6 октябрьдә Татарстанда халыкка хәбәр итү системасын тикшерү узачак
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүмат итуе буенча, 6 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы турын...
Тикшерүләрнең максаты-халыкка табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр янаганда, бу турыда сигналларны һәм мәгълүматны үз вакытында җиткерү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе гражданнарга тынычлыкны саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Тавыш сигналларын бирү һәм телеэфирны алыштыру планлы булып тора. Быел шундый ук тикшерүләр 3 мартта узган инде.
Добавить комментарий