«Ак Барс» рәттән өченче тапкыр җиңү яулады
“Татнефть-Арена”да “Югра”га каршы уен 4:1 исәбе белән тәмамланды.Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы матчында “Ак Барс” Ханты-Мансийскиның “Югра” командасын кабул итте һәм 4:1 исәбе белән җиңде.28 матчта...
28 октябрь 2016
Кичә КХЛ чемпионатының чираттагы матчында “Ак Барс” Ханты-Мансийскиның “Югра” командасын кабул итте һәм 4:1 исәбе белән җиңде.
28 матчтан соң Казан командасы 55 очко белән “Көнчыгыш” конференциясендә беренче урынны били. “Барслар” чираттагы уенны иртәгә Екатеринбургның “Автомобилист” командасына каршы үткәрәчәк.
«Ак Барс» – «Югра» (Ханты-Мансийск) – 4:1 (3:0, 1:0, 0:1).
Алкаларны керттеләр: Ткачев (7, 13, 38), Глухов (14) – Хлыстов (43).
Штрафлар: 10 – 12.
Чыганак: "Татар-информ" http://tatar-inform.tatar/news/2016/10/28/128708/
Добавить комментарий