Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

2018 елга Казан бюджетына велосипед юлы проекты кертелгән

Казанның 2018 ел бюджетына быел язын велоҗәмгыять тарафыннан шәһәрне төзекләндерү комитетына тәкъдим ителгән Азинодан алып шәһәрнең тарихи өлешенә кадәр велосипед юлы челтәре проектын тормышка ашыруга...

Казанның 2018 ел бюджетына быел язын велоҗәмгыять тарафыннан шәһәрне төзекләндерү комитетына тәкъдим ителгән Азинодан алып шәһәрнең тарихи өлешенә кадәр велосипед юлы челтәре проектын тормышка ашыруга булган чыгымнар салына. Бу хакта эксклюзив интервьюда “Татар-информ”га тендер нәтиҗәләре буенча трассаның эскиз проектларын тәкъдим итүче архитектура бюросы җитәкчесе Анжелика Мелентьева җиткерде.
2018 елга Казан бюджетына велосипед юлы проекты кертелгән
Казансу, Болак, Түбән һәм Урта Кабан буйлап уза торган маршрут Спортның ишкәкле йөзү төрләре үзәге, зоопарк, Меңъеллык паркы, КФУ һәм метрога якын урыннар аркылы салына.
Павлюхин һәм Даурская урамнары киселешендәге тимер юл аркылы үза торган маршрут өлешен эшләү - иң авыры һәм иң чыгымлысы, бирегә 60 млн сум тирәсе акча китәчәк.
Шулай да, комитетның төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Дамир Шәйхетдинов концепция презентациясендә җиткерүенчә, велоюл челтәре салыну 2020 елга кадәр эшләп чыгарылган газларны атмосферага ыргытуны 14,5 мең тоннага кадәр кимергә һәм 6,5 мең тонна ягулыкны янга калдырырга мөмкин.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера