
Кайда шәһәрдән рәхәтрәк яшиләр
Балтач районының Бөрбаш авылына баргач, күңелне мең төрле халәт биләп алды: гаҗәпләнү, соклану, хәтта үпкә. Кемгә, ни өчен – боларын язманы укыганнан соң белерсез...
28 декабря 2018
АКСАКАЛЛАР АВЫЛЫ
Бөрбашны авыл да димәссең, ул шәһәр янындагы бер бистәне хәтерләтә. Яңа салынган төзек йортлар (араларында ике катлылары да шактый), кибетләр, һәртөрле социаль объектлар... Чагыштырмача зур да: биредә 860 кеше яши, 260 хуҗалык бар.

Салаларга баргач, иң беренче эш итеп балалар бакчасы, мәктәп белән кызыксынам: ничә бала йөри, укый? Нәкъ менә шушы саннар ярдәмендә авылга гомуми нәтиҗә дә ясап була. Бөрбаш балалар бакчасына бүген 40 сабый йөри икән. Урта мәктәптә 138 укучы белем ала, шуларның 80е –Бөрбаш авылыннан. (Белем бирү йортына тагын ике авылдан йөреп укыйлар). Шәхси эшмәкәр булып теркәлеп эшләүче уннан артык хуҗалык бар. Кайсы казылык ясый, кайсы теплица тота, кайсы агач яру эше һ.б. белән шөгыльләнә. Ә иң гаҗәбе: һәр өч йортның берсендә яшь гаилә яши. Урам тулы бала-чага. Кичләрен, шәһәр урамындагы кебек, халык гөрләп тора икән: чана, чаңгы шуалар, чаңгы таякларына таянып, Скандинавия йөреше белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Бөрбашныңүз аксакалы бар: бөтен республикага билгеле шәхес ・ Татарстанныңбаш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.
Бөрбаш Чувашиянең Урмай, Шыгырдан авылларын да хәтерләтте күпмедер дәрәҗәдә.Ул якларда авыл белән элеккеге заманнардагыча аксакаллар «идарә итә» бүген дә. Юк, рәсми рәвештә кәгазьләрдә күренми, чагылмый ул, ә халык белән эшләгәндә сизелә. «Фәлән абзый белән килешеп эшләнде», – дип сөйлиләр авылныкылар. Бөрбашның да үз аксакалы бар: бөтен республикага билгеле шәхес – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлап кайткач, гомер буе туган районына, авылына хезмәт иткән патриот ул. Монда кем белән сөйләшсәң дә: «Безнең Җәлил хәзрәт», – диләр.
Татарстанның баш казые туган авылы мәчетендә имам булып тора. Хәзрәт белән Бөрбаш мәчетендә очраштык:
– Җәлил хәзрәт, авылда яшьләр күпләп калуда сезнең өлешегез зур, диделәр. Моның сере белән уртаклашсагыз иде. Сез аларны ничек үгетлисез?
– Берәүне дә көчләп авылда калдырмыйм, – диде хәзрәт. – Фәкать аңлату эшләре генә алып барам. Сезгә дә бер мисал китерим әле. Бөрбаш мәктәбен без 65 укучы тәмамладык. Шулардан алты егет авылда калды. Бүген тормышлары «ялт» иткән. Болын кадәр йортта яшиләр, хуҗалыклары нык. Рәхәтләнеп туган як һавасын сулап, кендек каны тамган туфракка басып йөриләр. Ә читкә киткән яшьтәшләребез нәрсә? Шул кысан бер‑ике бүлмәле фатирларында гомер иттеләр. Шәһәр – шәһәр инде ул: урам тулы чит кеше, анда егылып ятсаң да, яныңнан битараф кына узып китәргә мөмкиннәр. Ә авылда, бәла‑каза килсә, секунды белән йөгереп киләләр. Менә хәзер нәтиҗә ясап карагыз инде: авылда яшәү отышлымы, шәһәрдәме? Авылда начар яшиләр дигән сүз чып‑чын ялган! Әнә, карагыз: йорт саен – ничә машина, көнкүрешләре – менә дигән. Әйе, элек авылларда тормыш итү авыр иде. Хәзер мичкә ягасы, су ташыйсы да юк хәтта.
– Авылда эш юк, дип зарлана бит халык, – дим.
– Аны сез, журналистлар, шулай дип язасыз. Ә чынлыкта теләге булган кешегә эш бар. Шәһәрдән аермалы буларак, авылда селкенеп йөргән өчен генә акча түләмиләр. Монда чынлап торып эшләргә кирәк…

Менә шундыйрак сөйләшү булды. Дөресен генә әйткәндә, хәзрәтнең бу сүзләренә үпкәләп тә куйдым. Журналистлар уйлап чыгарып язмый: бик күп авыллар эшсезлек аркасында бетеп бара. Тик Бөрбашта – икенче ситуация. Беренчедән, авылда колхоз системасы сакланып калган. Фермалар, трактор парклары – барысы да гөрләп эшләп тора. Урта мәктәп, зур балалар бакчасы (анда ике төркем эшли), өч кибет – барысы да авыл кешесенә эш урыннары дигән сүз дә. Һәм, әйткәнемчә, эшмәкәрләр дә халыкны эшле иткән. Хәер, бу хакта соңрак…

«РЕСПУБЛИКАДА МОНДЫЙ ҮЗӘКЛӘР ЮК»
Эш урыннарын санауны дәвам итсәк, Бөрбаш балалар пансионатын да исәпкә алырга кирәк. Унлап бөрбашлы хезмәт куя анда. Пансионат 2018 елның сентябрендә генә ачылган. Бүген биредә 13 үсмер малай яши. Әлеге учреждениенең максаты – дини юнәлештә тәрбия бирү. Әле уку‑укыту планы да расланмаган, шунлыктан чынлап торып дин гыйлеме бирә алмыйлар. Шуңа да бүген ул күбрәк – яшәү урыны.
– Безнең максат – татар телен камил белгән шәкертләр, ә киләчәктә дин әһелләрен тәрбияләү, – диде пансионатның директоры Альберт Базагутдинов. – Үзегез аңлыйсыз: һәр эшне башлаганда аерым кыенлыклар белән очрашасың. Әлегә балаларны укытырга лицензиябез, башка документларыбыз да юк. Ләкин тиздән барысы да хәл ителер дип уйлыйм. Шул юнәлештә эшлибез.
Бөрбаш пансионатына малайлар Казан, Түбән Кама шәһәрләре, Кукмара, Яшел Үзән, Буа районнарыннан килгән. Алар иртән Бөрбаш урта мәктәбенә китә. Көндезге өчләрдә кайтып, тамак ялгап алып, азрак ял иткәч, күршедәге мәчеткә дин сабаклары укырга керәләр.
– Бу элек мәктәп бинасы иде, – дип таныштырып йөрде пансионатның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Базагутдинова. – 2015 елда «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды бинаны рәсмиләштереп, үз өстенә алды. Һәм ремонт эшләре башлап җибәрде. Агымдагы җәйдә бөтен эшләр дә тәмамланып, яшүсмер малайларны кабул иттек.
Бөрбаш пансионаты 40 урынга исәпләнгән. Тик әлегә аның кадәр бала җыймаганнар. Ни өчен дигәндә, тәҗрибә булмау сәбәпле, эшне аздан башлаганнар. Киләсе елга тагын унлап үсмерне алырга ниятлиләр.
– Дөресен генә әйткәндә, күңелдә шик тә бар иде: төрле районнардан килгән балалар бер гаилә булып яши алырлармы? Безгә 5–8 нче сыйныф укучылары килде. Аларның берсе дә гаиләсеннән аерылып яшәгән малайлар түгел. Аерылуны авыр кабул итмәсләрме? Бөрбаш урта мәктәбенә ияләнерләрме? Бер‑берсе белән уртак тел табарлармы? Кыскасы, сораулар бик күп иде. Менә инде дүрт ай вакыт узып бара, Аллага шөкер, бер конфликт та чыкканы юк. Авыл балалары белән дә уртак телне тиз таптылар.
– Шәһәр балаларына Бөрбаш мәктәбенә ияләнү авыр булмадымы? Сездә бит уку татар телендә, ә шәһәрдә русча укыйлар, – дим.
– Үзебез дә шуңа борчылган идек, бактың исә, тел проблемасы үсмерләр өчен әллә ни катлаулы түгел икән. Әлбәттә, алгебра, химия кебек фәннәр башта авыррак бирелде, әмма тиз өйрәнделәр. Бөрбаш мәктәбендә укытучылар да көчле, аларның өлеше зур булды.

Пансионатта ашау, яшәү бушка. Моның барысын да «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды күтәрә. Авылга «Ярдәм» мәчетеннән махсус укытучы – Солтан хәзрәт Сөләйманов кайткан. Ул Бөрбашта гаиләсе – хатыны, өч кечкенә кызы белән яши. (Хәзрәт белән күрешеп булмады, авылда түгел иде).
...Пансионат турында язуны төгәлләдем дә, тагын бер кызыклы хәл искә төште. Шәһәр балалары Бөрбашны аеруча яраткан. Урамдагы сыер-сарыкларга, тавык-чебешләргә мөкиббән киткәннәр. Ә Түбән Камадан килгән үсмер очрагы тагын да кызыклырак.
– Пансионатка Түбән Кама малае бер кочак дару белән килде, көчле аллергия иде аның, – дип сөйләде Альберт Базагутдинов. – Әти‑әнисе бу чир белән ничек монда яшәр дип борчылды. Өч ай дигәндә, ышанасызмы-юкмы, малай бер дарусыз яши башлады. Һава килештеме, сумы, әйтә алмыйм. Элек кишер, чөгендер ише төсле яшелчәләрне авызына да капмый иде, хәзер яшьтәшләре белән бөтен нәрсәне ашый. Малай күптән түгел әти‑әнисе янына Түбән Камага кайтып килде. Шәһәрдә яңадан аллергиясе башланган. «Бөрбашка гына күченеп кайтырбыз, ахры», – дип әйтә әнисе, уены‑чынын бергә кушып.
«ИТ КОРОЛЕ»
Бөрбашның эшкуарлары турында югарыда әйтеп узган идем. Шуларның иң эресе, районга гына түгел, республикага билгелесе – Илшат Гыйльмуллин. Рәсми рәвештә КФХ «Гыйльмуллин» дип атала. Документ нигезендә 2015 елда эшли башлаганнар. Ә бу өлкәдә эш тәҗрибәләре 8 еллап инде.
Бөрбашта күпләр казылык ясый белә булып чыкты. Берничә ел элек ул модага кереп киткән булган. Бүген дә кайберәүләр үзләре өчен казылык ясый. Гыйльмуллиннар шулай зурлап колбаса ясый торган цех ачарбыз дип планлаштыру түгел, уйлап та карамаган. Хуҗалар әйтүенчә, барысы да үзеннән үзе килеп чыккан.
– Илшат, син казылыкны әйбәт ясыйсың, безгә дә эшлә әле, дип, танышлар ит китерә башлады, – дип сөйләде фермер. – Эш өчен акча да бирделәр. Шулвакыт күңелдән генә, кара, казылык ясауга сорау зур икән, ныклап шөгыльләнсәк, дип уйлап куйдым. Хатыным Рамилә дә минем фикерне куәтләде. Менә шулай итеп казылык, колбаса ясый башладык. Аннан өйдә җәелеп ятканчы, дип, ишек алдындагы бер корылмага күчендек. Санитар таләпләрне үтәп, җайлап кына эшләп куйдык. Сорау күп булу сәбәпле, ул урын да җитми башлады. Шуннан соң, тәвәккәлләп, менә хәзерге урында цех ясадым. Ит чыгартырга, колбаса ысларга кирәкле бөтен җиһазларны сатып алдым.
Бүген Гыйльмуллиннар цехында колбаса, казылык, ветчина, сосиска ясыйлар. Каз-үрдәк, сыер, сарык, ат кабыргасы ыслауга шулай ук сорау зур икән. Кышын эш бермә‑бер арта, ди.

– Даими рәвештә дүрт хатын‑кыз эшли, – диде Илшат Гыйльмуллин. – Тагын ярдәмгә берничә кешене чакырабыз. Яңа суелган итне тиз арада эшкәртергә кирәк бит.

Өстебезгә халатлар киеп, цехка кереп, эш барышы белән танышып чыктык. Гаҗәп монда! Бер апа зур иттарткычтан ит чыгара, икенчесе кабыргаларны чистарта, өченчесе зур казанда кайный торган итне карый... Колбаса ясау процессы шундый икән. Илшат абый безгә суыткычны ачып күрсәтте. Дистәләгән зур савытларда яңа суелган ит тора. Хуҗалыклардан килгән ул. Һәр савытка кешенең исем-фамилиясе, телефоны язылган.


– Һәр кешегә үзе алып килгән иттән ясап бирәсезме әллә колбасаны? – дим.
– Әлбәттә! Хуҗалар үзләре шулай тели. Без исә, берәүне дә алдамыйча, нәкъ сез әйткәнчә эшлибез.
Колбасага бөтен ит тә бармый икән. Мисал өчен, 80 килограмм итнең яртысы гына эшкә китә, ди. Калганы – сөяге, сеңерле итләре – аерып алына. (Хатын-кызлар нигездә шуларны эшли.)
– Ышандырып әйтә алам, ризыкларны бер химиясез ясыйбыз, – диде Илшат Гыйльмуллин. – Сыйфатсыз эшләсәң, клиентларны югалтасың. Ә алар елдан‑ел күбәя: Балтач кешеләре генә түгел, Киров өлкәсе, үзебезнең Арча, Балык Бистәсе, Лаеш якларыннан, ягъ киләләр.
Фермерның хыяллары зурдан – колбаса цехы белән янәшә ат фермасы төзеп ята ул. Үзе үстергән ат итеннән колбаса ясап сатасы килә. Ә бүген аның төп эше – әнә шулай кешегә хәләл ит ризыклары ясап бирү. Бөрбаш колбасалары шулай ук сатуга да китә. Атна саен Казанда узган ярминкәләргә киләләр икән. Татарстан белән генә чикләнмичә, Россиягә дә чыгасы килә аларның.
ӨЧ БУЫН – БЕРГӘ!
Бөрбашта киң таралган бер күренеш – ул өч буынның, ягъни дәү әти‑дәү әни, әти-әни, балаларның бергә яшәве. Өч йортның берсе шулай көн итәдер, мөгаен. Бу да – Җәлил хәзрәтнең үгет-нәсихәте, аның шәхси үрнәге йогынтысында. Күпләр беләдер, баш казый кая гына барса да, берничә буын бергә яшәүне хуплап сөйли. Үзе дә дәү әти, дәү әни тәрбиясендә үскән, төпчек улы да әлеге традицияне дәвам иткән.
– Татарда гомер-гомергә төпчек ул төп нигездә калган, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт безгә дә. – Кече улым шуны аңлап, белеп үсте. Өйләнгәч, безне ташлап чыгып китү уенда да булмады. Ә менә олы улыбыз район үзәгенә – Балтачка йорт салырга ниятләгән иде. «Бик саласың килсә, сал, тик бел: мин сиңа энә күзе кадәр дә ярдәм итмәячәкмен. Туган авылыңа сыешмыйсыңмы?!» – дидем. Шуннан, син күр дә, мин күр: олы улыбыз Бөрбаштан йорт салырга урын эзләп йөри башлады. Күтәрергә без дә булыштык. Ул елны өч йөз банка гөмбә генә эшкәртеп саттым... (Җәлил хәзрәт атаклы гөмбәче, бакчачы. – Авт.)
Шулай итеп, Җәлил хәзрәтнең ике улы да туган авылында калган, өчәр балалары бар. Хәер, Бөрбашта өч бала – гадәти күренеш.

– Без дә әти‑әни белән яшибез, – дип сөйләде Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. – Бик рәхәт бит: хатыным белән көне буе эштә, балалар бакчасына дип ашыгасы түгел. Кайткан җиргә кайнар ризык әзер, балалар караулы.
Равил әле берничә ай элек кенә җирлек башлыгы булган. Аңа кадәр тормыш иптәше белән казылык ясап сату белән шөгыльләнгән, теплица тоткан. Хәзер бу эшләрен ташларга туры килгән.
– Авыл җирлеге башлыгы булырга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем инде, – диде. – Бөтен кеше үз эше белән генә шөгыльләнсә, авыл өчен кем йөрер? Әле менә иганәче ярдәме белән мәчет манарасына яктылык уздырдык, караңгыда әллә кайдан балкып тора хәзер. Тагын багана башларына 295 мең сумлык яктырткычлар алып куйдык. Хәзер менә яңа эш артыннан йөрибез – авыл башына 1 чакрым 800 метрлы чаңгы юлы ясыйсы иде. Утлар белән яктыртыла торган булачак ул... Рәхмәт яусын, Бөрбаштан чыккан кешеләр дә авылны онытмый. Акчалата ярдәм итәләр. Бу юлы да аларга өметләнәбез.

Бөрбашка көндез барганлыктан, өч буын бергә яши торган гаиләләрдәге балалар белән күрешү насыйп булмады, ул-кызлар йә бакчада, йә мәктәптә иде. Шулай да, ике бәләкәчләре булган Миңнуллиннар белән танышып чыктык. Ир белән хатынга әле утыз да юк. Гаилә башлыгы Айгиз – Бөрбаш мәктәбендә директор урынбасары, Зөлфия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Олы уллары Юныска 2 яшь тулган, кечесе Мусага алты ай гына. Миңнуллиннар яңа йорт җиткергән.
– Без яңа урамда яшибез, – дип каршы алды гаилә башлыгы. – Авыл зурая, Аллага шөкер. – Яшьләрнең күп булуы аеруча сөендерә. Бергә аралашасың, бәйрәмнәрдә җыелып утырасың. Балаларга да күңелле. Бик рәхәт яшибез.
...Кайбер авылларга баргач, туган төбәгеңне ташлап шәһәргә чыгып киткәнеңә үкенеп куясың. Салада да бер дигән итеп яшәп була! Балтач районының Бөрбаш авылыннан кайткач та күңелдә әнә шундыйрак уйлар бөтерелде.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
Җәлил хәзрәт Фазлыев:
– Бөрбаш тарихы белән күптәннән кызыксынам. Архивларда утырып, авылда яшәүче һәр гаиләнең нәсел шәҗәрәсен төзедем.
Авылыбыз XV гасыр урталарына карый. Балтач районының күпчелек авыллары Казан ханлыгы җимерелгәч оеша, ягъни халык бу якларга таба күченеп утыра.
Бөрбаш җирлегендә табылган беренче кабер ташы Туктаргалинеке. Ул 1675 елда күмелгән. Авылга нигез салучы Көчек атлы кешенең улы булырга тиеш, дип фаразлыйлар. Ул таш бүген дә зиратта тора: яңа мәрмәр таш хәстәрләп, рус хәрефләре белән дә язып куйдык. Киләчәк буыннарга тарих өлгесе булып калсын.
Исеменә килгәндә, Көчекнең уллары, оныклары бу җирлектә терлек утарлары тота. Бөр елгасында хайваннар су эчә. Шушы елгага нисбәтле, Бөрбаш исеме бирелгән дигән фикер яши».
Добавить комментарий