Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

3 бронза. Калганнары - алтын. Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре

Көрәш буенча дөнья чепмионатының абсолют батыры - Фирдүс Зәйнуллин. Гәрчә ул дөнья чемпионатында бары тик абсолют җиңү өчен генә көрәшкән.Яшьләр арасында Россия җыелма командасы дөнья чемпионатында ба...

Көрәш буенча дөнья чепмионатының абсолют батыры - Фирдүс Зәйнуллин. Гәрчә ул дөнья чемпионатында бары тик абсолют җиңү өчен генә көрәшкән.
Яшьләр арасында Россия җыелма командасы дөнья чемпионатында бары тик бер алтынны гына кулдан ычкындырган. Чувашстан вәкиле Инсаф Хәкимов өченче урында. Калганнар исә -  Инсаф Габдрахманов (55 кг., Татарстан), Эмиль Мавлин (65 кг., Татарстан), Искәндәр Гарифҗанов (70кг., Татарстан), Артур Зарипов (75 кг., Башкортстан), Динар Әүхәдиев (80 кг., Татарстан), Эльвир Хисмәтуллин (85 кг., Башкортстан), Фарис Хуҗин (90 кг., Татарстан) һәм Альберт Сәхәбиев (110 кг., Татарстан) дөнья чемпионы булып танылган.
Ә менә олылар арасында быел ике алтын Россиядән китәчәк. Фирзәр Гыйниятуллин (60 кг., Татарстан),  Ислам Фәлахов (70 кг., Татарстан), Артур Зөлкәрнәев (75 кг., Башкортстан), Ренас Кәлимуллин (80 кг., Татарстан),  Айгиз Зәйнетдинов (90 кг., ХМАО), Раил Нургалиев (100 кг., Татарстан), Сергей Павлик (авыр үлчәү, Ульян өлкәсе) алтын медаль яуласа, Рушан Ильясов (65 кг., Башкортстан), Максим Морозов (85 кг., Төмән өлкәсе) бронза белән генә канәгать калган.
Ә менә абсолют батыр өчен көрәштә бәхет Фирдүс Зәйнуллинга елмайган. Гәрчә бу бәйгедә Марат Мөхәммәтҗанов, Илфат Гимадиев, Ильяс Газизуллин кебек көчле Татарстан егетләре катнашса да.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: