
Көрәшмәгез...
Җомга мөбарәк булсын. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшүне дәвам итәбез.
14 февраля 2025
-Җәлил хәзрәт, соңгы вакытта мәрхүм булган кешенең ашын үткәрү мәҗбүри түгел, дип әйтәләр. Бу дөресме?
-Дөрес түгел. Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз русларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Казакъ, кыргыз, төрекмәннән дә аерылырга тырышкан – сакалны һәркайсы үзенчә йөртә. Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндергән. Әгәр без – имамнар, ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар. Бервакыт аракы эчеп утыручылар миңа: “Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез”, – диде. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗлесенә әйләнүе дә бар. Әбү Хәнифә мәзһәбендә, “Горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз”,- дигән нәсыйхәт бар.
Добавить комментарий