27 июньдә Казан студентлары бөтенроссия онлайн-чыгарылыш бәйрәменә кушылачак
27-нче июньдә Казан студентлары илдә беренче тапкыр узачак бөтенроссия онлайн-чыгарылыш бәйрәменә кушылачак. Программада - викторина, эре компанияләр җитәкчеләре чыгышлары, онлайн-лекцияләр һәм башка...
Онлайн-концерт бәйрәмнең кульминациясе булачак, анда Россиянең төрле шәһәрләреннән чыгарылыш укучылары катнашачак. Аларга котлаулар белән югары уку йортлары ректорлары, корпорация башлыклары, артистлар һәм популяр блогерлар мөрәҗәгать итәчәк.
Бөтенроссия югары уку йортлары студентлары өчен онлайн-чыгарылыш оештыручылары булып РФ Фән һәм югары белем министрлыгы, «Россия - мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы һәм Россия ректорлар берлеге тора, дип хәбәр ителә РФ Фән һәм югары белем министрлыгы сайтында.
KZN.RU
Добавить комментарий