Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
“Бу бала озак яшәмәс...”

“Бу бала озак яшәмәс...”

Бөек Җиңүгә 80 ел тулу уңаеннан, яңа рубрика башлыйбыз: “Без – кырык беренче ел балалары”. Бөек Ватан сугышы башланган чорда туган, тәпи киткән бу сабыйларның язмышы ничек булып беткән?

10 февраля 2025

Буа районының Яңа Тинчәледә яшәүче Дамил Фатхуллин сугыш башлангач туган. Шунысына сөенә: сугышка киткәнче әтисе аны кулына алып сөеп калган.   

-Әтием Җиһанша, трактор бригадиры булган,- диде Дамил абый. – Сугыш башлангач ул дүрт ай авылда торган әле, хезмәттә булган. Аннан соң барыбер 20 октябрьдә сугышка киткән. Әтидән ике атналык булып калганмын. Юлга кузгалганчы һәр баласын кочагына алып сөйгән ул. Бишектән мине дә кулына алган. Аннан әнигә әйткән: “Бу бала озак яшәмәс инде, бик кечкенә, җәннәт кошы булыр. Ничек тә тә олыракларын үстерергә тырыш, сакла аларны...” 

Әти сугыштан исән кайтса, минем нинди тере, үткен булып үсүемне күреп шаккатыр иде, юк бит, кайтмады.

Дамил абый турында гыйбрәтле язманы журналыбызның февраль саныннан укый аласыз.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: