7 августта Казанда махсус авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
7-нче августта Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү өчен оештырылган махсус ярминкәләр узачак. Алар 6:00 сәгатьтән эшли башлаячак.Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр үз продукциясен...
Ярминкә мәйданчыкларында җитештерүчеләр үз продукциясен арзан бәяләрдән тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, суган һәм чөгендер – 1 кг өчен 15 сумнан, бәрәңге – 1 кг өчен 20 сумнан, кишер – 1 кг өчен 30 сумнан, кәбестә – 1 кг өчен 25 сумнан сатылачак.
Сәүдә мәйданчыклары адреслары:
Авиатөзелеш районы – Дементьев урамы, 7-нче номерлы йорт янында;
Киров районы – Батыршин урамы, 20-нче номерлы йорт янында;
Яңа Савин районы – Академик Лаврентьев урамы, 10-нчы номерлы йорт янында;
Идел буе районы – Ю.Фучик урамы, 72-нче номерлы йорт янында;
Совет районы – Липатов урамы, 7.
Мондый форматтагы сәүдә яшелчә продукциясенә бәяләрне тотрыклыландырганга яки агымдагы елның 11-нче сентябренә кадәр дәвам итәчәк, ул чакта традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.
KZN.RU
Добавить комментарий