Бүген «Рубин» белән «Зенит» уйнаганда «Казан Арена» стадионы парковкасы бушлай булачак
Бүген «Казан Арена» стадионында «Рубин» - «Зенит» матчы җанатарлары өчен бушлай парковка эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр ителә.Россия премьер-лигасы командалары арасында ил чемпионатының 3нче т...
Россия премьер-лигасы командалары арасында ил чемпионатының 3нче тур матчы бүген 20.00 сәгатьтә башлана.
Автомобильләрне Р8 һәм Р9 зоналарында (керү – Ямашев проспектыннан); Су спорты төрләре сарае янындагы Р10 парковкасында (керү – Сибгат Хәким урамыннан); Гаврилов урамындагы парковкада (керү – Ямашев проспектыннан) калдырырга мөмкин.
Бушлай стоянкадан файдаланырга теләгән җанатарларга матчка иртәрәк килергә кирәк, чөнки матч башланырга бер сәгать кала парковканы ябып куячаклар.
tatar-inform.tatar
Добавить комментарий