Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Белгечләр Яңа ел корпоративларын уздырмаска киңәш итте

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки да...

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Яңа ел корпоративлары уздырудан баш тартырга киңәш итте. Бәйрәмне гаилә белән өйдә яки дачада, саф һавада уздыру хәерле. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.
«Бүген без корпоративларны мөмкин кадәр киметергә, аларны эш урыннарында уздырмаска киңәш итәбез», — диде спикер.
Любовь Авдонина белдергәнчә, корпоративны ресторанда яки кафеда уздыру өчен бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр мәйдан кирәк, ә кешеләрнең гомуми саны йөздән артмаска тиеш.
«Әгәр корпоратив уздырудан баш тарту мөмкинлеге бар икән, Яңа ел ялларында авыручылар саны артмасын өчен бу иң яхшы вариант булачак», — дип йомгаклады Любовь Авдонина.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: