Азат Кадыйров: Чемпионат вакытында вокзаллар һәм аэропорт эшендә зур үзгәрешләр булмаячак
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында вокзаллар һәм аэропортлар эшендә зур үзгәрешләр булмаячак, объектлар тәүлек әйләнәсе гадәти булган режимда эшләячәк. Бу хакта журналистларга “Татар-информ”га и...
Ул хәзер оештыручыларның Казан транспорт гаваньнарында эшне оештыру белән шөгыльләнүләрен өстәп әйтте. “Вокзал һәм аэропортларга килеп төшү белән кунаклар үзләрен Футбол буенча дөнья чемпионаты барган шәһәрдә икәнлекләрен тоярга тиеш. Бизәү эшләре якын көннәрдә күренәчәк”, - диде Кадыйров.
Ул башкалага җанатарларның күпчелеге түләсез поезд-шатлларда киләчәген җиткерде. Андый поездлар Конфедерацияләр Кубогында популяр булды, хәзер дә аларга ихтыяҗ зур булыр, диде спикер.
Шул ук вакытта, матчлар узган көннәрдә Казан Аэроэкспрессында эшләр киеренке булачак. “Матч уены көннәрендә һәм аннан соңгы көнәрдә Казан вокзалы һәм аэропорт арасында Аэроэкспресс сәгать саен йөриячәк. Матчка билетлары булганнар шулай ук бу көннәрдә биредә бушлай йөри алачак”, - дип йомгаклады Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлыгы.
“Татар-информ”
Добавить комментарий