Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Алабуга музей-тыюлыгы Казанда “муха” чәркәләрен күрсәтте, чүпрәк курчаклар ясарга өйрәтте

Бүген IT паркта – дөнья чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы вәкилләре интерактив программасын тәкъдим итте. Биредә алар кыскача Алабуганың...

Бүген IT паркта – дөнья чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы вәкилләре интерактив программасын тәкъдим итте. Биредә алар кыскача Алабуганың нәрсә белән дан тотуы турында сөйләде.
Интерактивная площадка Елабужского  музея-заповедника
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы матбугат секретаре Евгения Поликарпова Алабуганы тулысынча өйрәнү өчен, 2-3 көн вакыт кирәк булуын белдерде. Алабуга дәүләт музей-тыюлыгына 16 күргәзмә объекты керүен әйтте. Алабугада Иван Шишкин музей-йорты, Надежда Дурова музей-утары, Владимир Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музее, Марина Цветаевага багышланган мемориаль комплекс, әдәби салоннар һәм башкалар булуын билгеләп узды. “Без сезгә бүген үзебезнең персонажларны алып килдек. Шәһәр символы – гербта ясалган тукран, татар кызы һәм сәүдәгәр. Алабуга сәүдәгәрләре бөтен дөньяга таныш кешеләр. Алар хәйриячелеккә зур өлеш керткән”, - дип сөйләде Евгения.
Интерактивная площадка Елабужского  музея-заповедника
Музей вәкилләре сувенир продукциясе үрнәкләрен алып килгән. Тәлинкәләр, түбәтәйләр, “муха” дигән нәни чәркәләр тәкъдим ителде. “19 гасырда трактирларга җәлеп итү өчен беренче чәркәне бушлай салганнар. Әмма чыгымнар күп булмасын өчен, “муха” дигән исем белән, үзенә 15 мл сыеклык сыйдырышлы чәркәләр чыгарылган”, – диде Евгения. Аның әйтүенчә, бүген бу чәркәләр патентланган, аларны бүтән беркем җитештерми. Татар кызы интерактивны караучыларны Алабуга перәннеге белән сыйлады. Теләүчеләр, шулай ук, үз куллары белән чүпрәк кисәкләреннән “саклаучы” функциясен үтәгән курчаклар ясап карады. Мондый курчакларның, билгеле буларак, йөзе ясалмый.
Интерактивная площадка Елабужского  музея-заповедника
“Чемпионат кысаларында бездә акция бара. Без 6 июльгә кадәр җанатар паспорты булган кешеләргә 50 процент ташлама ясыйбыз. Музей гадәттә 18.00гә кадәр эшләсә, чемпионат вакытында 20.00 сәгатькә кадәр музей ишекләре ачык. Без төрле интерактив программалар әзерләдек. 12 -15 июльдә бездә "Алабугада җәйге кичләр" фестивале узачак. Борис Березовский, Юрий Башмет, Александр Князев кебек җырчыларны, Санкт-Петербургның симфоник оркестын тыңларга безгә җанатарлар, кунаклар килер дип көтәбез. Фестиваль кичен булуын исәпкә алсак, көндез туристларның музейларга кереп чыгу мөмкинлеге булачак”, - диде Евгения Поликарпова “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Интерактивная площадка Елабужского  музея-заповедника
 
“Татар-информ”
Фото: Михаил Захаров

Добавить комментарий

Тема номера