2017 елда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңләп фатир алды
Узган ел Татарстанда социаль торак программасында катнашучылар 9,5 меңнән артык фатир алды. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма директор...
“Без узган ел 530 мең квадрат метр торак тапшырдык – бу Татарстан буенча 9,5 меңнән артык фатир. Шуларның 5,2 меңе социаль ипотека программасы буенча һәм 3,3 меңе — авария хәлендәге торактан күчүеләр өчен”, — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Хәзер Татарстанда 9 мең 387 гаилә (3 мең 975е Казанда) торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Алар арасында 7 мең 662 гаилә (3 мең 884е Казанда) торакны социаль ипотека программасы буенча дәгъвалый ала.
“Татар-информ”
Добавить комментарий