Быел Татарстанда 2300 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган
Быел республика буенча 2300 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алынган.
28 октября 2016
Уҗым культураларына килгәндә исә, министр урынбасары сүзләренә караганда, чәчү чорында һава шартлары бик үк уңай тормаганга, туфракта дым җитмәгән. «Август башында чәчеп, шытымнарны соңрак алдык. Шулай да уңыш начар булмас дигән өмет бар, - диде спикер. – Без хуҗалыкларны мәйданнарның 40 процентына көзге культуралар чәчәргә өндибез. Әгәр Татарстанда 1,6 млн гектарга якын мәйданда бөртеклеләр үстерү каралса, 640 гектарга якын мәйданга уҗым культуралары чәчәргә кирәк. Быел без 600 гектардан күбрәк мәйданнарны колачларга ниятләгән идек, әмма сентябрь аендагы яңгырлар моңа комачаулады, гәрчә басулар әзерләнгән булса да».
«Туфракта дым туплау начаррак бара, узган ел октябрь ахырына туфракның бер метр катлавында 180-200 мм дым булган булса, быел республиканың Балтач, Әтнә, Арча кебек төньяк районнарында әлеге сан 180-190 мм ны тәшкил итә. Ләкин көньяк-көнчыгыш районнарда, әйтик, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарында, ике мәртәбәгә азрак. Әлегә бу трагедия түгел. Быел туфракны эшкәртү эшләре оперативрак барды. Алда торган бурыч – язын, кар эрү чорында күбрәк дым туплау», - дип билгеләп үтте Илдус Габдрахманов.
Матбугат конференциясендә яңгыраганча, соңгы елларда кырларга ашлама кертү динамикасы кимүгә бара. «Татарстан Президенты тарафыннан киләсе ел уңышы өчен бер гектарга 65 кг минераль ашлама (тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә) туплау бурычы куелды. Хәзер министрлыкта һәр атна вазгыятьне монитроринглау бара. Минераль ашламалар бар, катлаулы ашламалар китерүче тәэминатчыларыбыз бар. Күп кенә районнарда ашлама туплау эше бара. Бүгенге көндә гектарына 14 кг минераль ашлама (тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә) тупланган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 5 кг га күбрәк», - дип билгеләп үтте ТР Авыл җуҗалыгы министрлыгы вәкиле.
Автор: Фәридә Әхмәтҗанова.
Фотолар "Татар-информ" сайтыннан алынды.
Добавить комментарий