Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының яңа җитәкчесен билгеләде. Моңа кадәр Татарстан Республикасы Президе...
- Айдар Сәлимгәрәев 1971 елның 3 августында Мөслим авылында туа, 1994 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» ҖЧҖнең өлкән редакторы, «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» коммуналь учреждениесе директоры булып эшли.
- 2006-2008 елларда массакүләм-мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан агентлыгы» оешмасы генераль директоры урынбасары була.
- 2008-2012 елларда «Татмедиа» ААҖ генераль директоры урынбасары һәм генераль директоры булып эшли.
- 2015 елда Айдар Сәлимгәрәев Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Департаменты җитәкчесе урынбасары вазифасын били, ә 2018 елның февраленнән Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы булып эшли.
"Татар-информ"
Добавить комментарий