Айрат Фәррахов: Милли телләр турындагы закон проектына төзәтмәләр әзерләячәкбез
Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, мәгариф турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертүгә бәйле закон проектына фракция лидерлары түгел, ә депутатлар кул ку...
Аның фикеренчә, милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проекты «Россия Федерациясенең Конституцион төзелешенә, федератив мөнәсәбәтләргә кагыла», шулай булгач, аның илнең төп законына туры килүен РФ Конституция суды расларга тиеш.
Депутат сүзләренчә, закон инициативасын Думага тапшыруның вакытлымы-түгелме икәнлегенә бәйле сораулар бар. Дәүләт Думасы, беренче чиратта, зур социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне карый бит.
Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, закон проекты кабул ителер алдыннан күп кенә инстанцияләр аша үтәргә, аны Россия Президенты имзаларга тиеш.
Дәүләт Думасында закон проекты турында бернинди фикер алышулар да булмады, диде ул.
«Шунысын төгәл әйтә алам: без әлеге закон проектына төзәтмәләр әзерләячәкбез», - дип сүзен йомгаклады Айрат Фәррахов.
«Татар-информ»
Добавить комментарий