Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Арча районында Ат көнендәге чабышның приз фонды 300 мең сумга кадәр була

14 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында  Ат көненә багышланган ат спорты ярышлары  була.  Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә, приз фонды 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Бәйр...


14 сентябрьдә Арча районы Яңа Кырлай авылында  Ат көненә багышланган ат спорты ярышлары  була.  Ат чабышлары 40, 80 һәм 120 километр дистанцияләрдә, приз фонды 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Бәйрәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булышлыгы белән уздырыла. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара кысаларында олылар һәм яшүсмерләр өчен төбәк һәм халыкара ярышлар, республикадагы токымнан булган “Авыл егетләре” атлары өчен чабышлар, “Аударыш” атларында көрәш буенча конкурс, атларны җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән йөк арбасына конкурслар һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең төп бизәге, гадәттәгечә, татар атларының чабышы булачак.
Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы эшләячәк, Казан шәһәренең балалар ат спорты мәктәбенә йөрүчеләрнең чыгышлары була, тимер чүкү буенча мастер-класс оештырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе эшләячәк, кайнар ризыклар һәм күңелле җыр-биюләр булачак.
Бәйрәм тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана.

  • Катнашу өчен гаризалар 13 сентябрьгә кадәр (843)279-29-20, 279-29-77 (88), 279-76-43 телефоннары аша яисә fkksrt@bk.ru электрон адрес буенча кабул ителә.




"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: