30 август көнне Казанда җәмәгать транспорты эше озайтылачак
30-нчы августта, Республика һәм шәһәр көнендә, Казанда җир өсте пассажирлар транспорты эш режимын 23:30 сәгатькә кадәр озайтып, ял көне графигы буенча йөриячәк.Декабристлар урамы буенча хәрәкәт итә то...
Декабристлар урамы буенча хәрәкәт итә торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 75, 89-нчы номерлы автобуслар эш көне графигы буенча 14:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөриячәк.
Бу көнне метро поездлары пассажирларны эш көне графигы буенча 9:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр йөртәчәк.
Шулай ук 16:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр «Горький Шоссесы – Роддом» маршруты буенча хәрәкәт итүче 1-нче номерлы троллейбус, 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр – «Академик Глушко урамы, 15 – Елга порты» маршруты буенча хәрәкәт итүче 3-нче номерлы троллейбуслар эше көчәйтеләчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитетында.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ таләбе буенча «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотоузышы уздырган вакытта К.Маркс, Н.Ершов, П.Лумумба, А.Камалиев проспекты буенча автобуслар һәм троллейбуслар хәрәкәте туктатылачак.
KZN.RU
Добавить комментарий