмәтләренә атап язган 379 дипломатик кәгазе тупланган 950 битлек фундаменталь «Материалы по истории Крымского ханства» китабы нәшер ителә. Фәезханов шулай ук китап азагында исемнәр, географик һәм аерым терминнар атамалары күрсәткечен дә әзерләп урнаштыра.
КАБЕР ТАШЛАРЫН ӨЙРӘНҮДӘГЕ АЧЫШЛАР
Академик Владимир Вельяминов-Зернов белән хезмәттәшлек тагын бер юнәлештә дәвам итә. 1860 елның җәендә Фәннәр академиясе Фәезхановны татарлардан мәгълүмат җыярга һәм, ханлык чоры мөселман кабер ташларын өйрәнеп, күчермәләр алырга дип Касыйм шәһәренә командировкага җибәрә. Галим шәһәр зиратында 29 урта гасыр татар кабер ташы язуы күчермәсен ала һәм Касыйм ханлыгы турында фәнни хезмәт яза башлый.
Фәннәр академиясе 1860 елның 17 октябрендә археографка алып кайткан күчермәләре өчен рәхмәт белдерә, ә Вельяминов-Зерновка, бу кәгазьләрдән файдаланып, Касыйм ханлыгы турында фәнни китап язуны йөкли.
1863 елда Вельяминов-Зернов үзе дә, Касыймга барып, өстәмә чыганаклар туплый. 1863, 1864, 1865 елларда өлешләп нәшер ителгән «Исследование о касимовских царях и царевичах» китабы хезмәттәшлекнең матур нәтиҗәсе булып тора. Фәезханов алып кайткан эпитафик текстлар хезмәтнең 3 нче өлешендә урнаштырыла.
Галим Казах даласына барганда яисә кайтканда гадәттә, Казанда берәр атна торып, борынгы кабер ташларын өйрәнү максатында тирә‑як татар авылларына бара. 1862 елны Тау ягына ясалган кыска вакытлы сәфәре вакытында Фәезханов Сембер губернасының Тархан исемле татар авылы һәм Тәтеш өязенең Урюм исемле мукшы авылы янында болгар чоры кабер ташларына юлыга. Өйрәнү нәтиҗәләрен археограф Фәннәр академиясенең Көнчыгыш бүлегендә 1862 елның 15 декабрендә доклад итеп сөйли. 1863 елны исә «Известия Русского археологического общества» басмасында бу турыда «Өч болгар кабер ташы язмалары» исемле мәкаләсен бастыра. Язма күләме буенча кечкенә булса да, эчтәлеге буенча сенсация тудыра. Моңарчы галимнәр Болгар чоры кабер ташларында гарәп имласы белән язылган даталарны дөрес укый алмаган булсалар, Фәезханов бу хәреф-сүзләргә «ачкыч» таба. Кабер ташларында саннар язылган сүзләрне чуваш теле ярдәмендә укырга кирәклеген дәлилли.
IMG_6746 (1)
Хөсәен Фәезхановның кабере. Сафаҗай авылы.
КАЗАХЧА-РУСЧА СҮЗЛЕК ЭШЛӘҮ ТАРИХЫ
Хөсәен Фәезханов 1855 елның 10 гыйнварында башкалада яшәүче, чыгышы белән Касыйм өязеннән булган Бибифатыйма Яхъя кызы Бикиева белән никахлаша. Бу никахтан гаиләдә туган Бибигайшә, Бибизәйнәп һәм Әминә исемле өч кыз бала исән‑сау үсеп җитә.
Еллар дәвамында гаять зур киеренке шартларда гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнү, Санкт-Петербургның дымлы һавасы, бигрәк тә беренче елларда яшәгән фатирының кыш көннәрендә юеш булуы ахыр чиктә Хөсәеннең сәламәтлеген какшата. 1863 елда Шиһабетдин Мәрҗанигә язган бер хатында Фәезханов, үз‑үзеңә ышанмау һәм күңелне биләп алган шик-шөһбәләр, гомуми рухи төшенкелек һәртөрле чирдән дә авыррак, дип зарлана һәм үзен тынычландырып торучы хәләл җефетенә рәхмәтләр әйтә. Бу караңгы уйлар ул вакытта дәвалап булмый дип саналган туберкулез авыруыннан килеп чыккан булса кирәк. Фәезханов 1859 елда кан йөткерә башлый. 1861 елның ахырында табиблар Хөсәенгә Казах даласында кымыз эчеп дәваланырга киңәш итә.
1862 елны факультет җитәкчелеге Фәезхановның дәвалануга баруын 4 айлык фәнни командировка итеп раслата, юлга 100 сум акча да юнәтә. Галимгә казахларның авыз иҗаты үрнәкләрен җыю, бу төрки телне өйрәнү һәм казахча-русча сүзлек эшләү бурычы куела. Беренче барганда галим 2 мең сүз һәм әкиятләр язып алып кайта. Шушындый кымыз белән дәвалану белән янәшә фәнни сәяхәтләрне галим тагын 1863, 1864, 1865 елларда ясый.
Фәезханов бу сүзлекне тәмамлый алмый. Шулай да аның хезмәте бушка китми. Казах теле буенча ул җыйган материалларны төрки телләр галиме Лазарь Будагов ике томлы «Сравнительный словарь турецко-татарского словаря» (1869, 1871 еллар) хезмәтендә файдалана.
Лектор 1865 елда даими рәвештә дәрескә йөри алмаганга, студентлардан имтиханны өендә кабул итә. Ә яз көне, Казах даласына барып җитмичә, Уфа губернасының бер авылында тукталып, шунда кымыз эчә.
Хәле вакытлыча яхшырып ала. Әмма 1865– 1866 елның кышын авырып уздыра, укытырга йөрми диярлек. Факультет җитәкчелеге, галимнең тормышын җиңеләйтү өчен, 1866 елда аның кымыз эчәргә баруын сүзлекне тәмамлау өчен фәнни командировка итеп раслата: 1 апрельдән 1 сентябрьгә кадәр хезмәт хакын саклап, кулына 300 сум акча биреп юлга озата.
Фәезханов 7 апрельдә Санкт-Петербургтан юлга чыга, 6 майда туган авылында килеп җитә, авыруы көчәеп, Сабаҗайда тукталырга мәҗбүр була. Озакка сузылган каты авырудан соң, 1866 елның 28 августында вафат була. Җәсәде авыл зиратында дәфен кылынган.
Илдус Заһидуллин
Фотолар автордан алынды

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: