Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Шаярырга чакыралар!

Шаярырга чакыралар!

Бүген Казанның Химиклар мәдәният сараенда “Әйдә, ШаяРТ!” татар КВН лигасының Зур фестивале узачак. Ул 18.00 сәгатьтә башлана.

13 марта 2025

-Әлеге уен 2025 ел сезонын башлап җибәрәчәк. Фестивальдә Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Татарстанның төрле районнарыннан барлыгы 21 команда катнашачак. “Әйдә ШаяРТ!” – татар телендә үткәрелә торган заманча телевизион юмористик уен. Ул инде утызынчы тапкыр уздырыла,- диде «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев.

Шулай итеп бүген яңа сезонны ачалар. Зур фестивальдә үзен иң яхшы күрсәткән командалар телевизион сезонга алыначак. Төп сезон дүрт этаптан тора: чирекфинал, ярымфинал һәм финал. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң яхшы актер», «Иң яхшы актриса», «Фестиваль ачылышы», «Иң яхшы мәзәк», 1, 2, 3 нче урыннар һәм Гран-При.

2024 ел сезонында абсолют җиңүче исеменә «Дилүс улы» (КФУ, Казан) командасы лаек булган иде.

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: