
“Чаманы югалтмаска кирәк”
Хәерле җомга көннәре белән, дуслар. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән бүген cоциаль челтәрләр турында сөйләштек.
07 февраля 2025
-Күпләр бүген бөтен тормышын интернетка куеп бара. Моңа ничек карыйсыз? –
Бер мәзәк тә бар: кунаклар җыелгач, хуҗа кеше: “Хәзер минем онык сезгә ун меңгә кадәр санап күрсәтә”,- дигән. Баласы булмаганнарга бәлки ул кызыктыр. Тик алты-җиде оныгы булган кеше ашка азрак тынычланырга дип килә. Файдалы дигән әйбер дә чамадан чыга икән, ул агуга әйләнә. Интернет та шулай. Кеше күрсен өчен кадр арты кадр эләләр.
Аллаһы Тәгалә безне күреп, белеп тора, шул җиткән. Берәү әйткән бит: ярты гомерем эш күрсәтеп үтте, икенче яртысы көнчеләрнең зыяны тимәсен дип, эшемне яшереп үтте, дигән. Әлбәттә, интернетның файдалы ягы да бар, әллә кемнәр белән танышасың, аралашасың. Чаманы югалтмаска кирәк. Без дә эшлибез, тик бер генә чараны да интернетка куймыйбыз. Көнче кеше бер гаебен барыбер табачак, күз тияргә дә мөмкин. Тагын икенче ягы да бар: фотога төшеп кеше хозурына куйган саен энергия кыры бушый.
Добавить комментарий