Аграр университет студентлары ”Урман королевасы-2017“ конкурсының финалына чыкты
Гүзәл Габдрахмановага конкурста чыгыш ясарга якташлары – балтачлылар ярдәм иткән.Казан Дәүләт аграр университеты икътисад факультетының ике студенты - 4 курста укучы Гүзәл Габдрахманова һәм Азиза Фазы...
Конкурс «XXI гасыр урман кисүчесе» III Россия чемпионаты кысаларында уза.
Гүзәл Габдрахманова Балтач районы Сосна авылында туган. Ул университетның “Тургай” театры спектакльләрендә уйный, район һәм республика күләмендәге спорт уеннарында актив катнаша.
“Конкурс хакында интернеттан белдем, - дип сөйләде Гүзәл. – Берничә кыз заявка яздык, оештыручылар җавап бирде. Архангельсктан ук хәбәргә чыккач, башта шикләнеп калдым. Аннан тәвәкәлләп, конкурска тиешле материалларны туплый башладым. Төрле анкеталар, үзем турында видеоролик, уку йортыннан белешмә, фотоларны туплаулар белән курку хисе онытылды”.
Финал 21 апрель көнне, бер атна әзерлектән соң булган. Ярышта катнашучылар 4 образда чыгыш ясаган. Заманча мода белән чыгыш ясаудан тыш, Архангельск шәһәренең милли бизәкләре белән чыгыш та булган.
Финалга барлыгы 30 кыз чыккан. Алар Якутия, Башкортстаннан да катнашучылар булган. Алар арасында модельләр дә, бу бизнеста үзен моңарчы сынап карамаганнар да чыгыш ясаган. Иң төп биремнәрнең берсе – экологиягә бәйле проект әзерләү. Беренче көнне кызлар үзләре хакында сөйләп, җырлап-биеп күрсәтсә, аннары үзләренең проектларын сайлаган һәм “Ни өчен урманчы һөнәрен сайладым” дигән темага чыгыш була.
Гүзәл документлар буенча үзен шушы уку йортының студенты итеп тәкъдим иткән, әмма ул үзенең бу ярышларда катнашуында университетның катнашы юк дип белдерде. Ул Балтач районы Норма авылында фотосалонда эшләүче дусларына рәхмәтле булуын әйтте. “Алар видеоролик әзерләргә ярдәм иттеләр, футболкаларны да ясап бирделәр. Рәхмәтемнең олысы әти-әниемә”, - ди Гүзәл.
Финалга чыккан 30 кыз арасыннан 12сен жюри суперфиналга сайлап алачак. “Урман королевасы -2017” конкурсының суперфиналы 9-12 августта Архангельск өлкәсендә уза. Җиңүче “2017 ел урман королевасы” титулына ия булачак һәм автомобиль белән бүләкләнәчәк.
“Татар-информ”
Добавить комментарий