Сайттагы яңалык
Номер темасы МУСА БИГИЕВ. ЯҢАРЫШ ТЕОРИЯСЕ ХАТЫЙБЫ

Фәлсәфәче, җитди дини хезмәтләр авторы, бөтендөнья ислам форумнарында СССР мөселманнары вәкиле булган әлеге данлыклы шәхес гомеренең соңгы егерме елын горбәттә үткәрергә мәҗбүр ителә. Муса Бигиев – XX гасырның беренче яртысы татар һәм гомуммөселман дини-яңарыш теориясе вә практикасы күгендәге иң якты йолдыз ул.

19.05.2022
Номер темасы РИЗАЭТДИН ФӘХРЕТДИН. БОЛГАНЧЫК ДӘВЕР МӨФТИЕ

Ризаэтдин Фәхретдин (1859–1936) татар иҗтимагый фикере тарихында уникаль урын алып тора. Ул XIX гасыр ахыры – XX гасыр башындагы яңарыш хәрәкәтендә мөһим фигура санала һәм тарихка күренекле тарихчы, педагог-мәгърифәтче, дин эшлеклесе, язучы буларак кереп кала.

19.05.2022
Номер темасы ГАЛИМҖАН БАРУДИ. ТАТАРНЫ ДӨНЬЯГА ТАНЫТУЧЫ

Без аны кем дип атасак та ялгышмабыз – дин галиме, мәгърифәтче, реформатор, язучы, журналист, сәясәтче һ.б. Барудиның сәясәттә үз юлы булган. Ул каршылыкларны, проблемаларны мәҗбүриләү, көч куллану ысулы белән түгел, ә тыныч юл белән хәл итү ягында торган.

19.05.2022
Номер темасы ГАБДУЛЛА БУБЫЙ. МӘГЪРИФӘТ ИСЛАХЧЫСЫ

Иж-Бубый. Ерак татар авылы, Казанга кадәр – өч йөз чакрымнар тирәсе. Ләкин нәкъ менә әлеге авыл XIX– XX гасырлар чигендә Габдулла Бубый тырышлыгы белән ислам дөньясында мәгърифәт үзәгенә әверелә, һәм бирегә гыйлем эстәргә хәтта Россия империясеннән генә түгел, чит илләрдән дә киләләр.

19.05.2022
Номер темасы ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ. ТАТАР ТАРИХЫ АТАСЫ

1870 елда Казанда «Назурател-хак…» («Хакыйкатьне күзәтү…») китабы дөнья күрә. Китап авторны үз ватанында гына түгел, бөтен мөселман Көнчыгышында таныта, чөнки әлеге хезмәттә үз заманы һәм даирәсе
өчен яңа дини-реформаторлык идеяләре чагылыш таба. Шиһабетдин Мәрҗани күренекле дини ислахчылык идеологына әверелә. Әмма бөтен тормышының төп китабы әле язылмаган була…

19.05.2022
Номер темасы ГАБДЕННАСЫЙР КУРСАВИ. ТАТАР ДИНИ РЕФОРМАЛАРЫ КАРЛЫГАЧЫ

Һәр яңарыш хәрәкәтен үткән дәвердәге иң яхшы идеяләрне яңа заман таләпләре белән яраштырырга сәләтле шәхес кузгатып җибәрә. Аның карашларын замандашлары һәрвакытта да кабул итеп бетермәскә
мөмкин, әмма киләчәкне кайгырткан бу идеяләрне сакларга һәм үстерергә әзер шәкертләре кала. Татарларда дини ислахчылыкка нигез салган Габденнасыйр Курсави эшен дә дәвам иттерүчеләр табыла.

19.05.2022
Номер темасы КОЛ ШӘРИФ. КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ СОҢГЫ ИМАМЫ

Казан ханлыгының рухи лидеры, күренекле дин эшлеклесе, дипломат, шагыйрь – болар барысы да Кол Шәриф турында. Бөтен гомерен үз халкына хезмәткә багышлаган шәхес. Ватанының бәйсезлеген яклап, шәкертләре белән бергә һәлак була, әмма җиңелми.

19.05.2022
Номер темасы ҖӘДИДЧЕЛЕК. ЯҢАРЫШ ЮЛЫ

XIX гасыр азагында Россия империясе мөселманнары арасында ислам мәдәнияте һәм җәмгыятенең яңаруын дәгъвалаган иҗтимагый-сәяси һәм интеллектуаль хәрәкәт – җәдидчелек барлыкка килә һәм үсеш ала.

19.05.2022
Номер темасы ХАКЫЙКАТЬКӘ ХОКУК БИРГӘН ДИПЛОМ

Татарстан дини традицияләрне дәвам итүне яңадан торгыза. Бөек Болгарның нәкъ үзәгендә төп миссиясе илебездәге мөселман өммәтенең кадрлар һәм интеллектуаль элитасын әзерләүдән гыйбарәт булган академия урнашкан.

19.05.2022
Номер темасы МОҢАРЧЫ БУЛМАГАН ЭПОС

«Туган Атаман каршысында дер‑дер калтырап торган Гөлчəчəкне иңеннəн кочты.
– Син бу кызны алып китмəкче буласыңмы?
– Безгə түлəргə ун тəңкə көмеш таба алмагач, алып китми нишлим инде? – диде Атаман.
Дулкынлануын көчкə тыеп, Туган Атаманга туры карады:
– Гөлчəчəк урынына, сезнең белəн мин китəм! Минем һөнəрлəрем күп, сезгə кирəгем чыгар».

19.05.2022
Номер темасы ИБН ФАДЛАН СӘЯХӘТНАМӘСЕ

Бу – Мөхәммәд ибне Сөләйманның буйсынучысы, хәлифә әл-Мокътәдирнең болгарлар патшасына җибәрелгән кече илчесе Әхмәд ибне Фадлан ибне әл-Габбас ибне Рәшид ибне Хаммадның китабы. Ул анда 921–922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә үзе шаһит булган нәрсәләрне, патшалар һәм халыкларның көнкүреше турындагы мәгълүматларны терки.

19.05.2022